Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Хезмәтләре ил муллыгы белән бәяләнә

Табыннарыбыз ризыктан өзелмәсен өчен елына 365 көн хезмәттә булган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме быел да зурлап билгеләп үтелде. Аларның шатлыгын табигать тә бүлешергә теләгәндәй, көне буе кояш үзенең җылы нурлары белән сөендерде. Һәр елдагыча, иртәдән үк бәйрәм төсмере алды район бу көнне. Олысы-кечесе бәйрәм уңаеннан үткәрелгән...

Табыннарыбыз ризыктан өзелмәсен өчен елына 365 көн хезмәттә булган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме быел да зурлап билгеләп үтелде. Аларның шатлыгын табигать тә бүлешергә теләгәндәй, көне буе кояш үзенең җылы нурлары белән сөендерде.
Һәр елдагыча, иртәдән үк бәйрәм төсмере алды район бу көнне. Олысы-кечесе бәйрәм уңаеннан үткәрелгән ярминкәгә ашыкты. Очсызрак бәядән үзенә кирәкле яшелчә-җимешен, итен, сөтен, маен алып калырга ашыкты. Кием-салымнар сатучы рәтләрдән дә сатып алучылар өзелмәде.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та ярминкә барышы белән танышып, халык белән аралаштылар. Аларның фикерләрен тыңладылар.
-Авыл хуҗалыгы продуктлары җыйдым, - ди Актаныш авылыннан Равил абый Солтанов. - Ит, бодай, арпа, кәбестә алдым. Сатып алучыга ни кирәк - барысы да бар. Шушылай ярминкәләр оештырган өчен район хакимиятенә рәхмәт. Мөмкинлектән файдаланып, мул продукция җитештергәннәре, тырыш хезмәтләре өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дә рәхмәт әйтәм. Табыннарыбыз һәрчак сый-нигъмәттән өзелмәсен.
Ярминкәдә хуҗалыклар белән рәттән, фермер хуҗалыкларында җитештерелгән продукция дә күп иде. Халык аларны да яратып алды.
- Ярминкәгә ит алып килдем. Халык ала. Мондый ярминкәләрнең ешрак булуын телим, - ди Иске Җияш авылыннан Фәрит Хуҗин.
***
Бәйрәм чарасы район мәдәният йорты бинасында дәвам итте. Бирегә авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, алдынгы хезмәткәрләр, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче оешма-предприятиеләрнең җитәкчеләре, хезмәткәрләре чакырылган иде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән җиде фәрештә турындагы риваятькә килсәк, анда җиде кыз дуслык, матурлык, муллык, иминлек, сәламәтлек, батырлык, мәхәббәт көлтәсе ура икән. Шуларның кайсысы зуррак була - киләсе елга шул була, дип фаразлыйлар. Уракка төшүчеләрнең көлтәләренең барысы да тигез булып чыга. Димәк, муллык өчен барлык факторларның да тәэсир итүен шуннан да чамалап була. Әйе, районыбыз игенчеләре үзләренең маңгай тирләре тамган басу-кырлардан быел да мул уңыш җыйнап алдылар.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрикләү тантанасында үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде.
- Районыбыз икмәк җитештерү буенча быел да республикада алдынгылар рәтендә. Игенчеләребезнең тырыш хезмәте белән басулардан 170 мең тоннадан артык икмәк җыйнап алынып, амбарларга салынды. Тормышыбызның нигезе - икмәк, ит, сөт. Алардан башка яшәешне күз алдына да китерә алмыйбыз. Ит һәм сөт җитештерү буенча да узган елга караганда 106 процентка үсештә барабыз. Җитәрлек күләмдә ит һәм сөт җитештерсәк, булган икмәкне сатсак, хезмәтчәннәребезгә тиешле вакытта хезмәт хакларын биреп баруны, яшәешебезне тәэмин итә алачакбыз.
Киләчәктә дә районыбыз алдынгылар рәтеннән төшмәс дип ышанасы килә. Алдагы елларда да һәрбер тармак буенча да кызарып утырмаслык итеп эш оештырырга, мул тормышта яшәргә язсын. Рәхмәт сезгә фидакарь хезмәтегез өчен.
Әйе, елның нинди фасылы булуга карамастан, һәр көн эшкә ашыгучы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәттән башка сүз була да алмый. Шунысы куандыра: авыр һәм тынгысыз тармак булуга карамастан, соңгы елларда тәҗрибәле өлкәннәр сафын яшьләр тулыландыра бара. Алар - авыл хуҗалыгы тармагының киләчәге. Бәйрәм барышында шундый 20 механизаторның сәхнәгә күтәрелүе дә юкка гына түгел. Алар барысы да быел мул уңыш җыйнап алуга үзләреннән саллы өлеш керттеләр.
Тырыш, эшкә карусыз халык яши безнең районда. Уртак максат-бурычларны алга куеп, бер йодрыкка тупланып хезмәт иткәнгә, нәтиҗәләребез дә яхшы. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та әйтеп үтте һәм бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен ирештерде.
- Бүген иң гуманлы һөнәр ияләренең бәйрәме дип уйлыйм. Чөнки ипекәйсез яшәүне күз алдына да китереп булмый. Елны матур гына төгәлләү алдында торабыз. Ул күрсәткечләр артында тынгысыз хезмәт ята. Хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләренә, игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә ихлас рәхмәтләремне
әйтәм. Алдагы елда да районыбызны, республикабызны, илебезне үзебезнең матур хезмәт нәтиҗәләре белән сөендереп торырга язсын, - диде ул.
Татарстанның халык артисты, якташыбыз Азат Тимершәех белән Татарстанның атказанган артисты ИлСафның да бәйрәм чарасында катнашуы аңа тагын да матуррак төсмерләр өстәде.
Динсаф Фәррахов, "Башак" хуҗалыгыннан:
- Авыл кешесе өчен бик кирәкле булган бәйрәмгә килдек. Мин үзем терлек азыгы әзерли торган комбайнда эшләдем. Көннәр матур торганда кичә сенажны салып бетердек. Шуңа да кәефебез дә күтәренке.
Разил Фәхретдинов, "Саф" хуҗалыгыннан:
- Авыл хуҗалыгында хезмәт кую җиңелләрдән түгел. Көне-төне хезмәт куярга кирәк. Барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлыйм. Җыеп алган уңышларның файдасын күрергә язсын.
Гөлфирә Корбанова, "Актаныш" агрофирмасыннан:
- Савымчы булып 25 ел эшлим инде. Лаеклы ялга чыксам да, хезмәтемне дәвам итәм. Эшемне яратам. Коллективыбыз дус-тату.
Ленар Сәетов, "Чәчер" хуҗалыгыннан:
- Миңа техника ошый. Баштарак ындыр табагында да, "Әнәк" агрофирмасында комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләгәнем бар иде. Быел әлеге хуҗалыкта комбайнга утырдым. Икмәк суктыруда эшләдем. Хезмәтем нык ошый. Яшьләргә авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә курыкмагыз диясем килә. Шәһәргә киткәнче, үз җиреңдә эшләүгә ни җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев