ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ: Актаныш игенчеләре уракка төште
1034
0
0

"Быел Татарстан авыл хезмәтчәннәре уракка төгәл ике атнага соңга калып төште. Әлеге факт безне бик сагайта", - дигән иде 2 август көнне муниципаль берәмлекләр белән оештырылган видеокүпер барышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Игенчелек тармагында хезмәт куючы бар кешене дә борчый торган мәсьәлә ул бүген. Быел үлән...
"Быел Татарстан авыл хезмәтчәннәре уракка төгәл ике атнага соңга калып төште. Әлеге факт безне бик сагайта", - дигән иде 2 август көнне муниципаль берәмлекләр белән оештырылган видеокүпер барышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Игенчелек тармагында хезмәт куючы бар кешене дә борчый торган мәсьәлә ул бүген.
Быел үлән һәм салам массасы зур, димәк, сугучылар өчен йөкләнеш тагын да арта, дигән сүз. Өстәп, көннәр кыскара, караңгы иртәрәк төшә, иртәләрен чык кипкәнне көтәргә вакыт күбрәк китә.
- Соңгы ун елны карасак, комбайннарга мондый зур нагрузка булганы юк иде, - ди бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган "Ташкын" хуҗалыгы рәисе Рәүхәт Салихҗанов. - Әмма комбайнчыларыбыз ышанычлы, тәҗрибәле механизаторлар. Урып-җыюга үзебезнең 4 комбайн тулысынча әзер, әле менә яңа "Акрос" комбайны да кайтты. Игеннәр, күреп торасыз, бик матур, тик басудагысы икмәк түгел, амбардагысы икмәк. Югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрләрсез эшләп, шушы икмәкне амбарларга тутыру, киләсе ел уңышына нигез салу, халыкны икмәк белән, терлекчелекне фураж белән тәэмин итү - безнең бурыч.
Хуҗалыкның амбарлары икмәк кайтуга чистартып әзерләп куелган.
- Амбарларда икешәр сменада барысы 15ләп кеше эшләячәк. Моңа хуҗалыктагы төрле эштә йөрүчеләрне дә, мәктәп укучыларын да, өлкәннәрне дә җәлеп иттек, - дип сөйләде хуҗалыкның склад мөдире Нурсилә Гыймаева. - Көнлек икмәкне кабул итеп, урнаштырып барырга складларыбыз әзер.
Мәктәп укучыларына хуҗалык хезмәткәрләренә караганда 20%, өлкәннәргә 10%ка күбрәк түләү дә амбарга эшкә килүчеләр санын арттыргандыр. Эшлим, дип торучылар җитәрлек икән.
Икмәкне, нигездә, хуҗалыкның үзендә эшкәртәләр. Монда шулай көйләнгән: басудан икмәк кайта тора, орлыкныкы - орлыкка, фуражныкы - фуражга, халыкка дигәне халыкка аерып салынып, эше бетеп бара. Көз-кыш көне икмәк кузгатып йөри торган гадәт юк "Ташкын"да.
Районда урып-җыюга старт бирү алдыннан традицион рәвештә бар хуҗалык җитәкчеләре, комбайнчылары, баш инженерлар, баш хисапчылар катнашында 3 август көнне узган чараның да "Ташкын" базасында узуы очраклы түгелдер. Комбайнчыларны районда булган бөтен төр комбайннар, аларның үзенчәлекләре, куркынычсыз эксплуатация шартлары, яңа таләпләр белән таныштыруны үз эченә алган укыту, хуҗалык амбарында көзге чәчүгә орлык әзерләү мәсьәләләре һәм бүгенге көнгә культураларның өлгереше турында фикерләшүләрне дә үз эченә алып, Иске Байсар клубында дәвам итте.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисов язгы чәчүдән бу көнгәчә район кырларында алып барылган эшчәнлеккә анализ ясады, урып-җыюда катнашачак техника, кайткан икмәкне кабул итү, урнаштыру мәсьәләләре, хезмәткә түләү тәртибе турында фикерләрен җиткерде. Урып-җыюга старт бирелде:
- Басуда үскән мул уңышны күрү - сөенеч, ә аны җыйнап алуга ирешү - олы бәйрәм. Яшәешебез нигезен ипикәй хәл итә. Быел да республика үсешендә Актаныш икмәге мөһим роль уйнасын иде, дигән теләктә калабыз, - диде Дәниф Харисов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
29 июнь 2022 - 08:45"Белем бирү моделе-Төпле шәхес" проектына "Яшьлек" яшьләр үзәге 780 мең сумлык ярдәм алачак 26 июньдә "УРАМ" паркында Татарстан Республикасында Яшьләр көнен бәйрәмендә яшьләр сәясәте оешмалары арасында игълан ителгән грантлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.9400
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.143200
-
27 июнь 2022 - 14:30С 1 июля начнет функционировать Федеральная государственная информационная система прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна (ФГИС «Зерно») С 1 июля начнется регистрация в Федеральной государственной информационной системе прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна (ФГИС «Зерно»).19400
-
27 июнь 2022 - 13:03Приглашаем на службу граждан РФ в органы внутренних дел! Граждан Российской Федерации в возрасте от 18 до 40 лет имеющих:16700
-
27 июнь 2022 - 11:21АО «Транснефть – Прикамье» подключило магистральные насосные агрегаты после замены на двух НПС Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» выполнили подключение двух новых магистральных насосных агрегатов (МНА) на нефтеперекачивающих станциях «Ковали» и «Тиньговатово» в республиках Татарстан и Чувашия.13700
-
26 июнь 2022 - 13:36Районның спорт җитәкчеләре һәм "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов республикакүләм шахмат ярышы җиңүчеләрен котлады Республикабызның 12 район һәм кече шәһәрләреннән килгән 112 яшь шахматчы 4 көн дәвамында шәхси беренчелек өчен көч сынашты. Актаныш спортчылары матур уеннар күрсәтеп районыбыз данын яклады.39701
-
26 июнь 2022 - 10:10Якташыбыз Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек» Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинны Питрәч районының Әлбәдән авылында эзләп таптык. Хатыны Аннаның туган авылында йорт тергезәләр икән. Сәхнәдән кая югалдыгыз, дигәч, чакырган җиргә барабыз, куган җирдән китәбез, дип җавап бирде. Без аның белән үткәннәргә кайтып килдек, хәзерге сәхнә хәлләре турында сөйләштек.48601
-
23 июнь 2022 - 10:49У налогоплательщиков есть возможность получать актуальную информацию об уплате налогов по электронной почте или в смс-сообщении Налогоплательщики могут получать информацию о выполнении налоговых обязательств по электронной почте или в смс-сообщениях. Для этого достаточно направить согласие на информирование о наличии задолженности по форме, утвержденной приказом ФНС России от 06.07.2020 № ЕД-7-8/423@.32500
-
23 июнь 2022 - 08:53РЕШЕНИЕ Об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год Заслушав и обсудив доклад председателя финансово-бюджетной палаты Актанышского муниципального района К.Р. Каюмовой об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год, Совет Актанышского муниципального района РЕШИЛ:26400
-
22 июнь 2022 - 15:07Акционерное общество «Транснефть – Прикамье» повышает надежность производственных объектов АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республике Татарстан и Кировской области, в которых были задействованы 210 человек и 75 единиц техники. Работы проводились в соответствии с программой технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта.24400
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
29 июнь 2022 - 18:40Яңа Əлем мәктәбе директоры Шәрипов Илназ Илшат улы "Авыл яшьләре өчен туристик велопоход" проекты белән җиңү яулады26 июньдә Казан шәһәренең "Урам" экстрим-паркында үткәрелгән Яшьләр көне бәйрәмендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен яшьләр сәясәте учреждениеләре һәм физик затлар арасында грантлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.8200
-
29 июнь 2022 - 16:35Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов: Проблемаларыгыз белән үзегез генә калмагыз!Бүген район хакимиятендә май ае йомгаклары буенча 25 форма-киңәшмә узды.39700
-
29 июнь 2022 - 14:26"Җәмигъ" мәчетендәге дини лагерьда дини белемнәр белән беррәттән дөньяви гыйлемнәр дә бирелә20 июньнән районыбызның "Җәмигъ" мәчетендә дини лагерь үз эшчәнлеген башлады.10000
-
29 июнь 2022 - 14:04Райондашларыбызга карата суд утырышы карар чыгарды- бу ир-егетләр автомобиль йөртә алмаячак24 июнь көнне РФ КоАПның 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Яруллин Руслан Илсур улына һәм Батыров Линар Әзһәр улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.32600
-
28 июнь 2022 - 15:01В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер, токарь, ученик токаря, электромонтер В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер с опытом работы в сельском хозяйстве, токарь, ученик токаря, электромонтер. 8-927-044-45-1612900
-
28 июнь 2022 - 08:10«Актаныш» агрофирмасы ҖЧҖенә каравылчы кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8927044451618500
-
16 июнь 2022 - 08:03В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер, з/п от 30 тыс.руб.80600
-
27 июнь 2022 - 14:46Бәрәңге үстерүчеләр субсидия алачак Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан яңа ярдәм чарасы расланды.49400
-
26 июнь 2022 - 10:10Якташыбыз Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек» Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинны Питрәч районының Әлбәдән авылында эзләп таптык. Хатыны Аннаның туган авылында йорт тергезәләр икән. Сәхнәдән кая югалдыгыз, дигәч, чакырган җиргә барабыз, куган җирдән китәбез, дип җавап бирде. Без аның белән үткәннәргә кайтып килдек, хәзерге сәхнә хәлләре турында сөйләштек.48601
-
24 июнь 2022 - 20:53Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов "Челтәр компаниясе" ААҖ алдындагы казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде Акционерлык җәмгыятнең иң зур бүләген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зарипов Ленар Рафак улына Минзәлә шәһәрендә узган яңа бина ачу тантанасында "Челтәр компаниясе"нең генераль директоры Илшат Фәрдиев тапшырды.49003
-
24 июнь 2022 - 16:00“Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә җиңүче Фәнзилә Сираеваны хезмәттәшләре аягүрә басып алкышлады Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган медицина хезмәткәрләрен котлау тантанасында районкүләм "Ак чәчәкләр" бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.85902
-
24 июнь 2022 - 15:42Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.67302
© 2011 - 2022. СМИ Актаныш. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта редакции: airs16@mail.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+