Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Ихтыяҗ бар икән, нигә әле бәйрәм саен ярминкә оештырмаска!? (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бәйрәм көннәре уңаеннан Актанышта районкүләм ярминкә оештыру матур традициягә әверелде. Октябрь аенда гына да, хуҗалыклар, фермерлар, мәгариф учреждениеләре, туклану системасына караган оешмалар катнашында ике зур ярминкә оештырылып, анда тәкъдим ителгән киң ассортимент халыкның беренчел продукциягә ихтыяҗын шактый канәгатьләндергән иде. Әмма моңа карап кына Халыклар бердәмлеге көнендә үткән ярминкәдә сатып алучылар...

Бәйрәм көннәре уңаеннан Актанышта районкүләм ярминкә оештыру матур традициягә әверелде. Октябрь аенда гына да, хуҗалыклар, фермерлар, мәгариф учреждениеләре, туклану системасына караган оешмалар катнашында ике зур ярминкә оештырылып, анда тәкъдим ителгән киң ассортимент халыкның беренчел продукциягә ихтыяҗын шактый канәгатьләндергән иде.
Әмма моңа карап кына Халыклар бердәмлеге көнендә үткән ярминкәдә сатып алучылар да, сатучылар да кимемәгән иде. Сатучыларга, чыннан да, алып килгән продукцияләре хуҗасыз калыр дип куркасы юк иде бүген. Райондашларыбыз бу юлы да ярминкәдә балык, кош һәм мал ите,сөт, бал, ярмалар, онны бик теләп алды. Иртә йөреп ияләнгән авыл халкы инде төшкә кадәр ярминкә рәтләрендә булып, кулай бәяләрдән җаны теләгән нигъмәтләрне сатып алырга өлгерде.
Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та ярминкәдә булып, тәкъдим ителгән продукцияләрия белән танышып чыктылар.
Кинәт ява башлаган карлы яңгыр да ярминкәдәге халыкны әллә ни куркыта алмады. Һәр сатучы оешманың коймагы-чәе, якты йөзе, халык арасындагы дустанә җылы мөнәсәбәт, районыбыз һәвәскәрләренең базар мәйданында ук сузган җыр-моңнары - болар барысы да бергә кушылып, Актаныш халкына бәйрәм рухы бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев