Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Икмәк белән җыр янәшә

Районыбыз кырларында игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен киеренке көрәш бара. Һава торышының матур торган һәр сәгатеннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырышкан игенчеләребез өмет тулы күзләрен күккә бага да, тагын җиң сызганып эшкә керешә. Ә районның мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригада әгъзалары үзләренең җыр-биюләре белән аларның эшләренә дәрт-дәрман өсти. 7 август көнне алар...

Районыбыз кырларында игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен киеренке көрәш бара. Һава торышының матур торган һәр сәгатеннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырышкан игенчеләребез өмет тулы күзләрен күккә бага да, тагын җиң сызганып эшкә керешә. Ә районның мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригада әгъзалары үзләренең җыр-биюләре белән аларның эшләренә дәрт-дәрман өсти. 7 август көнне алар "Таң" хуҗалыгының Теләкәй бригадасы уңганнары алдында чыгыш ясадылар.
"Таң" хуҗалыгында 2700 гектар мәйданда бөртеклеләр чәчелгән. Көзге культураларны җыеп бетергәннәр инде. Хәзер 800 гектардагы арпаны суктыралар. Соңыннан 1000 гектардагы язгы бодайны аласылары кала. Шушы саннардан чыгып карасак, аларның 32-33 процент урып-җыю эшләре төгәлләнгән инде.
Без барганда хуҗалыкның Иске Җияш басуында тулы куәтенә эш кайный, 136 гектарлы басуда арпаны турыдан суктыралар иде. Теләкәй бүлекчәсе агрономы Рәсүл Галиев үзе дә биредә булып, эшкә күзәтчелек итә.
Озак еллар әлеге җирлектә агроном булып эшләүче Рәсүл абыйдан эшчәнлекләре белән таныштыруын үтендек.
- Безнең Теләкәй бүлекчәсендә бүгенге көнгә 33-34 процент урып-җыю эшләре тәмамланды. Борчакны җыйнап бетердек. 220 гектар мәйданда көзге бодайны алдык. 120 гектарда арпаны суктырдык. Уңышына килгәндә, арпаныкы начар түгел, гектарына 31-32 центнер чыга. Ә борчак белән көзге бодайның уңышы артык мактанырлык булмады. 22 белән 23 центнер арасында тибрәлде. Язгы бодай белән арпа уңышны күтәрер, дип өметләнәбез. Кайткан икмәкләрнең дымлылыгы стандартларга туры килә. 2500 центнер арпаны орлыкка салдык.
Теләкәй бүлекчәсендә биш комбайн эшли. Комбайнчыларның барысы да, кайчандыр тәҗрибәле комбайнчылар янында ярдәмче булып эшләп, әлеге техниканы егәрләү серләренә төшенгән яшьләр. Шулай булгач, хуҗалык киләчәктә белгечләргә кытлык кичермәячәк дигән ышаныч бар.
Бу хакта хуҗалык җитәкчесе Рафис Миңнеханов та ассызыклап үтте.
- Хуҗалык урып-җыюга ныклап әзерләнде. Быел яңа ике комбайн алдык. Барысы 7 комбайн урып-җыюларда катнаша. Шуларның бишесе - Теләкәй, икесе Такталачык бригадасында.
Басуларыбызда икмәк өлгерде. Аларны югалтуларсыз җыеп алсак, үзебезгә дә, халыкка бирергә дә, дәүләткә сатарга да җитәр, дибез. Терлек азыгы әзерләү дә яхшы гына бара. Бүгенгә бер шартлы терлеккә 27 центнер азык берәмлеге әзерләдек. Иң мөһиме: көннәр матур торсын да, вакытында урып-җыюны тәмамларга язсын.
Агитбригада вәкилләрен көткән арада без яшь комбайнчы Фәнзил Гарифуллин белән сөйләшеп алырга җай таптык.
- Мин комбайнчы булып армиягә киткәнче үк бер ел эшләгән идем. Хезмәтемне тәмамлап кайткач, тагын комбайнга утырдым. Быел икенче ел инде. Урып-җыю яхшы гына бара. Көнгә унар бункер икмәк суктырам. Кайвакыт 12 дә була. Барысы 2700 центнер икмәк суктым инде. Алга таба да сынатмаска исәп.
Әнә шундый күтәренке рух белән эшли хуҗалык уңганнары. Мәдәният хезмәткәрләре килгәч, басу тагын да җанлана төште. Комбайнчылар, икмәкне ындыр табагына ташучы машина шоферлары - барысы да бер җиргә җыелып, концерт карарга әзерләнде. Аларның тырыш хезмәтләрен хөрмәт итеп, эшчәнлекләре белән танышу өчен үзебезнең якташларыбыз, "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов һәм "Ялкын" журналының бүлек мөдире Фәйрүзә Мөслимованың да килүе ямь өстенә ямь өстәде.
- Актаныш районы ул үзенең данлы игенчеләре белән дөньяга танылган. Сез иртә таңнан кичке караңгыга тикле хезмәттә. Без сезнең хезмәтегез алдында баш иябез. Киләчәктә дә Актаныш игенчесе дигән исемгә тап төшермәссез дип ышанабыз, - диде Илфак Ибраһимов.
Басу киңлекләре буйлап моң таралды. Күңелләренә үтеп керерлек итеп сөйләгән нәфис сүзләрне, җырларны тыңлый-тыңлый тамак ялгап алганнан соң, комбайнчылар кыр кораблары белән үз эшләрен дәвам иттеләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Икмәк белән җыр янәшә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев