Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш бәйгесенең нәтиҗәләре

18 ноябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1998 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды. Турнирның ачылу тантанасы 10.00 сәгатьтә узды, анда муниципаль район башкарма...

18 ноябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1998 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды.
Турнирның ачылу тантанасы 10.00 сәгатьтә узды, анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, районның татар-башкорт милли көрәш Федерациясе президенты Илнар Фәттахов, әлеге спорт төренең ветераннары, спорт мастеры Илфат Әнвәрровның дүрт улы һәм спорт сөючеләр катнаштылар.
Ярышларның нәкъ менә 18 ноябрьдә узуы да юкка түгел, чөнки бу Илфат Әнвәровның туган көне. Спорт мастеры истәлегенә багышланган мондый турнирларны һәр ел саен үткәрү планнаштырыла.
Турнирда районның барлык мәктәпләреннән 160 артык егет катнашты.
Ярышларда урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
25 кг авырлыкта
3 урын - Саматов Илназ (Уразай);
2 урын - Хасанов Риназ (Тат.Ямалы);
1 урын - Анваров Муса (АСОШ №1).
28 кг авырлыкта
3 урын - Әхмәтов Әмир (Уразай);
2 урын - Марданов Ришат (Пучы);
1 урын - Нургалинв Илдар(АСОШ №1);
30 кг авырлыкта
3 урын - Кашапов Салават (Ямалы);
2 урын - Рузабаев Дамир (Пучы);
1 урын - Нурлыгаянов Айназ (Пучы);
32 кг авырлыкта
3 урын - Хәйбиев Айназ (Күҗәкә);
2 урын - Дорофеев Вадим (КШИ);
1 урын - Галимов Салават (Пучы);
36 кг авырлыкта
3 урын - Мухаматгалиев Илвир (КШИ);
2 урын - Ханов Раян (Такталачык);
1 урын - Харисов Нәркиз (Ямалы);
40 кг авырлыкта
3 урын - Хәбетдинов Айназ (Уразай);
2 урын - Шәмсиев Илназ (Пучы);
1 урын - Шәйхәйдаров Захит (Т.Суксу);
43 кг авырлыкта
3 урын - Сафетдинов Илназ (Аккүз);
2 урын - Хасбиев Линар (КШИ);
1 урын - Курмашев Михаил (КШИ);
46 кг авырлыкта
3 урын - Локманов Дилфат (Әлем);
2 урын - Курбангалин Рәлиф (Богады);
1 урын - Нурлыев Илгизәр (Богады);
50 кг авырлыкта
3 урын - Николаев Денис (КШИ);
2 урын - Сафиуллин Илнур (Богады);
1 урын - Мирзаянов Айнур (АСОШ №1);
55 кг авырлыкта
3 урын - Фаттахов Разил (Богады);
2 урын - Галиев Рафил (КШИ);
1 урын - Нургалиев Раббани (АСОШ №1);
60 кг авырлыкта
3 урын - Юзкаев Айгиз (АСОШ №1);
2 урын - Шәмсиев Айдар (Иске Кормаш);
1 урын - Муллахметов Денис (АСОШ №2);
65 кг авырлыкта
3 урын - Шарипов Радик (КШИ);
2 урын - Фасхиев Алмаз (АСОШ №1);
1 урын - Закирҗанов Алмаз (АСОШ №1);
70 кг авырлыкта
3 урын - Нуриев Денис (Такталачык);
2 урын - Хасанов Газиз (АСОШ №1);
1 урын - Хузин Фарис (Теләкәй);
70 кг нан артыграк
3 урын - Мухаметдинов Равил (АСОШ №1);
2 урын - Аглямов Илдус (Әлем);
1 урын - Камалов Ренат (АТТ).
Гомум командалар буенча
Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында:
3 урын - Такталачык мәктәбе;
2 урын - Иске Кормаш мәктәбе;
1 урын - Богады мәктәбе;
Урта гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында:
3 урын - Пучы мәктәбе;
2 урын - Кадет-интернат мәктәбе;
1 урын - 1 нче номерлы Актаныш мәктәбе.
Номинацияләр буенча:
"Җиңүгә омтылыш" - Гайнетдинов Рамазан (Тат.Суксу), Мухамаев Алмаз (КШИ), Назаров Джазурби (КШИ)
"Иң матур бросок" - Пиренов Марат (Әлем), Шайхразиев Данияр (АСОШ №1)
"Иң яшь көрәшче" - Басыйров Искәндәр (АСОШ №1), Гизамов Йосыф (Иске Кормаш).
1, 2, 3 урыннарны алган катнашучылар һәм командалар грамота һәм призлар белән бүләкләнделәр. Шулай ук номинацияләр буенча да бүләкләү оештырылды.
Чыганак: aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев