Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Игезәк йортлар – яшьләргә

27 октябрь, изге җомга көнендә Актанышның Нөркә бистәсендә тантаналы вакыйга булды. Туфан Миңнуллин урамында сафка бастырылган игезәктәй бер-берсенә охшаш ике өр-яңа йортның ачкычлары хуҗаларына тапшырылды. (чарадан фотолар монда) Чыннан да, алар игезәкне хәтерләтә, күз ачып йомган арада калкып чыкканнар да, елмаешып бер-берсенә күз кысышканнар шикелле, алардан нур бөркелә. Әле тирә-якларында...

27 октябрь, изге җомга көнендә Актанышның Нөркә бистәсендә тантаналы вакыйга булды. Туфан Миңнуллин урамында сафка бастырылган игезәктәй бер-берсенә охшаш ике өр-яңа йортның ачкычлары хуҗаларына тапшырылды. (чарадан фотолар монда)
Чыннан да, алар игезәкне хәтерләтә, күз ачып йомган арада калкып чыкканнар да, елмаешып бер-берсенә күз кысышканнар шикелле, алардан нур бөркелә. Әле тирә-якларында башка төзелешләр башланмаган да. Шунысы сөенечле: шушы күркәм йортларның хуҗалары - яшьләр. Берсе әле күптән түгел генә армия сафларыннан кайткан. Икенчесенә исә 19 яшь. Икесе дә Чаллы каласында эшкә урнашканнар. Әмма Актанышта үзләренә йорт салу ниятен шатланып кабул иткәннәр.
Актанышыбыз елдан-ел үсә, төзекләнә. Берсеннән-берсе матур йортлар калкып чыга. Кайчандыр басу-ялан булган урыннар инде яшь гаиләләргә яшәү урыны итеп бирелә. Бөтенләй дә уйламаган җирләрдә тигез урамнар барлыкка килә.
Төзелеш объектлары файдалануга тапшырылган көннәр - Актаныш өчен тарихи истәлекле мизгелләр ул. Яңа балалар бакчалары, җәмәгать үзәкләре, спорт мәйданчыклары - барысы да яшь буынның матур киләчәге өчен. Бүгенге яшәешнең кыйммәтләре ерак киләчәккә юнәлтелгән. Тормыш шартлары яхшыра барган саен, яшәү яме арта.
Хәзерге төзелешләрнең күпчелеге социаль программалар нигезендә алып барыла. Аларга яңа йортлар төзеп бирергә, фатир белән тәэмин итәргә мөмкинлекләр булдырыла. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү федераль программасы да 2009 елдан бирле эшләп килә. Моңа кадәр күпчелек фатирлар Чаллыдан тапшырыла иде. Соңгы ике елда, авылда яшьләрне калдыру максатыннан, шәхси йортлар салуга өстенлек бирелә башлады.
Быел шундый ике торак объекты Актанышның Нөркә бистәсендә сафка бастырылды. Алар Бикчәнтәй авылында тәрбияләнгән Виталий Анисимовка һәм Сарман районындагы апасында үскән Гөлнара Хәбибуллинага бирелде.
Гөлнара технолог-кондитер һөнәренә укыган. Аның таянычы Кадрия Фәрхиева Сарманда үзләренең 5 балалары өстенә 4 баланы тәрбиягә алган. Узган ел Илнур Хәбибуллинга Баян Дәүләтов урамында шундый проект белән бик матур яңа йорт төзеп бирелгән иде. Ул егет инде армия хезмәтен үтәгән. Бу балаларның үз гаиләләре Мөслим районы Карамалы авылында яшәгән булган.Кызганыч, фаҗигале хәл килеп чыга. 19 июльдә йортлары янып, бернәрсәсез калалар. Ә 3 сентябрьдә гаилә башлыгы да вафат була. Сармандагы туганнары кышка кереп барганда мунчада яшәп калган 4 баланы үзләренә сыендыра.
Ә күрше йортның ачкычына ия булган Виталий турында сөйләгәндә аны бик кечкенә чагыннан бирле тәрбияләп үстергән әнисе Дилбәр Хафизованың күзләрендә яшь тамчылары күренде. Без моны, әлбәттә, шатлыкка юрадык. Егет Актанышта укыган, аннары кадет мәктәбендә белем алган. Шуннан соң армия хезмәтен үтәп, хәзер Чаллыда эшли.
Ике объектны да "Газстройсервис" оешмасы төзегән.
Барлык уңайлыклары тудырылган яңа йортлар ятимнәргә, килешү нигезендә, 5 елга наймга бирелә. Шуннан соң алар хуҗаларның шәхси милке итеп теркәлә ала.
Йортның эчендә заманча барлык шартлары тудырылган. Җылы, су кергән, су чыккан, кайнар суы көйләнгән. Ваннасы бар. Йорт янында терлек асрарга сараен да, мунчасын да төзүчеләр төзеп биргән.
Ачкычларны тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты.
- Районда бик күп төзелешләр алып барыла. Без ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән программаның эшләвенә бик шатбыз. Киләсе елларда да шундый социаль программалар эшләр, дип өметләнеп калабыз, - диде Рөстәм Алмаз улы.
- Әлеге программа нигезендә алып барыла торган төзелешләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы аша финанслана. Социаль торакка лаеклы яшьләр башта безнең Дәүләт торак фондының Актаныштагы бүлегендә теркәлә. Район башкарма комитетында расланган исемлек министрлыкка китә. Кемнәр өчен акча биреләчәге ел башында мәгълүм була. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан министрлык сатып алып, үзе финанслый. Опека бүлеге теләктәшлек белдереп, аларны торак йортлы итүдә шактый тырышлык куя, - диде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының район буенча вәкиле Сирина Шәехова.
Карап торышка җыйнак, әмма барлык уңайлыклары булган өр-яңа йортның ишекләрен үз куллары белән ачып кергән, мөстәкыйль тормыш баскычларыннан күтәрелгәндә дәүләт ярдәмен тойган яшьләребезгә матур тормыш телибез Бәхетле, бәрәкәтле нигез булсын. Киләчәктә алар үз гаиләләрен тергезеп, игелекле, тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстерсеннәр, тормыштан ямь табып яшәсеннәр.
Кадрия Фәрхиева, Сарман районының Чукмарлы авылыннан:
- 2007 елда үзебезнең биш бала өстенә энебезнең 4 баласын тәрбиягә алдык. Олы кызыбызга Чаллыдан Мәләкәс дигән җирдән фатир бирделәр. Безне сөендергән өчен дәүләтебезгә, кемнәрнең көчләре кергән - барысына-барысына да бик зур рәхмәт. Сирина белән һәрвакыт сөйләшеп тордык. Нинди генә сорау килеп туса да, аннан киңәш алабыз. Тагын бер балабыз бар, анысын да Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламыйча, торак белән тәэмин итә алсак, бездән дә бәхетле кеше булмас иде.
Дилбәр Хафизова, Бикчәнтәй авылыннан:
- Бүгенге тантаналы вакыйганы без түземсезләнеп һәм бик шатланып көтеп алдык. Безнең улыбыз Виталийга йорт төзеп бирүгә үз өлешен керткән барлык кешеләргә, беренче чиратта, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Актаныш районы башлыгы Фаил Камаевка, торак фонды хезмәткәре Сирина Шәеховага, төзүчеләргә чиксез зур рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев