Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Милли көрәш безнең хәтерләрдә Илфат Әнвәровны "яшәтә" (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

18 ноябрь көнне «Актаныш» универсаль спорт комитетында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә яшьүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтте. Нәкъ менә бүген, 18 ноябрь көнне, Илфат Зәки улына 65 яшь тулган булыр иде. Спорт өлкәсендә районыбызның легендар шәхесе Илфат Зәки улы...

18 ноябрь көнне «Актаныш» универсаль спорт комитетында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә яшьүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтте.
Нәкъ менә бүген, 18 ноябрь көнне, Илфат Зәки улына 65 яшь тулган булыр иде.
Спорт өлкәсендә районыбызның легендар шәхесе Илфат Зәки улы истәлегенә көрәш турниры узган ел тәүге тапкыр оештырылып, анда районыбызның яшь көрәшчеләре генә бил алышса, быелгы бәйге географиясе киңәюе белән сөенечле. Бүген биредә 140тан артык көрәшче арасында Актаныштан тыш Бакалы һәм Азнакай районнарының яшь алыплары да көч алышты.
Көрәш бәйгесен тантаналы ачу чарасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, спорт ветераннары, Илфат Зәки улының уллары, көрәштәшләре, дуслары катнашты.
Үз чыгышында Дилбәр Миркасыйм кызы әлеге бәйгенең әһәмиятен ассызыклады, яшь көрәшчеләргә матур көрәш, чиста җиңүләр теләде.
Гомумән, бу минутларда бәйгегә кунак булып чакырылган һәркем районыбызның горурлыгы Илфат Зәки улы хакында истәлекләр белән уртаклашты.
Сәламләүләрдән соң Раббани Нургалиев һәм Динис Муллахмәтовларга РФның спорт остазына кандидат нормативын үтәүне раслаучы документ һәм күкрәк билгесе тапшырылды.
Күңелле мизгелләрне дәвам итеп райондашыбыз, көрәшче Наил Хаковка, туган көне уңаеннан, ТР премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтовның имзасы куелган Рәхмәт хаты, 50 яшьлек юбилее уңаеннан Хәмит Таҗиевка республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Менә шундый күңелле мизгелләр белән башланып китте Илфат Әнвәров истәлегенә Актанышта оештырылган көрәш бәйгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев