Актаныш

ҖИҢҮЧЕЛӘР АЧЫКЛАНДЫ: Иң матур авыллар, иң матур йорт хуҗалары билгеле (+ФОТОЛАР)

Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан районкүләм уздырылучы “Олы җыен” конкурсы кысаларында “Иң милли авыл” бәйгесе дә игълан ителгән иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы рәислегендәге махсус комиссия авыл жирлекләрен карап чыкты. 

“Саф татар районы буларак, куанычлысы шул: бездә әле миллилек бетмәгән, заман таләпләренә туры килеп үзгәреш кичерсә дә, халкыбыз күңелендә миллилек, милли бизәкләр, милли рух яши,” – дигән нәтиҗәгә килде алар.

Ләйсән Нурлыева конкурс нәтиҗәләре белән таныштырды, аның фикерләрен газета укучыларга да җиткерәбез:   


– Районыбызда жимерек, ямьсез хәлдә булган бер генә авыл да юк. Дөрес, авыллар яшәрми, яшьләр кими, шулай да булган өйләрне яхшы хәлдә тотарга тырышалар. Әле күбесенең әти-әнисе исән, әби-бабасы туган нигездә яши. Ләкин буш йортлар күп. Менә шулар озакламый тузып, хуҗасыз йортлар артачак. Ничек тә милли йөзебезне югалтмыйча, матур татар авылларыбызны яшәтү хакында безгә уйланып, бердәм эш алып барырга кирәк. Бу конкурс  та шушы мәсьәләне хәл итү, киң җәмәгатьчелек алдына кую максатыннан, булган миллилегебезне саклап, тагын да баету максатыннан оештырылды.

Шунысы куанычлы – бөтен жирлекләрдә дә мәчетләребез төзек, яхшы хәлдә, каралган, территорияләре чистартылып, чабылып тора. Меңнәр, Колын, Әнәк, Яңа Әлем мәчетләре үрнәк, калганнары да калышмый.

“Иң төзек чишмә”. Су – халыкның яшәеш чыганагы. Иске Сәфәр, Иске Кормаш, Актанышбаш, Иске Байсар, җирлегендәге чишмәләр иң төзек хәлдә. Безнең районда һәр жирлектә дә чишмәләр юк, булганнарын кадерләп, саклап, шушы авыллар үрнәгендә карап тотсыннар иде. Сулыкларыбызга, чишмәләребезгә игътибар житмәгән авыллар бар. Иске Богады җирлегендә искитмәле матур, авылның бизәге булган “Пар чишмә” бар, әмма ул ярым-җимерек, каралмаган, ташландык хәлдә. 

“Иң матур татар авылы урамы“ номинациясенә безнең авылларыбызның барысы да туры килә.  
Актаныш татар авыл урамнарында өч төрле тенденция сакланган.

Беренчесе, иң матуры – ул урамы белән элекке өйләр сакланган, элеккечә буялган, элеккечә милли тәрәзә кашагалары, элеккеге капкалар. Бу урамнардан үткәндә татар урамы музееннан узган кебек хис итәсең. Күңелләрне дулкынландырырлык хис белән, милләтебезнең күңел, мәдәният байлыгы өчен горурлану хисләре кичереп. Аеруча шулай матур сакланган урамнарны Тәкмәк, Аеш, Яңа Байсар, Меннәр, Иске Айман авылларында күрдек.

Икенче тенденция – ул яңача, әмма миллилекне саклап эшләнгән урамнар. Хәзерге заман кешесе өйләрен тышлаганда, тәрәзә кашагаларын, капкаларын яңартканда заман чималларын: пластик, калай һәм бозылмый торган башка материал куллана. Заман белән үзгәрсә дә, миллилекне онытмыйча, матур итеп йорт-жирләрен караган хужалыклар, урамнар, авыллар бар. Әйтик, Түке, Зөбәер, Иске Байсар, Тыңламас, Пучы авылы урамнары.

Өченче тенденция, ул миллилек сакланмаган, әмма зур зәвык белән эшләнгән йортлар, урамнар бар. Анысын да хуплыйбыз, әмма йорт-җирләрен тергезгәндә милли элементлар куллансалар, авылларыбыз тагын да матурланып китәр иде.

“Иң матур татар өе” номинациясе. Иске Байсар җирлеге матур заманча татар өйләренә бик бай булып чыкты, Рушан Арсланов йорты бик зәвыклы. Шулай ук заманча миллилек белән эшләнгән йортлар – Түке авылында Флүс Тимиров, Илназ Тимиров, Меңнәрдә Рәес Галиев йортлары аерылып тора. 

Кайбер йортлар яше бик олы булса да, милли йөзен югалмыйча, яхшы хәлдә сакланганнар. Мәсәлән,   Яхшыйдан Мөнир Заһитов йорты. Тәкмәктә Баязит Әхмәтов, Актанышбашта Шәйхенур Әхмәтов өлкән яшьтә дә үз куллары белән ихаталарын, йорт-жирләрен ясаучылар. 

“Иң милли йорт капкасы”. Элек-электән татар капкасы йорт хуҗасының йөзе булган. Авылларны йөреп чыкканнан соң,  актанышлыларның үз йорт капкаларына, чынлап та, зур игътибар биргәнлеге аңлашыла. Милли орнаментлар кулланылганнары, заманча купшы итеп, чүкеп эшләнгәннәре, калайдан бизәлгәннәре дә бар. Байсардан Зиннур Солтанов, Качкыннан Рамил Гәрәев, Иске Кормаштан Ирек Хаҗиев үз куллары белән иң  матур капкаларны ясаган. 

“Иң бизәкле тәрәзә кашагасы”. Бу номинациядә жиңүчеләрне билгеләү иң катлаулысы иде, чөнки райондашларыбыз бу милли йоланы әле дә саклап киләләр. Булганын саклыйлар, яңарталар. Кировта Әфүзә Кирамова, Актанышбашта Мөнир Әмирханов, Такталачыкта Музаллия Мусинаның тәрәзә кашагалары иң матурлары булып чыкты.

“Өй эче иң нурлы булган йорт” номинациясе.  Комиссия белән йөргән вакытта шуңа сөендек, чын милли йорт эчләре бар икән әле бездә. Комиссия өчен генә ясап куелган өй эчләре түгел инде алар, халкыбыз шуның белән яши, бүген дә чигә, шул чигелгән мендәрләрне баш асларына салып йоклый, миллилекне балаларына, оныкларына сеңдереп, милли бизәкләрне,  кул эшләрен өйрәтә. Аеш авылыннан Рәзинә Шәйхуллина, Иске Сәфәрдән Флүзә Кыямова, Айманнан Асия Вахитова, Яңа Байсардан Мәдинә Жиһангирова, Әтәстән Галия Шәрипова, Татар Суыксуыннан Мохания Баянова, Иске Кормаштан Зөһрә Сәлимова, Иске Богадыдан Мәгъфүрова.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: