Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Игә белгән – икмәк ашар

Авылда кызу вакыт - урып-җыю башланды. Икмәк язмышы, табыныбыз муллыгы игенче- механизаторлар һәм уракта катнашучылар кулында. Иҗат төркемебез белән "Башак" хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышып кайттык. Хуҗалык хезмәтчәннәре 20 июльдән ныклап урып-җыю эшенә керештеләр. Хуҗалыкта бөртеклеләр 2700 гектарда, шуның 624е - көзге бодай. Без килгәндә дә 155 гектарлы, теземнәргә салынган көзге...

Авылда кызу вакыт - урып-җыю башланды. Икмәк язмышы, табыныбыз муллыгы игенче- механизаторлар һәм уракта катнашучылар кулында. Иҗат төркемебез белән "Башак" хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышып кайттык.
Хуҗалык хезмәтчәннәре 20 июльдән ныклап урып-җыю эшенә керештеләр. Хуҗалыкта бөртеклеләр 2700 гектарда, шуның 624е - көзге бодай.
Без килгәндә дә 155 гектарлы, теземнәргә салынган көзге бодай басуында биш комбайн узыша-узыша ашлык суга иде. Уңышы да яхшы - гектарына 45 ц. Һава торышы уңай килгәндә әлеге басудагы ашлыкны ике көндә суктырып бетерергә планлаштыралар.
Баш агроном Радик Закиров:
- Урып-җыю тулы куәтенә бара. Ел начар килмәде. Көзге культуралар яхшы кышлады. Сортларның да үзебезнең һава шартларына туры килә торганнарын чәчәргә өйрәндек. Бүгенге көндә көзге бодайның "Скипетр" сортын суктырабыз. Әлеге сорт күп еллар дәвамында сыналган, яхшы уңыш бирә. Икмәкнең күп өлешен орлыкка калдырырга уйлыйбыз. Хуҗалыкларга да сатарга исәп бар.
Урып-җыюда тәҗрибәле механизаторлар: теземнәргә салуда Хәйдәров Фәнил һәм Мөхәмәтдинов Илнар, суктыруда Хәйдәров Дәнил, Хәйдәров Динар, Мәрдәнов Нәвис, Нуртдинов Мирдәриф һәм Нуриәхмәтов Мирсәлим, йөк машиналарында Закиров Рамил, Шәрипов Алмаз, Фәррахов Фәнис хезмәт куя.
Иген кырында кайсы гына комбайнчы, машина йөртүче яки механизатор белән сөйләшмә - игенче хезмәте белән горурлану хисе сизәсең. Башкача мөмкин дә түгелдер шул. Ни генә дисәк тә, икмәк үстерү - җир йөзендә иң кирәкле, иң хөрмәтле эш. Алар арасында гаилә династиясе белән эшләүчеләр дә бар. Динарны комбайнда эш серләренә әтисенең игезәге Фәнил Хәйдәров өйрәтә. Ә бүгенге көндә әтисе Дәнил белән икесе ике техникада ярыша-
ярыша ашлык суктыралар.
Динар Хәйдәров:
- Комбайнчы ярдәмчесе булып эш башлаган идем, 2008 елдан инде үзем иярлим. Көненә бер мең центнердан күбрәк ашлык суктырам. Аллага шөкер, уңыш бар. Югалтуларсыз җыеп алып, файдасын күрергә язсын.
Хуҗалыкта һәр эшне сыйфатны алга куеп башкаралар. Башаклылар көзге чәчүгә 350 га җир әзерләп куйганнар инде. Озакламый киләсе ел уңышы өчен дә эш башларлар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев