ХАТАЛАР ӨСТЕНДӘ ЭШ: Кискен борылыш кирәк – башкача булмый! (ФОТОЛАР)
Авыл хуҗалыгы тармагында узган айга нәтиҗә ясап, алдагысына максат-бурычлар билгели торган 24 форма киңәшмәнең чираттагысы Актанышта 11 апрель көнне үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов рәислегендә авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, баш икъдисатчылар, зоотехниклар, ферма мөдирләре беренче квартал, шул исәптән март аенда башкарылган эшләрне уртага салып анализлады, кимчелекләрне барлап, аларны...
Авыл хуҗалыгы тармагында узган айга нәтиҗә ясап, алдагысына максат-бурычлар билгели торган 24 форма киңәшмәнең чираттагысы Актанышта 11 апрель көнне үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов рәислегендә авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, баш икъдисатчылар, зоотехниклар, ферма мөдирләре беренче квартал, шул исәптән март аенда башкарылган эшләрне уртага салып анализлады, кимчелекләрне барлап, аларны киләчәктә булдырмый калу юнәлешендә фикер алыштылар.
Ни дисәк тә, бүген Татарстанда иркенләп терлекчелек белән шөгыльләнү өчен менә дигән шартлар бар, авыл халкы өчен әледән-әле файдалы программалар барлыкка килеп тора. Өстәвенә, үзебезнең Актаныш районы да мал-баш саны арттыручыларга субсидияләтә ярдәм итәргә әзер. Бары тик теләк кенә кирәк. Шөкер, андыйлар да бар районда. Мисал өчен, бүгенге көндә миниферма булдыру өчен 31 райондашыбыз документ туплау белән мәшгуль, сыер баш санын арттыру юнәлешендә дә 18 хуҗалык эшчәнлек алып бара. Тик районда "Гаилә фермасы" программасына керергә теләүчеләр күренми. Энгель Фәттахов моның белән килешмәвен белдерде: "Мөмкинлек бар икән, аннан һичшиксез файдаланырга кирәк", - дип, бу программага керердәй хуҗалыкларны барларга кушты ул. Чыннан да, район терлек мал-баш санын арттыруны максат итеп куйган икән, моның барлык юлларын да кулланырга кирәк.
Район хуҗалыкларының квартал йомгаклары белән залда утыручыларны Дәниф Харисов таныштырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе чыгышының башында ук бу юнәлештәге вәзгыятнең сөенерлек булмавына басым ясады. Әйтелгән фикеренең дөреслеген ул һәр өлкәдә дә саннар белән исбатлап барды.
Бу елга чыккач, мактанырлык булмаса да, бераз стабильлек сизелә. Шулай да, кискен борылыш кирәк - башкача булмый!
Киңәшмә ахырында, гадәттәгечә, үз эшләренең алдынгылары булган хуҗалык хезмәткәрләре бүләкләнде. Ай эчендә хужалыклар арасында барган ярышта исә I урынны "Чишмә" хужалыгы яулап, ул символик бүләк - Ат сынына ия булды. Алдынгыларның атка атлануы сөенечле күренеш. Нигездә, районда беренчелекне ай саен бер үк хуҗалыклар яулап килә. Арттан сөйрәлеп баручыларның гына позицияләре аңлашылмый - атка атланырга теләк юкмы, әллә беләктә көч чамалымы?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев