Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Хезмәт уңганнарына – олы хөрмәт

Районда уракка төшкәнгә өч атна була. Эш кайда ничек оештырылган, уңыш ничек чыга, кем ничек эшли - беренче нәтиҗәләрне ясар вакыт җитте. 14 августка кадәр башкарылган хезмәт, суктырылган ашлык күләменә карап, район башлыгы Фаил Камаев һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов кичә алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр. Бүген басу-кырларыбызда төрле...

Районда уракка төшкәнгә өч атна була. Эш кайда ничек оештырылган, уңыш ничек чыга, кем ничек эшли - беренче нәтиҗәләрне ясар вакыт җитте. 14 августка кадәр башкарылган хезмәт, суктырылган ашлык күләменә карап, район башлыгы Фаил Камаев һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов кичә алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр. Бүген басу-кырларыбызда төрле маркада 110 комбайн хезмәт куя. Шушы һәр төр "корыч ат"ны иярләүчеләр арасыннан иң булдыклы ун механизаторны сайлап алганнар.
- Татарстан Президентының районыбызга сәфәре турында барчабызга мәгълүм. Рөстәм Миңнеханов Минзәлә басуларын караганнан соң, безнең игенчеләр хезмәте белән танышты. Үстергән икмәккә сокланып, рәхмәтен әйтте. Шул рәвешле, ил җитәкчелеге дә иң элек авыл хуҗалыгына, анда барган эшчәнлеккә бәя бирә. Без дә районыбыз механизаторларының хәлен белеп чыгарга булдык. Хезмәте зурга хөрмәте дә зур булырга тиеш. Шушы тапшырган премияләр матди ярдәм дә, кәефләрне күтәреп җибәрергә бер сәбәп тә булсын, - дип, игенчеләрне котлады Фаил Камаев. Мәдәният хезмәткәрләре яңгыраткан дәртле хезмәт җыры бу көнгә тагын да бәйрәм төсе кертеп җибәрде.
Кәефләр, чынлап та, игенчеләрнең дә, җитәкчеләрнең дә күтәренке - көннәр әле матур тора, дымлылык зур дип борчылган игеннәрдә анысы да 14-17%ка калган, икмәк уңышы да мул. Тир түгеп үстергән шул байлыкны исән-имин амбарларга кайтарып урнаштырырга насыйп булсын! Монысы - һәркем өчен уртак теләк.
"Тамыр" хуҗалыгыннан Руслан Галиев - "Дон-1500" комбайнында 14 августка кадәр 118 гектарда 394 тонна икмәк суктырып, районда беренче урында бара. Шушы ук хуҗалык уңганы Илнар Мирзагалиев исә быел яңа "Акрос-595"не иярләгән, ул да мондый комбайнда иң зур күрсәткечкә ия механизатор - 153 гектарда 566 тонна икмәк суктырган.
Фәнүс Галләмов - "Чишмә" хуҗалыгы горурлыгы. Кечкенәдән әтисе кул астында игеннәр шавын тыңлап, хезмәт тәртибен сеңдереп үскән егет "Дон-1500" комбайнында 104 гектар мәйданда 405 тонна икмәк суктырган. Ярдәмчесе Шәйхенур Нурлыгаянов белән бодай басуында эшне тәмамлап киләләр иде. Алда арпа басуы көтә.
"Алга" хуҗалыгында икмәк аеруча мул быел. Әле арпа суктырган көннәре. "Акрос-530"да эшләүче Салават Минһаҗевның эш күрсәткечләре югары - 136 гектарда 466 тонна икмәк җыйган. Мөмкинлек булганда, төнге 12ләргә кадәр эшләгән чаклары да бар икән. "Иң мөһиме - вакытны бушка сарыф итмәү, ватылмый гына эшләү", - ди егет.
"Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсендә көзге бодайны алып бетергәннәр. "Быел көзге культурага ел килмәде, бодайны 28 ц белән генә алдык, ә менә язгы культуралар исә 40ар центнер чыга", - дип таныштырды бүлекчә җитәкчесе Илфак Гаянов. Шушы басуларда тырыш хезмәт куючы Олыимән уңганы Зәки Җәмилев "Акрос-530" комбайнында 160 гектарда 465 тонна икмәк суктырган.
Яңа кайткан "Акрос-585"не иярләгән Хәлим Бикмөхәммәтов "Агыйдел" СПСКның Түбән Уръяды арты басуында арпа суктыра иде. 14 августка кадәр ул 168 гектарда 534 тонна икмәк җыярга җитешкән.
"Әнәк" агрофирмасының Әтәс бригадасы арыш басуына төшкән. Аңарчы Адай участогындагы арпа культурасын тәмамлаганнар, уңыш бик югары - 65,7ц чыккан. Арышны исә 33ц белән җыялар. "Акрос-530"да эшләүче механизаторлар: Марсель Мисбахов 155 гектардан 542 тонна, Алмаз Галләмов 145 гектардан 509 тонна икмәк суктырып, алдынгылар сафында баралар.
Шушы ук агрофирманың Яңа Кормаш бүлекчәсендә эшләүче Илнур Солтанов "Джон Дир"комбайнында 170 гектарда 597 тонна икмәк суктырган. Әтисе Дилшатның һөнәрен сайлаган Илнурның үзенә дә алмаш - гаиләдә нәни Мансур үсә. Иң хөрмәтле хезмәт - игенче һөнәре буыннан-буынга күчеп, дәвам итә.
"Әнәк" агрофирмасыннан тагын бер алдынгы механизатор - Валерий Солтанов "Нью Холланд"та 162 гектарда 569 тонна икмәк суктырган. Бер хуҗалыктан дүрт хезмәт уңганы дигән сүз!
Хезмәт уңганнарын бу рәвешле хөрмәтләү һәр атна нәтиҗәләре буенча дәвам итәчәк.
бүләкләү мизгелләреннән фоторепортаж монда
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев