Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Иң мөһиме – ихтыяр көче

Сәламәтлек сәхифәбезнең бу санында барлык җәмәгатьчелекне борчуга салган наркотиклар, эчүчелек һәм тәмәке бәйлелегенә тукталырбыз. Район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Иршат Зәкиев бу хакта безгә тулы һәм аңлаешлы итеп сөйләде. - Мин районда 2001 елдан нарколог булып эшлим. Эшләү дәверендә 22 кеше наркотиклар кулланып исәптә торды. Шуларның 4се үлде, икесе төрмәдә үлде....

Сәламәтлек сәхифәбезнең бу санында барлык җәмәгатьчелекне борчуга салган наркотиклар, эчүчелек һәм тәмәке бәйлелегенә тукталырбыз. Район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Иршат Зәкиев бу хакта безгә тулы һәм аңлаешлы итеп сөйләде.
- Мин районда 2001 елдан нарколог булып эшлим. Эшләү дәверендә 22 кеше наркотиклар кулланып исәптә торды. Шуларның 4се үлде, икесе төрмәдә үлде. 4-5 кеше кулланмый башладылар.
- Иршат Хәнәфиевич, хәзер яңа төр наркотик - спайс барлыкка килде.
- Чынлап та, безнең җирлектә дә 4 кеше спайс кулланып исәпкә басты. Дөрес, алар спайсларны башка район яки шәһәрдә кулланганнар. Сыйладылар, диделәр. Шулай булса да, сагаерга җирлек бар. Районга килеп җитмәс дип гарантия биреп булмый. Әлеге яңа төр синтетик наркотиклар аеруча куркыныч. Табигый наркотикларны кулланучы наркоманнар шактый еллар яшәргә мөмкин. Ә синтетик наркотиклар баш миенә зыян сала, аны беренче тапкыр кулланудан ук кешенең аңы томаланырга мөмкин. Һәм аларның яшәве дә ике елдан артмый. Яшьләр шуны исләрендә тотсыннар иде.
- Ә ни өчен яшьләр нәкъ менә спайсларга күчә?
- Натураль наркотиклар бик кыйммәт тора. Ә спайсларны яшьләрне кызыксындыру өчен кыйммәт куймыйлар. Өлкән кеше әле ни дә булса эшләр алдыннан алдын-артын уйлый. Ә яшьләр кайф артыннан куа. Аны кулланып карагач, нәрсә булыр, дип уйламый.
- Баласы яки туганының наркотик матдә куллануын сизеп алган әти-әни сезгә аноним рә-
вештә дә мөрәҗәгать итә аламы? Андыйларга ярдәм итәсезме?
- Әлбәттә, ярдәм итәбез. Безгә шундый берәүне китерделәр. Без андыйларны исәпкә дә куймыйбыз, мәгълүматларын да таратмыйбыз. Ләкин медицина ярдәме күрсәтәбез. Прокуратура яки судтан сорасалар, әйтергә тиеш булабыз. Әгәр дә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланучыларны алып килсәләр, ул вакытта исәпкә куябыз. Тәмәке тарткан, спиртлы эчемлек кулланган балаларын алып килүчеләр дә бар.
- Тәмәке дә шул наркотикның бер төре инде. Соңгы вакытларда яшь кызларның да тәмәке тарту очраклары күбәйде. Тәмәке бәйлелегеннән котылып буламы соң?
- Тәмәке тарту, аракы эчү хәзер модадан чыгып бара. Күпчелек яшьләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышалар. Тиешенчә мәгълүматы булган кеше тәмәкегә үрелми. Ә яшь кызларның тартуы үзләрен күрсәтергә тырышу нәтиҗәсе генә. Үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, тәмәке тарткан ирләрдә үпкә, тамак, бугаз, тел, аскы ирен яман шеше күп очрый. Тарту яман шешне китереп чыгара дигәнне расладылар инде.
- Даруханәләрдә тәмәке тартуны ташлатучы төрле сагыз, пластинкалар саталар. Алар чынлап та булышамы?
- Мин нейролингвистик терапия курсларында булып кайттым. Анда психотерапевтлар кешенең баш миенә тәэсир итәләр. Шуның нәтиҗәсендә кеше тәмәке кебек бәйлелектән арына ала. Башны эшләтү мөһим. Мин, чынлап та, тәмәкене, аракыны ташлыйм, дигән теләк кирәк. Без - табиблар нәкъ менә шул теләкне булдырырга тырышабыз. Ә сагыз, пластинкалар белән генә булмый.
- Эчүчелек белән дә шулаймы?
- Әлбәттә, шулай. Кодирование дигән булалар. Ул кешене эчүдән вакытлыча гына туктатып торырга мөмкин. Һәм бөтен кешене дә түгел. Кодлаштыру вакыты беткәч, кеше тагын да күбрәк эчә башлый һәм, нәтиҗәдә, организмына
ныграк зыян сала.
- Сездә исәптә торучы эчкечеләр күпме?
- Элек полиция хезмәткәрләре руль артында эчкән килеш тоткарлаганнарга акт тутыру өчен аена 500ләп кеше алып киләләр иде, хәзер бу сан 50-60ка калды. Күрәсез, эчүче ирләр кими, аның урынына эчкече хатын-кызлар арта. Менә шунысы аяныч. Бездә бүгенге көндә эчүчелек белән шөгыльләнгән 180ләп кеше исәптә тора. Аларның күбесе спиртлы эчемлекләрне кулланмый инде. Законнарның катылануы, штраф күләменең артуы да эчүчеләрне киметте. Бу - бик яхшы дип исәплим.
- Эчүчелек буенча сездә исәптә торучылар белән нинди эш алып барасыз?
- Мин аларга укол да ясамыйм, колакларына да сукмыйм, бары тик баш миләренә тәэсир итәрдәй сөйләшүләр алып барам.
- Файдасы тияме?
- Әлбәттә, тия. Әгәр алар беренче елны ай саен, аннан ике айга бер, аннан кварталга бер тапкыр килеп күренеп торалар икән, нәтиҗәсе булмый калмый. Кешенең аңына гына түгел, ә аның ачылып бетмәгән уй-зиһеннәренә (подсознание) тәэсир итәргә кирәк. Шул вакытта гына тәэсире була. Ә кемдер "эчмә-эчмә" дип тукып торудан гына алар эчүдән туктамый.
- Кибетләрдә сатылучы спиртлар, спирт кушылган матдәләр кеше организмына ни дәрәҗәдә начар тәэсир итә?
- Ул матдәләр эчү өчен чыгарылмый, ә яраларны, тәнне эшкәртү өчен генә. Аны эчкәч, ашказаны нишли? Менә шуны күз алдына китерә аласызмы? Шул химик спиртларны, фунфу-
рикларны саткан сатучыларны мин фашистлар белән тиңлим. Чөнки болар да кешене үлемгә этәрә.
- Иршат Хәнәфиевич, яшьләрне наркотиклар, спайслар, спиртлы эчемлекләр кулланудан ничек саклап калырга соң?
- Иң элек аңлату эшләре алып барырга кирәк. Теләсә кемгә иярмәсеннәр, тәкъдим иткән һәр әйберне татып карамасыннар, үзләрендә ихтыяр көче булдырсыннар. "Юк" дип әйтергә өйрәнсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев