Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ: Актаныш урамында " Берьяклы хәрәкәт " дигән юл билгесе урнаштырыла

Актаныш авыл җирлеге Советының 26 гыйнварда чыккан карары нигезендә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, Актанышта яңа юл билгесе куелачак. Төгәлрәк итеп әйткәндә, әлеге үзгәреш Тынычлык проспекты буенча Ленин проспекты белән кисешкән урыннан(беренче санлы йорт яны), Тынычлык проспекты 7 нче йортка кадәр аралыкта булачак. 17 февральдән машиналар, барыбызга да Универсам...

Актаныш авыл җирлеге Советының 26 гыйнварда чыккан карары нигезендә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, Актанышта яңа юл билгесе куелачак. Төгәлрәк итеп әйткәндә, әлеге үзгәреш Тынычлык проспекты буенча Ленин проспекты белән кисешкән урыннан(беренче санлы йорт яны), Тынычлык проспекты 7 нче йортка кадәр аралыкта булачак.
17 февральдән машиналар, барыбызга да Универсам һәм КБО арты буларак таныш маршрутта, кунакханәгә таба юнәлештә берьяклы хәрәкәт итә башлаячак, ягъни бу өлешкә "Берьяклы хәрәкәт "("Одностороннее движение") юл билгесе урнаштырылачак.
Булачак үзгәрешләрне исәпкә алып, Актаныш районына ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре автомобильчеләргә юл билгеләрен тиешенчә үтәргә киңәш итә. Юл кагыйдәләрен бозу административ хокук бозу булып санала - шуны онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев