Актаныш

Хезмәт белән моң янәшә

Бу көннәрдә районыбызның мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригада әгъзалары хуҗалыклар басуларында, үзләренең дәртле җыр-моңнары белән, игенче-механизаторларга эшләренә дәрт-дәрман өсти. 16 май көнне алар "Эконом" хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясадылар. Төшке ялга туктаган механизаторлар тамак ялгый-ялгый аларның моңлы җырларын, нәфис сүзләрен тыңладылар. Әйе, язгы чәчү чорында һәркем үзеннән ниндидер өлеш кертергә тырыша....

Бу көннәрдә районыбызның мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригада әгъзалары хуҗалыклар басуларында, үзләренең дәртле җыр-моңнары белән, игенче-механизаторларга эшләренә дәрт-дәрман өсти. 16 май көнне алар "Эконом" хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясадылар.
Төшке ялга туктаган механизаторлар тамак ялгый-ялгый аларның моңлы җырларын, нәфис сүзләрен тыңладылар. Әйе, язгы чәчү чорында һәркем үзеннән ниндидер өлеш кертергә тырыша. Чөнки ел әйләнәсе өстәлләребездән ипекәй өзелмәсен өчен язын аеруча тырышырга кирәк шул.
Бу нисбәттән караганда, язгы кыр эшләренә "Эконом" хуҗалыгы ныклы әзерлек белән кергән. 2427 гектарда язгы чәчү башкарылып чыгарга тиеш булып, шуның 1911 гектарын бөртеклеләр тәшкил итә. 16 майга аларның 77 процент күләмендә чәчү эше төгәлләнгән иде инде.
- Кукуруз, рапс чәчәсе генә калып килә, - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Кәримов. - Терлек азыгы әзерләү өчен быел борчакка игътибарны арттырдык. Шулай ук күпьеллык үләннәрдән 198 гектар мәйданда люцернаны яңартып чәчәбез. 168 гектарда эспарцет чәчтек. Ныклы терлек азыгы булдыру өчен күпьеллык үләннәргә әһәмият бирәбез. Алар корылыкка да чыдам, туклыклы да.
Хуҗалыктагы өч бригада бер-берсе белән ярышып эшли дисәк тә була. Өч көн саен аларның эшләгәннәренә нәтиҗә ясалып бара. Һәркем шуннан үзенең күпме эшләгәнен һәм нинди хезмәт хакы алачагын белеп тора. Тракторларына чәчкеч тагып хәрәкәтләнүче механизаторлар Илнар Мусин, Фәнтимер Имамов, Рифкат Мирзаянов, Мөдәрис Камалетдинов, Рәеф Хәсәнов, чәчүчеләр, ашлама һәм орлык ташучы шоферлар ярдәме белән чәчеләсе мәйданнар көннән-көн кими бара. Пешекчеләр Гөлчәчәк Мусина белән Дилә Хәсәнова механизаторларны көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин итеп торалар. Көннәр матур торганда һәм тамак тук булганда эшләргә була, ди егетләр, шаяртып.
- 1986 елдан бирле туган җирлегемдә хезмәт куям. Ел саен чәчүдә катнашам. Быелгы чәчү уңышлы гына бара. Безнең күңелне күрер өчен мәдәният хезмәткәрләренең дә килүе эшкә тагын да ныграк рухландырып җибәрде. Чәчкән орлыкларыбыз тишелеп, көзен уңышын да югалтуларсыз җыйнап алырга язсын иде, - ди Рифкат абый Мирзаянов.
- Соңгы елларда язгы кыр эшләре чорында агитбригада чыгышы туктап торган иде. Быел аны кабаттан яңартып җибәрдек. Механизаторлар чыгышларны җылы кабул итәләр. "Нур" хуҗалыгында, "Чишмә" агрофирмасында механизаторлар алдында чыгыш ясадылар инде. "Эконом" хуҗалыгында да ике басуда булдык. Әлеге җыр-моңнар игенчеләрнең хезмәтенә дәрт өстәсен. Алдагы көннәрдә дә эшләрендә уңышлар теләп калабыз, - ди район профсоюзлары комитеты җитәкчесе Мөдәрис абый Ханов.
Басуда яңгыраган гармун тавышын бераздан трактор гөрелтесе алыштырды. Ял иткән механизаторлар кабаттан эшкә кереште.
Бу көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, идарә белгечләре, район дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов, "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров һәм хуҗалыклар агрономнары катнашында язгы кыр эшләре барышына кагылышлы киңәшмә дә узды.
- Быелгы чәчү артык авырлык белән бармады. Әмма көзге культураларны бозып, кабат чәчү күпмедер мәшәкатьне арттырды. Ләкин иң куркытканы - терлек азыгы. Көннәр салкын торганлыктан, 20 процентлап люцерна әле дә уянмаган. Без үләннәрнең беренче катын югалттык, - ди Дәниф Харисов.
Люцернаның беренче катын чабып ала алган очракта аларны кабаттан тукландырып, тырмалап чыгуны да оештырырга кирәклегенә басым ясады ул.
Әфка Сәрвәров күчмә фондка салынган орлыклар мәсьәләсенә тукталды.
- Безнең 2146 тонна күчмә фондка салынган орлык тикшерелгән иде. Быел көзен 22 мең гектарда көзге культураларны чәчү өчен басудагы арыш һәм көзге бодай орлыгы җитмәячәк. Шуның өчен күчмә фондка салынган орлыкларны селкетмичә сакларга кирәк, - диде ул. - Быел көзге культуралар белән акрын кыймылдадык. Өметле булмаган басуларны да тукландырып, уҗымнар, бәлки, яхшырыр дип көтеп, өстәп чәчүне кичектереп, бик күпне югалттык.
Районда иртә культуралар: арпа, бодай, солы, борчак чәчелеп бетү алдында. Кукуруз чәчүнең дә вакыты керде. Туфракта дым җитәрлек, температура да көннән-көн күтәрелә, ди белгечләр. Шуның өчен кукурузны кичектерми чәчә башларга кирәк, диләр. Рапс чәчүне дә 25 майга төгәлләү сорала, диде Әфка Сәрвәров. Ул шулай ук яңа чыккан һәм чыгып кына килүче арпа участокларын блошкага каршы эшкәртергә кирәклегенә дә басым ясады.
Киңәшмәдә катнашучылар "Башак" һәм "Нигез" хуҗалыклары басуларын карадылар, яңа җир эшкәртү һәм чәчү агрегатларының эшләве белән таныштылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: