Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ИМЕШ-МИМЕШЛӘР ЭЗЕННӘН: Әҗәкүлдә бер баланы елан чаккан

ИМЕШ-МИМЕШЛӘР ЭЗЕННӘН: Әҗәкүлдә бер баланы елан чаккан

Соңгы елларда җәй айларында Актаныш районында еланнар артуы күзәтелә. Хәер, без генә түгел, күрше-тирәләр дә әлеге сөйрәлүчеләрдән җәфа чигә.

 

Интернет киңлекләре  җәйге чорда еланнар хакында имеш-мимешләр белән тула. Узган атнада  Актанышта  да “Әҗәкүлдә бер баланы елан чаккан” дигән хәбәр яшен тизлегендә таралды. Башта кемнәрдер, баланың хәле авыр булу сәбәпле, аны Яр Чаллы хастәханәсенә үк алып киткәннәр дип күңелгә шом салды, соңрак имеш-мимешләр елан чагудан зыян күргән баланы Казанга ук “озатты”.

 

Мөгаен, ул көннәрдә Актаныш халкының су керергә яратып йөргән Әҗәкүл ярлары тынып торгандыр: халык  сагайды, шомланды.

 

Халык теленә кергән әлеге мәгълүматның чынмы-ялганмы икәнен белү максатыннан, без районның үзәк хастәханәсе белән элемтәгә кердек. Баш табиб Айдар Хәев Актаныш районында быел елан чагу очрагының теркәлмәвен белдерде.

 

Халык арасында андый сүз таралгач, без моны тикшердек, билгеле. Әмма елан чагу турындагы хәбәр расланмады. Безгә елан чагу билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләр булмады, - дип аңлатты ул.

 

источникфото: https://yandex.ru/images/searchp=1&text=ядовитая%20змея%20у%20воды&img_url=http%3A%2F%2Friver-nightmare.users.photofile.ru%2Fphoto%2Friver-nightmare%2F3924872%2Fxlarge%2F93874656.jpg&pos=49&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев