Актаныш

“Илебезне саклап калдык!” – бу сүзне алар горурланып әйтә

28 апрель көнне республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарының 17 ветеранын һәм тыл хезмәтчәнен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медале белән бүләкләде. Шулай ук хезмәттә уңышка ирешкәннәргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан 62 кеше бүләк алды. Татарстанда ветераннарга хөрмәт күрсәтелә,...

28 апрель көнне республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарының 17 ветеранын һәм тыл хезмәтчәнен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медале белән бүләкләде. Шулай ук хезмәттә уңышка ирешкәннәргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан 62 кеше бүләк алды.
Татарстанда ветераннарга хөрмәт күрсәтелә, ә безнең арабызда булмаганнары искә алына. Республикабыз халкы фронтта да, тылда да җиңүгә зур өлеш керттеләр. 186 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 1941-1945 елларда якташларыбыз үзләренең фидакарьлек, Ватанга мәхәббәт һәм эш сөючәнлек кебек иң уңай сыйфатларын күрсәттеләр.
Кадерле ветераныбыз, Ватан сугышы ордены кавалеры Мәлик Иманов сугышның беренче көненнән алып ахырына кадәр катнаша. "Безнең әткәй, түш тутырып, медаль тагып йөрергә гомергә яратмады. Аларны янчыкта саклый", - ди улы Дамир абый. Ләкин, фотога төшкәндә, 70 еллык юбилей уңаеннан бирелгән медальне түшендәге ордены янына беркетеп куюга каршы килмәде. Җиңүгә керткән өлешенә ул аны олы хөрмәт билгесе итеп кабул итте.
Фашистлар җиңелгәннән соң да, әле аңа тиз генә кулыннан коралын ташларга туры килми. Ерак Көнчыгышта япон самурайлары илебезгә куркыныч тудыра. Ул аларга каршы барган яуда катнаша. Сахалин утравын японнардан азат итәләр. 5-6 тәүлек буе корабльдә океан кичеп, Япониягә чыгалар. Сусыз-ризыксыз яшәгән авыр шартларга түзә алмыйча, күп солдатлар юлда үлеп кала. Мәлик абый авылдашы Әбүләес Әхмәтов белән бер көнне армиягә алына. Бергә хезмәт итәләр. Бергә кайталар. Балыклы елга-күлләргә бай булган Адай авылы егетләрен Сахалинда балыкның күплеге шаккаттыра. Бәлки, шул балык ризыгы белән тукланып, гомерләрен саклап кала алганнардыр.
Элеккеге кечкенә, караңгы татар авылыннан Япониягә тикле барган, Сахалинда хезмәт иткән, бөтен-дөнья сугышында катнашып, исән-сау туган якларына кайткан яугиргә Аллаһы Тәгалә озын гомер биргән. "Аллага шөкер, тормыштан бик канәгать мин", - ди Мәлик Иманов.
98 яшенә якынлашып килгән ил агасының үз гомерендә күргән михнәтләрне искә төшереп, зарланып утыру уенда да юк. Йөрәк яраларын кузгатырга яратмый. Тормышны ничек бар, шулай кабул иткән. Гомере буе хуҗалыкта җигелеп эшләгән авыл агаеның бәхете - хезмәтендә һәм гаиләсендә.
Адай авылында туып үскән егет мәктәп яшеннән алып лаеклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт куя.
- Берсе дә читтә калмады, кайда кушсалар, шунда бардык. Урманын да кистек, утынын да ташыдык, печәнен дә чаптык, терлеген дә карадык, - ди.
Армиягә 1939 елда алына. Ләкин шул китүдән бик тиз генә туган якларына кайтулар насыйп булмый. Икенче бөтендөнья сугышы кабынып китә. Тарихчылар икенче бөтендөнья сугышын 1939 елның сентябреннән 1945 елның сентябренә кадәр дәвам иткән ике хәрби-сәяси коалиция арасындагы сугыш дип бәяли. 1941 елның җәй башында илебезгә фашист илбасарлары бәреп керә. Кешелек тарихындагы иң зур сугыш безнең ил белән генә чикләнми. Хәрби хәрәкәтләр барлык континентларда һәм дүрт океанда алып барыла. Сугышта барлыгы якынча 70 млн. кеше һәлак була.
Мәлик бабайның бертуган энесе Фатыйх Иманов та авылына кире әйләнеп кайтмый. Сугышта хәбәрсез югала. Элеккеге Калинин районы Адай авылында әтисе Габдрахман һәм әнисе Мөфәрриха гаиләсендә биш бала үскән алар.
Мәлик Габдрахман улы үз гаиләсен сугыштан кайткач кора. 1946 елда өйләнешәләр. Үзеннән 5-6 яшькә кечерәк Сафия исемле кызны гомерлек яры итеп сайлап ялгышмаган. Авылдашларын сокландырырлык итеп, бик тату яшиләр алар. 2 ул, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Сафия апа да гомере буе күмәк хуҗалык эшеннән кайтып керми. Тормышларын үз тырышлыклары белән алып баралар. Балаларына да хезмәт тәрбиясе бирәләр.
68 ел бергә иңгә-иң куеп, бер-берсенә терәк булып яшәгән карчыгы узган елның көзендә мәңгелек йортка күчкән. Тигезлектә гомер кичергән, үзеңне ярты сүздән аңлаган якын кешеңне югалту, бергәләп, куаныша-куаныша корган гаилә куышында ялгызың калу, ничә яшьтә булсаң да, авырдыр. Әмма Мәлик бабайны балалары тәрбиядән калдырмыйлар. Кышны ул Чаллыда яшәүче улы Дамир һәм килене Вәсимә янында үткәргән.
Йөрәк сагышына гына бик куеп булмый, туган авылга, яшәгән нигезгә тарта. 9 май - Җиңү көнен бар күңеле белән көтеп алган Мәлик Иманов җәйгелеккә авылындагы йортына кайтты. Балалары, оныклары аңа күңелсезләнергә ирек бирмиләр. Күкрәк тутырып, авыл һавасын сулап яшәү аларның үзләренә дә рәхәтлек бирә. Матур итеп өйләрен җыештырып, ихаталарын тазартып куйганнар, инде бакчага бәрәңге утыртырга исәпләре. Җиңү көнендә һәйкәл янына митингка барырга җыеналар.
Тыйнаклыкның, эшчәнлекнең чып-чын үрнәге булган сугыш ветераны Мәлик Имановның хәзерге һәм киләчәк буынга теләкләре:
- Яшьләр әйбәт эшләсеннәр, әйбәт яшәсеннәр. Без илебезне сакладык, яшьләргә тапшырдык, инде алар аны сакласын. Тыныч тормышта яшәргә язсын. Безнең бөтен теләк шул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: