Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҖИДЕ КАТ ҮЛЧӘ – БЕР КАТ КИС: Социаль пакеттан баш тарту  үз-үзеңне пычаксыз суюга тиң

Бүгенге көндә Актаныш районында  рәсми төстә 2  868 мөмкинлеге чикләнгән граждан, ягъни инвалид теркәлгән. Шуларның нибары 902се генә социаль пакеттан файдалана.

Калганнары ай саен 828 сум акчаны алып баруны хуп күрә - бу саннар хакимият йортында оештырылып килүче сишәмбе брифингында яңгыратылды. Саннар сагаерга мәҗбүр итә, иптәшләр! Төрле куркыныч, хроник авырулар артканнан арта килгән заманада дәүләт тәкъдим иткән социаль пакеттан үз теләгең белән баш тарту – бу, чын мәгънәсендә, ахмаклык. 

Сишәмбе брифингы белән идарә иткән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да, чарадан файдаланып, райондашларыбызны бу юнәлештә ныклап уйларга чакырды.

Дарулардан баш тарту өчен бер гаризага имза кую да җитә, әмма чир көтмәгәндә бугаздан китереп тотса, социаль пакетка хокукны кире кайтару бер генә дә җиңел эш түгел. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр район пенсия фонды идарәсенә барып, кабат гариза язарга һәм яңа елны көтәргә кирәк. Ягъни сезнең  гаризагыз нигезендә хокукыгыз бары тик 2020 елда гына торгызыла. 

Пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыров исә баш тартучыларның ниндидер җитди, күп чыгымнар сорый торган авыру белән күзгә-күз очрашкач кына   социаль пакетны кире кайтаруларын сорап килүләрен искәртте. Ситуация ни дәрәҗәдә генә катлаулы булмасын, беркем дә  социаль пакетны ел уртасыннан кайтару хокукына ия түгел. Аның үз законнары бар. 


“Пычаксыз суясыз бит!” – ташламаларны кире кайтаруны сорап килүчеләр тарафыннан еш ишетелә торган сүзләр бу ди Булат Мөдәллиф улы – бик ярдәм итәсе килә, әмма булдыра алмыйбыз. Халык социаль пакетны саклап калуга аңлы рәвештә якын килсен иде. Авыру сорап килми – шуны аңлау мөһим, - дип искәртте җитәкче. 

 Актаныш үзәк хастаханәсендә инвалидлыкка чыгучылар белән турыдан-туры эшләүче  белгеч,  гомум-гамәли табиб Светлана Корбанова да брифинг барышында ташламалардан баш тартучылар өчен борчылып сөйләде.

Аның сүзләрендә хаклык ярылып ята: “Инвалидлык турында белешмә бирелгән икән, димәк кеше авыру. Инвалидлык тик торганнан гына бирелми. Мондый категория гражданнарга бик кыйммәтле дарулар кирәк булырга мөмкин  - менә шуны аңласыннар иде алар, - дип, борчылып үз фикерен белдерде Светлана Бәхтияр кызы. Хәер, мисал өчен ерак йөрисе юк. Ул үзе үк бүгенге көндә бәяләре йөз меңнәр белән исәпләнгән препаратлар бәрабәренә авыруларын авызлыклап торучылар хакында сөйләде. Аларны алу өчен баш тартучыларга билгеләнгән айлык 800 сум гына җитми. Шуңа күрә дә социаль пакеттан баш тартырга ашыкмаска киңәш итә Светлана Корбанова. “Акчага түгел, бүген даруларга тотынып торырга кирәк”, - ди табибә.  

Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Мохтазиров исә үз чыгышында брифингта катнашучыларны ташламалардан баш тартучыларның төгәл саны һәм бу юнәлештәге динамика белән  таныштырды.

2014 елда Актаныш районында социаль  пакеттан баш тартучылар инвалидларның 78,5%ын (!!!) тәшкил иткән. 2015 елда андыйлар - 75,5%, 2016да 70,8 % булган.

 2018 ел буенча 1 966 райондашыбыз (68,5%) социаль  пакеттан баш тарткан. Соңгы елларда  баш тартучыларның күпләп социаль пакетка кире  кайтуы күзәтелә. Бу беренче чиратта дару бәяләренең күтәрелүе, хроник чирләрнең артуы белән аңлатыла. Әмма барыбер Актаныш өчен бу  сан һаман югары булып кала бирә. 2020 елга күрсәткечне 64,6%кадәр киметү бурычы куелган – бу юнәлештә гомум-гамәли табиблар да эзлекле эш алып бара, авыруларга социаль пакетсыз калуның нинди аяныч нәтиҗәләр китереп чыгаруы аңлатыла, авыллардагы фельдшерлар да кул кушырып утырмый. Әмма сайлауны  авырулар үзләре башкарырга тиеш. Бу хакта гомум-гамәли табиб Миләүшә Хаҗиева да искәртте. 

Рөстәм Азат улы федераль льготникларга бирелә торган бушлай даруларның бәясен дә яңгыратты.  Суммалар миллионнар белән исәпләнә. Бу саннарны тыңлаганда ихтыярсыздан инвалидның кесәсенә ай саен керә торган 800 сум акча күз алдына килде һәм ул, диңгезгә төшкән бер тамчы су кебек, юк булды...


Әмма еш кына авырулар тарафыннан бушлай даруларны ала алмаулары хакында зарлар килеп ирешә. Брифинг барышында бу сорауга да ачыклык кертелде. Җаваптан аңлашылганча, бүгенге көндә дарулар буенча зур  тоткарлыклар юк. Аннан килеп, авыруга билгеләнгән даруларга гомум-гамәли табиблар алдан заявка бирә. Даруханәгә кайткан дарулар шул заявка нигезендә формалаша. Әмма бу яңа гына инвалидлык алучылар дарусыз кала дигән сүз түгел. Андыйларга өстәмә заявка тутырыла. 


Бүген дәүләт авыруларга ярдәм итү юнәлешендә халыкка йөз белән тора. Социаль  пакетны саклап калучыларның саны арткан саен, районның дарулар белән тәэмин ителеше дә яхшыра. Бүгенге сәламәтлегегезгә  алданырга ашыкмасагыз иде, хөрмәтле райондашлар!  Чир ишекне сорап  какмый – андый вакытта 828 сум акча таяныч була алмый. Социаль пакет – ул булган сәламәтлекне саклап калуга гарантия. Аннан баш тартырга ашыкмагыз – бер тапкыр кискәнче җиде кат үлчәп карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев