Актаныш

Хәтер: Актаныш феномены

Гармунчы, дисәк, ул - җырчы, Җырчы, дисәк - биюче, Биюче, дисәк - актер - Азатмы соң бу? Үзе кара, үзе мыеклы! Ничек ут уйната! Очып кына йөри! Чынлап үземе соң? - Әйе инде! Мәскәүләрне дә шаккаттырган "Җизнәкәй" биюен ул гына шулай башкара. Азат абыйның хәтер һәм тарих булып истәлеккә калган...

Гармунчы, дисәк, ул - җырчы,
Җырчы, дисәк - биюче,
Биюче, дисәк - актер
- Азатмы соң бу? Үзе кара, үзе мыеклы! Ничек ут уйната! Очып кына йөри! Чынлап үземе соң?
- Әйе инде! Мәскәүләрне дә шаккаттырган "Җизнәкәй" биюен ул гына шулай башкара.
Азат абыйның хәтер һәм тарих булып истәлеккә калган видеоязмасын һәркем зур бер дулкынлану белән карады Туган як музее үткәргән Азат Закировны искә алу кичәсендә. Хезмәттәшләр, дуслар, туганнар - һәркем юксынып, хөрмәт белән кичәгә килгән, сагыналар, яраталар, юксыналар үзен.
Беренче адымнар
Истәлекләр, тарихи вакыйгалар Азат абыйның тормыш юлы белән бәйләнеп китә. Ул булган һәр җирдә яңалык, үзгәреш җиле һәм яңа җиңүләр, районның мәдәни хәзинәсе. Биюче, балетмейстер, гармунчы, җырчы, театр артисты - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Мөхәммәтгали улы Закировка 25 мартта 75 яшь тулган булыр иде.
- 1962 елда мәдәният йортына эшкә килгән вакытта бер сәхнә костюмы - бер кызыл шаровар һәм яшел сатин күлмәк бар иде. Татар биюенә дә, рус биюенә дә, мари биюенә дә шул кием. Берсенә күлмәкне чыгарып, билбау белән бәйлим, икенчесенә чалбар эченә тыгам. Мәдәният шулай бик авыр хәлдә иде. Бер ел эшләгәч, армиягә киттем, мин кайтканда үзгәрешләр башланган иде. 1966 елда Казаннан килгән балетмейстер Котдус Хөсәенов "Актаныш басмалары" дигән бию куя. Районны күтәрүче бию булды ул. 1967 елның 14 мартында әлеге бию белән 50 кеше Казанга бардык. Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә 20 пар биедек. 1969 елның декабрендә безгә - "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленә Халык ансамбле дигән мактаулы исем бирелде. Оркестр оешты. Костюмнар тегә башладылар. Музыка мәктәбе эшли башлады, - дип, эшчәнлегенең тәүге елларын искә ала ансамбльнең беренче балетмейстеры Азат Мөхәммәтгали улы видеоязмада.
- Азат Закиров белән 1967 елдан биедек. Казанга бер атна алдан барып әзерләндек. Балет театрына кичке унбердә барып, иртәнгә кадәр репетиция ясый идек. Хәзер иң күп дигәндә дә сигез пар бии. Ә без 20 пар идек! Смотр, үзешчән сәнгать күп көч таләп итә. Авылга концертлар белән барганда 27 чакрым җәяүләп бара идек, - дип, хатирәләрне яңарта ансамбльнең беренче биючеләренең берсе Фирдәвис Мосабиров.
Район ветераннар оешмасының "Гәрәбә" клубында бүген дә сәхнә хезмәте күрсәтүче Фәридә Мутина:
- Клубта биш кеше эшләдек. Бары бергә, югы уртак булды. Биеп чыкканда сәхнә киемнәрен сыгып алмалы була иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр аралаштык. Ул миңа, Мутина, дисә, мин, Закрый, дип эндәшә идем.
Биюче
Азатның сәхнәгә беренче адымнары малай чакта ук, район Пионерлар йортының бию түгәрәгенә йөргәннән башлана. Монда аңа биюнең беренче хәрәкәтләрен өйрәтүче кеше Дүсә Усманова була.
Азат үскән саен остара. Актаныш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Чистай һөнәр училищесына укырга керә. Чистай шәһәренең үзешчән сәнгатьтә дан тоткан еллары була бу. Азат та, тәвәккәлләп, клубка килә. Азатның бер концертта татарча биеп күрсәтүе җитә... аны бүтән сәхнәдән төшермиләр.
Азат Закиров "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамбленең беренче балетмейстеры, биюләрне сәхнәгә куючысы. "Кияү көткәндә", "Аулак өй" кебек зур күләмле композицияләрне тамашачы яратып кабул итә. Аның бөтен иҗат юлы "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамбле белән бәйле.
1974 елдан ансамбль белән җитәкчелек иткән Робсон Мусин:
- Азат - киңкырлы шәхес, гаҗәеп кеше иде. Сәхнә тутырып биюе дисеңме, тальянда уйнавы, армиядә хезмәт иткән җиреннән дә немец баяны алып кайтуы, спектакльдә образларда елый-елый, көлдерә-көлдерә рольгә керүе, нәфис сүз сөйләве, җырлавы - һәммәсе сәнгатьчә югарылыкта иде. Хәтта фортепианода уйнады. Илгиз, Азат белән өчәүләп вокаль ансамбльдә трио җырладык. Сагындыра.
Күләмле, тирән сюжетлы "Уңыш бәйрәме", "Гөлнәзирә", "Яшь йөрәкләр" биюләре ансамбльнең алтын фонды санала. Ансамбльнең репертуарында татар биюе "Кичке уен", хореографик күренешләр "Язгы ташкыннар", "Сабан туе", рус биюләре "Кадриль", "Балалайка", шаян бию "Әтәчләр", татар биюе "Яулык белән шаяру", башкорт биюләре "Кымыз" һәм "Гөлнәзирә", молдаван биюләре "Костропец" һәм "Мерунцика", казах биюе "Җайдаклар", мари, мордва биюләре Актаныш данын Россиядә, Германиядә, Венгриядә дә таныта.
Азат Закировка районда беренчеләрдән булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.
Баш балетмейстер булып 1980 елдан эшләгән Инсан Хөсәенов Азат абыйны, безнең буынның остазы ул, һәрвакыт аңа тиңләшергә тырыштык, эшкә өйрәтеп, үз урынына калдырды, ди.
Хәзер дә Азат Закиров исемендәге биючеләр бәйгесе биючеләребез өчен мәртәбәле бәйге, район башлыгы призына үткәрелеп, һәр буын биючеләр хөрмәтләнә анда.
Артист
Азат абый әтисе сугышка киткәч туа. Шул сугыш аркасында әтисен бер тапкыр да күрә алмый, дүртенче бала, ятим булып дөньяга килә. Чынбарлыкны китаплардан укып түгел, үзе танып өйрәнә. Киләчәктә бу аңа халык театрында төрле-төрле рольләр уйнаганда тулы канлы, җанлы образлар тудырырга ярдәм итә.
Мәдәният йортында эшли башлаган көннән алып, лаеклы ялга чыкканчы Актаныш халык театрының иң тынгысыз, иң оста, халык яратып карый торган артисты 35 ел эчендә төрле характердагы рольләр иҗат итә. Нәкъ менә ул эшләгән елларда - 1974 елда драма коллективына Халык театры дигән мактаулы исем бирелә.
Ә. Атнабаевның "Мәхәббәт турында җыр", А. Гыйләҗевның "Көзге ачы җилләрдә", "Өч аршин җир", Р. Батулланың "Кичер мине, әнкәй", Т. Миңнуллинның "Күрше кызы", Г. Сабитовның "Гарасат", Г. Зәйнәшеваның "Комиссия килгәч", Ф. Садриевның "Эһем, эһем дигәчтен", Л. Леронның "Экстрасенс", Аманулланың "Әлепле әртисләре" кебек төрле жанрдагы спектакльләрдә Азат абый уйнау гына түгел, яшәде.
Җырчы
Ирләр һәм хатын-кызлар вокаль ансамбльләрен җитмешенче еллар башында Мирзанур Фәрукшин оештырып җибәрә. Ирләр вокаль ансамбле белән өч тавышка эшләнгән беренче җыр "Әкълимә" һәм аннан соң тагын ансамбль башкарган "Чәчкәйләрең толым- толым", "Нәсимә", "Сәрбиназ", "Замана" кебек бик күп җырлар Татарстан радиосына яздырыла.
- 1972 елны училище тәмамлап кайттым. 1975 елны армиядән кайткач, Илгиз, Азат, мин баян партиясен уйныйбыз. Ул елларда күпчелек биюләргә һәм җырчыларга көйләр турыдан-туры баянда башкарылды. "Өч дус" биюен дә өйрәтте әле ул. Ут күршеләргә дә, район авылларына да концерт белән чыкканда мин - аны, ул мине алыштырган чаклар булды, ярдәмләшеп эшләдек, - ди иҗатташ дусты Мирзанур абый.
- Закиров - без аңа шулай эндәштек - безнең өчен олы әткәй булды, һәрчак кайгыртып, барлап яшәде. Бездән артист та, биюче дә ясады. Агитбригадаларга да бергә йөрдек, шаян җырларын бик яраталар, алкышлап кабул итәләр иде. Үзе уйный, үзе җырлый.Тормышта да шаян, тапкыр, җор телле. Бервакытта да зарланмады, - дип искә ала Өлфәт Әхмәтҗанов.
Җитмеш яшь - егет чак, диеп
Бабай йөри танцыга.
Ярата сәйлүн чәйләрен,
Мәйләр эчми тамчы да, - дип, баянын күтәргән килеш биеп тә китә ул.
Гармунчы
Армиядән ук ышанычлы дусты - гармуны белән кайткан Азат абыйны кияве Рәсим Низамов та гармунчы буларак искә алды. Бар кичерешләрен, күңел халәтен гармун телләре аша җиткергән бабасын хөрмәтләп, "Моңлы гармун" җырын башкарды.
Концертларда аерылгысыз юлдашы - тальян гармуны искә алу кичәсендә дә моңланды. Заманында Азат абый гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге республика конкурсы лауреаты исеменә дә лаек була. Гармунда үзе генә уйнап калмый, җырчыларны да уйнап җырлата, халык уен кораллары ансамблендә дә катнаша. Лаеклы ялга чыккач та, гомеренең соңгы айларына кадәр, ветераннар оешмасының "Гәрәбә" клубы концертларында сәхнә тота. Концертларда Азат абый уйнаганга җырлап йөргән Флүдә Гыймадиева: "Гармунда ул уйнаса, җырлавы җиңел, дулкынлану, каушау дигәнне онытасың, ә ул биесә, аның чәч бөртегенә кадәр бии иде," - ди.
Ир-атның асылы
- Азатның сез белмәгән тагын бер һөнәре бар - бик оста юрган сыручы иде. Кызыбыз Энҗе тормышка чыкканда да үзе бик матур итеп, чәчкәләп, юрган сырып бирде. Әнкәй Җәмиләдән кечкенәдән өйрәнеп үскән, кулларына күз дә иярми. Бик җитез эшли иде. 43 ел бергә яшәдек, гаилә өчен бик уңайлы кеше булды. Хезмәтемне зурлады, һәр уңышыма сөенде. Игелекле, эчкерсез, чиста күңелле кеше иде. Аның изгелекләрен күп күрдем, тормышта гел янәшәмдә булды. Өченче, дүртенче буын туганнары белән дә элемтәне өзмәде. Авырган вакытларында хезмәттәшләре да гел килеп, хәлен белделәр. Рәхмәт һәммәгезгә дә, - диде тормыш иптәше, бергәләп бер сәхнәдә хезмәт юлларын башлаган Зөһрә апа.
Гаилә җылысында тормышны, кешеләрне яратырга, хезмәт сөяргә өйрәнеп үскән уллары Илшат үз гаиләсе белән Актанышта яши. "Вояж" такси хезмәте җитәкчесе. Хатыны Ләйлә, оныклар Илмир, Азалия, Алмазия белән ярдәмләшеп, күршедә генә яшиләр.
Кызлары Энҗе укырга киткәнче "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамблендә бии. Музыка белгече. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә балалар бакчасы мөдире. Кияүләре дә сәнгать кешесе - Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов. Олы уллары Рүзәл Казан төзелеш-архитектура университетында, Равил мәктәпнең өченче сыйныфында укыйлар.
Энҗе дә, Азалия дә чак кына бию көе яңгырауга, эшләгән эшләрен дә онытып, өй буйлап биеп китүчән. Аларга берсе дә аптырамый, елмаеп, яратып карыйлар, канда бит!
Башкортстанның Илеш районы Күктау авылында яшәүче олы абыйсы Өлфәт һәм читтә яшәүче ерак туганнары да кайткан иде искә алу кичәсенә, Азат абыйның балачак, яшьлек елларын искә алдылар, хатирәләр яңарттылар. Актанышлыларга, аеруча да Туган як музее хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең тарихын туплаган китап авторы Мәгыйс Әһлетдинов, музейның өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Сәлимова алып барды. Мәгыйс абый язманы әзерләүдә тарихи мәгълүматлар белән безгә дә ярдәм итте. Алсу музей фондындагы тарихи фотоларны мәгълүмат үзәгенең сайтына кую өчен туплап, әзерләп бирде.
Бәхетле, игелекле җаннарның берсе Азат абый! Кадерле, хөрмәтле булып яшәп, үз исемендәге биючеләр бәйгесенә хәер-фатихасын биреп калдырган талантлы шәхес ул! Актаныш телевидениесе һәм радиосында да аның биюләрен, җырларын, хатирәләрен мәңгеләштергән язмалар кадерләп саклана. 75 яшен искә алу кичәсенә дә хезмәттәшләре - һәркайсы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, якыннары хөрмәтләп килгән иде. Хатирәләрне яңартып, җырлы-моңлы кичә үткәрделәр. Һәммәсен бергә туплап, бер сәхнәдә эшләп, Актаныш данын күтәргән хезмәттәшләре - сәхнә ветераны Мәгыйс абыйга кичәне оештырганы өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Азатның рухына һәр сүзебез дога булып барып ирешсен, диделәр. Ул яктан да бәхетле җан Азат абый. Тормыш юлын бергәләп үткән яры Зөһрә апа, һәр көн, һәр намаз саен Азатыма дога кылам, ди.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: