Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Хезмәттәшебез Ләйсән Тимерова лаеклы җиңү яулады

27 сентябрь "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә экстремизмга каршы, шулай ук милләтара һәм конфессияара тематиканы яхшыртуда иң яхшы дип табылган гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада катнашкан Республика Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан төбәкара экспертиза үзәгенең башкарма директоры, Татарстанның Экстремизмны, дискриминацияне һәм...

27 сентябрь "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә экстремизмга каршы, шулай ук милләтара һәм конфессияара тематиканы яхшыртуда иң яхшы дип табылган гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды.
Чарада катнашкан Республика Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан төбәкара экспертиза үзәгенең башкарма директоры, Татарстанның Экстремизмны, дискриминацияне һәм ксенофобияне өйрәнү үзәге рәисе Вадим Козлов, Куркынычсызлык советы сәркатибенең беренче урынбасары Михаил Блинов һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова журналистларга, фотографларга, гаммәви мәгълүмат чаралары редакцияләренә югары профессиональ һәм социаль юнәлештәге эшчәнлекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әлеге бәйгедә "Актаныш таңнары" газетасы журналисты Ләйсән Тимерова да катнашты. Хезмәттәшебез "Басма мәгълүматта иң яхшы язма" номинациясендә мәкаләләр циклы белән дәрәҗәле икенче урынга лаек булды.
Ләйсән Мәхмүт кызын әлеге зур җиңүе белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә хезмәт юлында уңышлар телибез.
САННАР: Барлыгы экстремизмга каршы тематиканы яктырту буенча оештырылган бәйгегә 392 гариза кабул ителгән. Бүләкләү фонды 475 мең сумны тәшкил иткән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев