Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Хезмәт бәйрәме мөбарәк булсын!

Район алдынгылары бәйрәме 27 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда узачак.Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев райондашларны, хезмәт уңганнарын бәйрәм белән тәбрикләде: Хөрмәтле райондашлар, хезмәт уңганнары! 2015 ел үзенең уңышлары, мәшәкатьләре белән артта калды. Без инде 2016 елга аяк басканда аңа азмы-күпме нәтиҗә ясадык. Кайсы тармакны алсак та, һәрберсендә үз...

Район алдынгылары бәйрәме 27 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда узачак.Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев райондашларны, хезмәт уңганнарын бәйрәм белән тәбрикләде:
Хөрмәтле райондашлар, хезмәт уңганнары!
2015 ел үзенең уңышлары, мәшәкатьләре белән артта калды. Без инде 2016 елга аяк басканда аңа азмы-күпме нәтиҗә ясадык. Кайсы тармакны алсак та, һәрберсендә үз эшенең осталары хезмәт куя. Уңганнарның тырышлыклары лаеклы бәясен алырга хаклы. Нинди генә финанс кыенлыклары булуга карамастан, ел йомгаклары буенча бәйрәм уздыру традициясен дәвам итү - төп максатларыбызның берсе. Аны терлекчеләребез, игенчеләребез, төзүчеләребез, башка тармак хезмәтчәннәре үзләре дә түземсезләнеп, зур өметләр белән көтеп алалар.
2015 елда да табигать шартлары җиңелләрдән булмады, шуңа карамастан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур уңышларга ирештеләр. 141 мең 467 тонна икмәк җитештереп, районыбыз республикада икенче урынны яулады.
Терлекчелекне үстерү, малларның санын арттыру, продукция җитештерүчәнлекне яңа технологияләр ярдәмендә яхшырту буенча нәтиҗәле эшләр башкарыла. Терлек азыгы мул итеп хәзерләнде. Сөт, ит җитештерү күрсәткечләре буенча үсешкә ирештек.
2015 елда төзелеш буенча куелган зур максатлар яуланды. 17 мең 634 кв. метр торак төзеп тапшыруга ирешеп, күп кенә райондашларыбызны өр-яңа тору урыннары белән тәэмин иттек. Авыл җирлекләре асфальт юл белән тоташтырыла, урам юллары ныгытыла. Торак төзелеше, капиталь төзекләндерүләр, социаль-мәдәни объектларны төзү-реконструкцияләү кебек эшләр алга таба да дәвам итәчәк.
Шәхси эшмәкәрлекне үстерү буенча да алда торган максатлардан тайпылмаска, аларга ярдәм итәргә кирәк.
Һәрбер коллектив, һәрбер хезмәткәр 2016 елга да зур максатлар куйгандыр. Без ышанабыз: хезмәт күрсәткечләре быелгыдан ким булмас, киресенчә, яңа технологияләрне максатчан кулланып ирешкән уңышлар тагын да зуррак булыр.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне алдынгылар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә имин, тыныч тормыш һәм иң мөһиме - ныклы сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев