Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Иң күңелле чаклар – студент чаклар

Әтием мәктәптән соң Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Ул вакытлар турында сүз чыкса: "Кукурузник белән оча идек Казанга. Авылга шул бер китүдән кышкы каникулга һәм җәй көне, сессияне япкач кына кайтабыз. Тозлаган бер каз алып китеш, шуны ярты елга җиткереш. Әти-әнидән акча сорау юк", - дип сөйли ул. Уку мәсьәләсендә...

Әтием мәктәптән соң Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Ул вакытлар турында сүз чыкса: "Кукурузник белән оча идек Казанга. Авылга шул бер китүдән кышкы каникулга һәм җәй көне, сессияне япкач кына кайтабыз. Тозлаган бер каз алып китеш, шуны ярты елга җиткереш. Әти-әнидән акча сорау юк", - дип сөйли ул. Уку мәсьәләсендә кистереп әйтә алмыйм, әмма яшәү, йөрү, аралашу ягыннан караганда, хәзер студентларга -җан рәхәте, бик күпкә җиңелрәк. Ерак шәһәрләр генә түгел, чит илләргә китеп гыйлем эстәүчеләр дә бик күп. 25 гыйнвар - студентлар көне. Шул нисбәттән, бүгенге студент ничек, нинди уй-фикерләр белән, нинди шартларда яши, белем ала - үзләреннән белештек.
Элина Миниярова, Актаныш гуманитар гимназиясен тәмамлап, Россия фәнни-тикшеренү медицина университетында белем ала.
Югары уку йортында белем алу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Яңа белемнәр үзләштерү, туктаусыз эзләнү зур көч, вакыт, теләк таләп итә. Минем alma mater - Пирогов исемендәге РНИМУ. Монда югары әзерлекле табиблар гына әзерләп калмыйлар, төрле яклап үскән интеллигент шәхесләр тәрбиялиләр. Алган белемнең сыйфаты студентның үзеннән тора. Университетта биргәне - ул белемнең бик әз өлеше генә. Калганын укучы үзе эзләп табарга тиеш. Теләге зур булган, эшләргә әзер кеше барысын да җиңә. 6 ел белем алганнан соң, мин университеттан гомум гамәли табибә булып чыгам. Таррак белгечлек алу өчен өстәмә тагын 2-5 ел ординатурада укырга кирәк.
Мәскәү - искиткеч зур һәм матур шәһәр. Монда һәркем күңеленә хуш килгәнне таба ала. Мәскәү - мәдәни һәм күңел ачу чаралары казаны дисәң дә була. Безнең өчен музей, театр, филармония, китапханә, төрле фестивальләргә ишекләр һәммәсе ачык. Традициягә кергән Татьяна көне - студентлар көне дә зур югарылыкта үтәчәк. Бу көнне безнең университет хәйрия балы оештыра.
Мәскәү - зур мөмкинлекләр шәһәре. Максатына ирешәм дип тырышканнар үз дигәненә ирешми калмый. Теләге булган студентлар, әлбәттә, өстәмә керем чыганагы таба ала.
Тормыш итү ягыннан караганда, күп кенә ВУЗларда студентлар өчен тулай тораклар бар. Студентлар өчен каралган төрле ташламалар тормышны күпкә җиңеләйтә.
Биредә иң күңелгә кереп калган мизгелләр - универститека килгән беренче көн.... Россия студентлары парады - бар университетларның беренче курс студентлары җыелып, Поклонная тавына бару... Россия Фәннәр Академиясендә узган студентлыкка кабул итү көне... Анда безне медицинада билгеле шәхесләр котлады, без тантаналы рәвештә Гиппократ антын бирдек. Зур юбилей - университетыбызның 110 еллыгы... Һәр төбәкнең мәдәнияте һәм традицияләре бар матурлыгы һәм байлыгы белән ачыла торган "Якташ" студентлар оешмалары фестивале... Анда мин татар якташлыгын тәкъдир иттем. Һәм, әлбәттә инде, сессияне ябу - берни белән дә чагыштырып булмастай җиңеллек, рәхәтлек...
Студентка, хәер, һәр кеше өчен дә үзенең кирәклеген, белеменең файдасы тиюен күрү зур сөенеч бирә. Актаныш сүзенең иске татарча язылышын аккош сурәтендә тәкъдим итүем символга әйләнүе һәм яңа ачылган паркны бизәве турында ишеткәч, шундый сөендем! 2016 ел ахырында гуманитар гимназиябез юбилеена җыелгач, яраткан мәктәбемә кайтып, укытучыларны күрүем, бәйрәмдә катнашуым - бәхетле мизгелләремнең берсе. Мин укытучыларыбызны, мәктәбебезне бик сагынам. Безгә белем биргән гимназиябезгә зур рәхмәт!
Алена Валькова, шулай ук Актаныш гуманитар гимназиясен тәмамлаган, Казан Федераль Университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының IV курс студенты:
Тормышының асылына тулай торакта яшәгәндә, студенлар тарафыннан, студентлар өчен үткәрелә торган чараларда һәм, әлбәттә, сессия вакытында төшенәсең.

Университетта уку еллары лекцияләргә, контроль эшләргә генә кайтып калмый, ул - үз-үзеңне эзләү, иң күңелле вакыйгаларның үзәгендә булу, тормышның һәр минутыннан тәм таба белү һәм күңелле итеп уздырырга омтылу чоры. Шуңа күрәдер, 25 гыйнвар - Студентлар көнен без аерып үткәрмибез, чөнки безнең өчен шушы елларның һәр көне - безнең көн, Студентлар көне. Өч ел ярым вакыт күз ачып йомганчы узып киткән. Әлбәттә, гел күңелле вакыйгалар гына да булып тора алмый, чишә алмаслык тоелган проблемалар, бирә алмаслык тоелган имтиханнар, яза алмаслык тоелган язма эшләр була. Ләкин, шулар аркылы үткәч, үзеңне бик көчле итеп сизәсең, группадашлар белән бердәмлек иң югары ноктасына җитә.


Сагындыра, әлбәттә, аеруча 1 курста. Шулай да, нигә Казанга килдем икән, дип үкенгәнем булмады. Өйгә кайтканда да рәхәт, кире килгәндә дә Казанны сагынып киләм. Мәктәпне тәмамлаганга берничә ел үтсә дә, мәктәп сукмагы онытылмый. Актанышка кайтканда, җай чыккан саен, укытучыларым янына, мәктәпкә барам. Аларның дәресләре, акыллы киңәшләре еллар дәвамында озата баралар. 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр укыткан укытучыларымның барысына да рәхмәт хисләре күңелемдә саклана.


Югары курсларда күп кенә студентлар үзләре әзме-күпме акча эшләү теләге белән яна башлый. Хәзер инде бер дә эшләп карамаган дусларым юк та бугай. Кемдер үзебезнең профессиягә якын эш белән шөгыльләнә, кемдер үзенең башка сәләтләренә таяна. Югары курсларда профессорлар (барысы да тугел, әлбәттә) эшләүчеләрнең хәленә керергә тырыша, мөстәкыйльлеккә омтылышны хуплый.

Нургиз һәм Айбулат Гыйлфановлар, Төркиядә Шеләле мәдрәсәсендә II курста белем алалар. Монда студентлар көнен үткәрәләр дип белмибез. Уку системасы бездәгедән аерыла. Әйтик, Русиядә 1 сентябрь - Белем көне, укулар башлана торган көн булса, монда уку елы башы үзгәреп тора. Рамазан айларына, Корбан бәйрәмнәренә карап, ул күчеп бара. Безнең мәдрәсәдә уку биш еллык. Коръән Кәримгә, аны дөрес итеп укый алыр өчен гарәп теленә өйрәтәләр. Туган якларга елына бер мәртәбә - җәйге каникулларда кайтабыз. Килгән мәлдә башта нык сагындыра. Андый чакта уку да авырлаша. Шуңа я укуга бирәсең үзеңне, я сагынуга бирелеп, укудан каласың. Россиядә төшкә кадәр укый да кеше, аннан буш вакыт бар, ә безнең Коръән Кәрим курсларында уку иртәдән кичкә кадәр. Шуңа сагынуга, зур йөкләнешкә түзә алмый кайтып китүчеләр дә бар. Без хәзер 3-4 ел өйрәнгән белемнәрне элегрәк 10-15 еллап алганнар. Хәзер моны бер системага салып, тизрәк өйрәтергә тырышалар, шуңа программа бик тыгыз. Шимбә, якшәмбе - ял көннәре, үз эшләрең белән шөгыльләнә аласың, шәһәргә чыгарга, музейларга барырга мөмкин. Музейлар түләүле түгел. Укуны тәмамлагач, иншаллаһ, туган якларга кайтып, бабаларыбыздан килгән динебезне куәтләргә, динебезне дөрес итеп аңлатырга ниятебез.
(Бу егетләр турында алдагы саннарда тәфсилле язма дөнья күрәчәк.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев