Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ИГЪТИБАР: Балага пособие билгеләүдә үзгәрешләр

Балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләүгә 26 сентябрьдән үзгәрешләр кертелде. Балага айлык пособие айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә бирелә. Бүгенге көндә яшәү минимумы - 8141 сум. Пособиенең күләме бер айга - 281, ә ялгыз аналарга - 745 сум. Исәпләүдәге үзгәрешләр исә...

Балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләүгә 26 сентябрьдән үзгәрешләр кертелде.
Балага айлык пособие айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә бирелә. Бүгенге көндә яшәү минимумы - 8141 сум. Пособиенең күләме бер айга - 281, ә ялгыз аналарга - 745 сум.
Исәпләүдәге үзгәрешләр исә исәпкә алына торган керемнәрнең чорына кагыла. Элегрәк пособие билгеләгәндә гаиләнең мөрәҗәгать итү вакытына кадәрге соңгы 3 айдагы кереме исәпкә алынса, хәзер мөрәҗәгать итүчеләргә ярты елгы, ягъни соңгы 6 календарь айдагы керемнәре турында документлар алып килергә туры киләчәк.
Шәхси эшмәкәр салым инспекциясенә бирә торган документларда керем һәм чыгымнарын нульләрдә күрсәтә икән, аның уртак кеременә керемнең шартлы күләме дә кертелә. Ул муниципаль район буенча җан башына туры килә торган акчалата керем күләменә тигез.
Үзгәрешләрдә алиментлардан килгән керемне исәпкә алу турында да сүз бар. Элеккеге ир белән хатын арасында алиментлар түләү турында килешү яисә аларны түләтү турында суд карары булмаса, нишләргә соң? Ул очракта уртак керем составына алиментларның шартлы күләме кертелә. Ул баланың республикада кабул ителгән яшәү минимумы күләменә җиткерелә. Бүгенге көндә Татарстанда алиментларның шартлы күләмен билгеләгәндә исәпкә алына торган яшәү минимумы бер балага 8097 сум.
Бала пособиесе түләүне нинди сәбәп аркасында туктатып торырга яки бетерергә мөмкиннәр? Балага айлык пособие түләү гариза бирүченең, баланың үлеме, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү яки хокукларыннан чикләү, баланы опекага тапшыру, баланың 18 яшькә кадәр никахка кереп, балигълык алуы, гариза бирүче һәм аның гаиләсе яшәү урынын алмаштыруы сәбәпле дә туктатылырга мөмкин.
Шушы уңайдан тулырак мәгълүматлар алу өчен республика матди ярдәм үзәгенең райондагы 5 нче бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 3-22-97, 3-22-96, 3-16-01.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев