Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Иң көчлеләр билгеләнәчәк

Язның тәүге көне район елъязмасына хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы белән мәңгеләштерелә, чөнки нәкъ 1 март көнне Актаныш муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре хезмәтчәннәре берничэ спорт төре буенча көч сынашып, иң көчлеләр билгеләнәчәк. Программада чаңгы эстафетасы, кул көрәше, дартс, йөзү, гер күтәрү, аркан тартышу бәйгеләре каралган. Шулай ук, оешмалар...

Язның тәүге көне район елъязмасына хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы белән мәңгеләштерелә, чөнки нәкъ 1 март көнне Актаныш муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре хезмәтчәннәре берничэ спорт төре буенча көч сынашып, иң көчлеләр билгеләнәчәк. Программада чаңгы эстафетасы, кул көрәше, дартс, йөзү, гер күтәрү, аркан тартышу бәйгеләре каралган. Шулай ук, оешмалар арасында үткән волейбол, хоккей, өстәл теннисы, шахмат ярышларының нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак.
Спартакиадада катнашучылар иртәнге сәгать 9.00 да хакимият бинасы каршында мәйданга җыела, ярышларга старт 10.00 сәгатьтә бирелә.
Әлеге спартакиадада район җирлегендә урнашкан барлык оешма - предприятиеләр һәм авыл җирлекләре хезмәтчәннәре катнашыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев