Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Хөрмәтле райондашлар, чегәннәр тозагына эләгә күрмәгез!

3 август көнне 09 сәгать 05 минутта район полиция бүлегенә чегәннәр, Тат. Суксу авылында яшәүче өлкән яшьтәге әбине алдап, алтын алкаларын алып киткәннәр дигән хәбәр керә. Соңрак ачыкланганча, чегәннәр авылга товар сату максаты белән кергән булалар. Әлеге хәл турында әбинең якыннары тиз арада район полиция бүлегенә хәбәр итәләр. Чегәннәрне тоткарлыйлар....

3 август көнне 09 сәгать 05 минутта район полиция бүлегенә чегәннәр, Тат. Суксу авылында яшәүче өлкән яшьтәге әбине алдап, алтын алкаларын алып киткәннәр дигән хәбәр керә. Соңрак ачыкланганча, чегәннәр авылга товар сату максаты белән кергән булалар.
Әлеге хәл турында әбинең якыннары тиз арада район полиция бүлегенә хәбәр итәләр. Чегәннәрне тоткарлыйлар.
Хөрмәтле актанышлылар, район җирлегенә чегән милләте вәкилләре сату, "бозым чыгару" кебек әбәпләр белән килергә мөмкиннәр. Андыйлар турында, кичекмәстән, 3-04-02 яки 02 , шулай ук теләсә-нинди кәрәзле телефоннан "102" (бушлай) номерын җыеп, район полиция бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Аларның машина номерларын, билгеләрен дә язып алырга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев