Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Хыялларны чынга ашыра

Республикада мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга аеруча зур игътибар бирелә. 2012 елдан, Президент инициативасы белән, мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы эшли башлады. Аның кысаларында 780нән артык мәктәп һәм балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Россия өчен уникаль программа мәктәпләрдә белем бирү инфраструктурасын яңартуда флагман программага әверелде. Бүген хөкүмәт җитәкчелеге икенче сменада укучылар...

Республикада мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга аеруча зур игътибар бирелә. 2012 елдан, Президент инициативасы белән, мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы эшли башлады. Аның кысаларында 780нән артык мәктәп һәм балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Россия өчен уникаль программа мәктәпләрдә белем бирү инфраструктурасын яңартуда флагман программага әверелде. Бүген хөкүмәт җитәкчелеге икенче сменада укучылар санын мөмкин кадәр кыскарту бурычы куя. Балалар туу саны буенча Татарстан шактый регионнарны узса да, икенче сменада 8 процент кына укучы белем алу да уңай күренеш. Соңгы 5 елда 30дан артык өр-яңа мәктәп төзелде. Киләчәктә барлык укучыларны да беренче сменада гына укыту максат булып тора. Болар белән беррәттән, урта һөнәри белем бирүгә дә республикада игътибар артканнан-арта бара. Укучыларга эшче һөнәрен үзләштерүдә мөмкинлекләрне арттыру йөзеннән, ресурс үзәкләре ачыла. Аның чираттагысы безнең районда технология техникумы базасында төзелде.
1 сентябрь көнне барлык уку йортлары кабат үз ишекләрен ачты. Мәктәпләрдә укучыларны дәрескә дәшеп, беренче кыңгырау чыңлады. Әлеге көн технология техникумында укучылар өчен дә зур шатлыкка әверелде. Алар укуларын капиталь төзекләндерелгән якты, матур, җылы бинада башлыйлар.
Биредә төзекләндерү эшләре узган елның октябрь аенда ук, республика программасы кысаларында башланган иде. Шуннан соңгы һәр көндә биредә нидер үзгәреп, яңарып торды. Тулаем алганда, техникум бинасы өр-яңадан кире эшләнде. Анда 90 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев аның барышын күзәтеп тордылар, булышлык күрсәттеләр. Техникум директоры Таһир Әхмәев, укытучылар коллективы, укучылар да үзләренең көчләрен кызганмадылар. Тырышкан табар, ташка кадак кагар дигән әйтемне истә тотып, хәрәкәт иттеләр. Ниһаять, бина танымаслык булып үзгәрде, матурланды. 1 сентябрь - Белем көнен техникумда укучылар шушы матур бинада билгеләп үттеләр. Аларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәргә Россия федераль казначылыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та килделәр.
- Хөрмәтле техникум студентлары, укытучылар коллективы, әти-әниләр! Сезнең барыгызны да Белем бәйрәме белән тәбрик итәм. Яңа уку елында барыгызга да сәламәтлек, шатлык, уңышлар телим. Яңа уку елы техникум өчен икеләтә шатлыклы. Сез өр-яңадан эшләнгән бинада укуыгызны башлыйсыз. Аны яңа җиһазлар белән тулыландыру алга таба да дәвам итәчәк. Авыл хуҗалыгы районы буларак, техникум безнең өчен бик мөһим уку йорты. Оешма-предприятие, хуҗалыклар, район җитәкчелеге сезгә өметләнә. Яхшы белгечләр әзерләү өчен укытучы-мастерлар коллективы һәм җиһазланган кабинетлар, укырга теләге булган укучылар кирәк. Биредә укып чыккан укучыларның берсе дә эшсез калмас. Кадерле укучылар, биредә яхшы, төпле белем алып, үзебезнең җирлектә хезмәт итәргә калырсыз дип ышанам. Район башлыгы буларак, шушы техникумны төзекләндерүдә булышкан өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка зур рәхмәтләремне белдерәм, - диде Фаил Камаев.
Рөстәм Нуриәхмәтов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улының котлау сүзләрен ирештерде. Укучыларның тырышып укуларын, алган белемнәрен тормышта куллануларын теләде.
Бүгенге көндә техникумда 250гә якын бала белем ала. Алар биредә авыл хуҗалыгы өчен механик, тракторчы-машинист, электрик, хисапчы, пешекче-кондитер һөнәрләрен үзләштерәчәкләр. Моның өчен тәҗрибәле укытучылар, мастерлар коллективы тупланган.
- Бу көнне зур дулкынлану хисләре белән көтеп алдык. Шушы тикле матур бина булыр дип күз алдына да китерә алмаган идек. Болар барысы да укучыларыбыз өчен. Чөнки бина иске, нык тузган иде. Бәлки, шуның өчендер дә - укучыларыбыз читкә китеп укуны кулай күрде. Бу безне бик нык борчый иде. Ник дигәндә, читтә белем алган балаларның бик азы гына, кулына диплом алгач, туган җиренә кайтып хезмәт куя. Нәтиҗәдә районда белгечләргә мохтаҗлык туды. Киләчәктә әлеге проблема хәл ителер дигән ышанычыбыз бар. Технология техникумы ресурс үзәге итеп үзгәртелгәч, аңа шул тикле финанс сарыф ителгәч, без ышанычны акларга, төпле, укымышлы белгечләр әзерләргә бурычлыбыз. Хәзер эшче һөнәренә игътибар һәм ихтирам зур. WorldSkills буенча безнең укучыларыбыз да төрле ярыш-бәйгеләрдә катнашуларын һәм алдынгы урыннар яулауларын дәвам итәрләр дип ышанам, -ди Таһир Әхмәев.
Укучыларның да күзләрендә шатлык чаткылары сизелә. Матур, якты бина кәефләрен күтәрә сыман.
Таңсылу Хөснимәрдәнова, Аккүз авылыннан, II курс студенты:
- Мин хисапчы һөнәрен үзләштерәм. Биредә уку нык ошый. Хәзер бинасы да яңа булгач, ресурс үзәге итеп тә үзгәртелгәч, уку таләпләре дә үзгәрәчәк. Һөнәрем буенча киләчәктә укуымны дәвам итеп, югары белем дә алырга телим. Һәм киләчәктә дә шушы һөнәрем буенча эшләрмен дип уйлыйм.
Айзат Вәлимов, Иске Балтач авылыннан, III курс студенты:
- Мин тракторчы-машинист һөнәре буенча укыйм. Бирегә килгәнче үк комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән идем. Укуымны тәмамлагач та, үзебезнең җирлеккә кайтып эшләргә җыенам. Уку бик ошый. Әйбәт укыталар, төрле түгәрәкләр дә эшли. Тулай торагында да яхшы, әйбәт итеп тукландыралар. Монда килгәнемә бер дә үкенмим.
Алга таба биредә укырга теләк белдерүчеләр саны тагын да артыр, дип ышанасы килә. Каядыр, еракка барып белем алганчы, үз районыңда, әти-әниеңнән ерак булмаган уку йортында уку күпләрнең хыялы бит ул. Әлеге ресурс үзәге шушы хыялларны чынга ашыручы да булып тора.
ШУЛАЙ УК УКЫГЫЗ: http://актаныш-рт.рф/tt/the-news-tat/item/4723-belem-kөnendә-aktanyishta-resurs-үzәk-achyildyi-%20fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев