Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Хатын-кызлар хезмәттә сыната торганнардан түгелләр

Язны һәркем зарыгып көтеп ала. Ул яңа өметләр уята, күңел күтәренкелеге алып килә. Кешегә яшәү дәрте өсти. Җирдә мәрхәмәт, шәфкать арта. Язның җитүен аның якты кояш нурлары бик тиз сиздерә. Язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне бу шатлык хисләрен тагын да арттыра. Район мәдәният йортында уздырылган бәйрәм чарасы районыбыз...

Язны һәркем зарыгып көтеп ала. Ул яңа өметләр уята, күңел күтәренкелеге алып килә. Кешегә яшәү дәрте өсти. Җирдә мәрхәмәт, шәфкать арта. Язның җитүен аның якты кояш нурлары бик тиз сиздерә. Язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне бу шатлык хисләрен тагын да арттыра. Район мәдәният йортында уздырылган бәйрәм чарасы районыбыз хатын-кызларының язгы өмет-хыялларына канат куйды. Әлеге чара гүзәл затларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп уздырылды.
Быелгы яз безнең өчен аеруча да шатлыклы, чөнки Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда армый-талмый хезмәт куйган тыл ветераннары - ак яулыклы әби-апаларыбыз бәйрәмгә кадерле кунак итеп чакырылганнар.
Быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге дә шунда булды: ул тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының күңел хатирәләрен искә төшерде. Яшь буынга тормыш хакыйкате сәхнәдә күрсәтелде.
"Сугыш китергән хәсрәт дәрьясында сыналган, әмма сынатмаган, ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан ил кызларына, иңнәренә ишелеп төшкән барлык авырлыкларга да чыдам, түзем булган, ил-көн өчен балачакларын, сәламәтлекләрен, бәхетләрен корбан иткән сугыш чоры балаларына без мәңгелек бурычлы", - шушы сүзләр артында экран аша хатын-кызларыбызның тиңсез
батырлыклары яктыртылды.
Район башлыгы Фаил Камаевның хатын-кызларны бәйрәм белән котлавы да башкачарак яңгырады. Аның тәбрикнамәсендәге иң җылы сүзләр сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына, хезмәт алдынгыларына юнәлдерелде:
- Яз кояшы белән килә торган иң күркәм бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сәламәт булыгыз! Аллаһы Тәгалә үзенең ярдәменнән ташламасын. Киләчәгебез якты, тыныч булсын, тәүфыйклы балалар тәрбияләүдә үз өлешегезне кертеп, бергә-бергә яшәргә язсын. Районда яшәүче халыкның яртысы - хатын-кызлар, 7701е - эш көчендә, алар, ир-атлар белән беррәттән, районның, республиканың социаль-икътисади үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр, фидакарь хезмәтләрен куялар. Районда 760 тыл ветераны исәпләнә. Сугыш чорында ачлыкны-ялангачлыкны күргән, әтиләрен, туганнарын яу кырына озаткан яшь кыз балаларның һәм, ирләре сугышка киткәч, дөнья йөген алып барган хатын-кызларыбызның фидакарьлеге белән кырларда иген үстерелгән. Бүген гаиләләребездә 6300 бала тәрбияләнә. Аларны җәмгыятькә акыллы, тәүфыйклы, иманлы итеп үстерүнең, тәрбияләүнең нигезе сездә, хөрмәтле әниләр. Шулай булгач дәүләтнең яшәеше, аның нигезе, киләчәге дә сезнең кулларда. Сез сәламәт, иманлы, акыллы, тәүфыйклы булсагыз, безнең милләтебезнең, районыбызның, республикабызның киләчәге булыр. Без, ир-атлар, шушы матур тормышта матур яшәешне тәэмин итүегезне дә сорыйбыз. Уңышлар сезгә!
Бәйрәм чарасына чакырылган тыл ветераннары "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медале белән бүләкләнделәр. Әлеге бүләкне аларга район башлыгы тапшырды.
Безнең киләчәкне эшләп матурлаучыларга бары тик матур тормышлар гына теләп, Фаил Камаев сәхнә түренә күтәрелгән ак яулыклы әби-апаларның һәрберсенә хуш исле чәчәкләр бүләк итте.
Бәйрәмдә авыл хуҗалыгының бүгенге көн алдынгылары да хөрмәтләнде. Аларга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Соңыннан Киров мәдәният йорты халык театры Әсхәт Мирзаһитовның "Аналар көтәләр улларын" дигән драмасын күрсәтте. Ул район драма коллективлары арасында быел җиңүче булды. Сугыш чоры аналарының язмышы сурәтләнгән бу спектакльне күз яшьләрсез генә карау мөмкин түгел. Илебез өстенә бүтән беркайчан да кайгы-хәсрәтләр төшмәсен, күз яшьләре шулай бәйрәм чараларында гына күренсен, анысын бәйрәм шатлыклары юып төшерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев