Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Хәтерләрдә Тукай яңарды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Язның иң матур бер көнендә Актанышның мәдәният паркына балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучылар сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыйналдылар. Быел аның 130 еллыгы! Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер...

Язның иң матур бер көнендә Актанышның мәдәният паркына балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучылар сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыйналдылар.

Быел аның 130 еллыгы!

Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.

Тукай - безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. "Туган тел"е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, "Туган авыл"ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев