Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Игенчелек – безнең яшәеш

25 июль көнне район үзәгендә урып-җыюның тәүге тантанасы - кырлардан төшкән икмәкне каршы алган Кызыл олау бәйрәме узды. Район хуҗалыкларыннан беренче икмәкне төяп төшкән йөк машиналары, бер-бер артлы тезелеп, үзәк мәйданнан ашлык кабул итү предприятиесенә юл алды. Ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык илткән беренче көнне халык телендә элек-электән, зурлап, Кызыл...

25 июль көнне район үзәгендә урып-җыюның тәүге тантанасы - кырлардан төшкән икмәкне каршы алган Кызыл олау бәйрәме узды. Район хуҗалыкларыннан беренче икмәкне төяп төшкән йөк машиналары, бер-бер артлы тезелеп, үзәк мәйданнан ашлык кабул итү предприятиесенә юл алды.
Ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык илткән беренче көнне халык телендә элек-электән, зурлап, Кызыл олау дип атаганнар. Ел буе икмәк чәчеп, җыеп алуда фидакарь хезмәтен куйган авыл халкы аны аеруча көтеп ала. Гомер-гомергә икмәк үстерү белән дан алган Актаныш игенчеләре өчен исә ул гаять әһәмиятле. Шунлыктан әлеге чара быел да зур оешканлык белән район хакимияте бинасы каршында башланып китте.
Икмәктән кадерле нәрсә юк. Аның кадере бәхәссез. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан сәхнәләштерелгән чара барышында ул тулысы белән гәүдәләндерелде. Бәйрәмдә сүз алган район башлыгы Фаил Камаев та, моны асссызыклап, игенчеләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде.
- Авыл кешесенең хезмәте сәгать белән билгеләнми. Ул кояш белән тора, кояш белән ята. Яз җитсә, күккә карап - яңгыр, көзгә кадәр яхшы табигать шартлары сорый һәм кырларда үзенең игенен үстерә. Игенчелек - безнең яшәеш, элек-электән авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән һәрбер хезмәткәрнең төп яшәешен тәэмин итә торган юнәлеш. Без, шушы традицияләрне дәвам итеп, ил табынына икмәк тапшырабыз. Быел Актаныш районы хезмәтчәннәре республика күләмендә, технологик таләпләргә туры китереп, чагыш-
тырмача мул иген җитештерделәр һәм бүген без аны урып-җыюга да керештек. Яхшы һава шартлары булып, үстергән икмәкне вакытында җыеп алу - төп бурыч. Моның өчен хуҗалыклар җитәкчелеге һәм, шул ук вакытта, анда эшләүче хезмәткәрләр техниканы әзерләүгә, икмәкне шушы дәрәҗәгә китереп, үсеп җитешүен тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Инде хәзер урып-җыйнау эшләрен башкарып чыгуда аларга сәламәтлек телим, куйган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм, - дип, үз фикерләре белән уртаклашты район башлыгы.
Көнне-төнгә ялгап, кырларда хезмәт куючыларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та тәбрикләп, үз теләкләрен ирештерде:
- Басуда үскән мул уңышны күрү - зур сөенеч, ә аны җыйнап алуга ирешү - олы бәйрәм, чөнки яшәешнең нигезен шушы ипикәй тәшкил итә. Быел районыбыз кырларында елына күрә матур уңыш үстерелде. Аның өчен бик күп хезмәт куелды, күп кешенең тире түгелде. Алар алдында баш иябез. Район, республика үсешендә Актаныш икмәге мөһим роль уйнасын иде дигән теләктә без.
Быел районыбыз кырларында барысы 46 мең гектарда урып-җыйнау эшләре башкару күздә тотыла. Бүгенге көнгә шуның 5%ы башкарылган. Тырыш хезмәт, түккән тир җилгә китми, җирдә ятмый. Җир дә үзенең юмарт сые белән игенчегә игелек күрсәтә. Игенче өчен моннан да зур бүләк була да алмыйдыр, мөгаен. Шушы икмәк өчен мең-мең рәхмәт игенчегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев