Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Инвалидлар спартакиадасы нәтиҗәләре

8 декабрьдә Актаныш универсаль спорт үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында узган спартакиадада 153 кеше шашка, шахмат, өстәл теннисы, кул көрәше, ир-егетләр өчен турникта тартылу, ә хатын-кызлар өчен яткан килеш гәүдәне күтәрү (отжимание) төрләрендә көч сынашты. Хәл-әхвәл белешү, очрашу, күрешү, җанлы сөйләшү һәм җырлар белән үрелеп барды бәйге. Көтеп алабыз, бәйрәмгә...

8 декабрьдә Актаныш универсаль спорт үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында узган спартакиадада 153 кеше шашка, шахмат, өстәл теннисы, кул көрәше, ир-егетләр өчен турникта тартылу, ә хатын-кызлар өчен яткан килеш гәүдәне күтәрү (отжимание) төрләрендә көч сынашты.
Хәл-әхвәл белешү, очрашу, күрешү, җанлы сөйләшү һәм җырлар белән үрелеп барды бәйге. Көтеп алабыз, бәйрәмгә килгән кебек киләбез, диделәр. Җирлек, район данын яклап район, республика бәйгеләрендә катнашып җиңү яуласак, икеләтә сөенәбез. Күңелебез күтәрелә, дуслар белән очрашып сөйләшү дә көч бирә, дип тә өстәделәр.
Республика бәйгеләрендә дә даими катнашып, призлы урыннар яулаучы Миләүшә Фәхреисламова Киров авылыннан төшкән иде ярышка:
-Кул көрәштерәм, чаңгыда шуам, теннис уйныйм, йөгерәм, сикерәм. Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә республика бәйгеләренә дә теләп йөрибез. Янәшәбездә кайгыртучанлык күрсәтеп, көч биреп тора, җиңүгә илһамландыра ул. Авыл башлыгы Айваз Гафуров та хәерле юл теләп озатып кала, сөенеп каршы ала. Бүген дә кул көрәшендә, тенниста, шашкада үземне сынап караячакмын. Иптәшләремә, дусларыма һәрвакыт:"Бирешмәгез, көчле булыгыз, сәламәтлегегез өчен көрәшегез, хәрәкәттә булыгыз, гаиләләрегездә тынычлык булсын, балалар, оныклар игелеген күреп яшәгез," - дим.
Аккүз авылыннан Назыйл Гарипов, спартакиадада унбиш еллап катнашам, ди. Авылда инвалидлар оешмасы җитәкчесе булып эшли. Авылдагы 53 инвалидның да хәлләрен белешеп, нинди сулыш белән яшәүләрен белеп тора. Аралашып яшиләр, кунакларга йөрешәләр икән. Дартста, турникта күтәрелүдә катнашам дип килгән.
- Назыйл абый, сәламәт кешеләргә теләкләрегез?
- Иң мөһиме - сәламәтлек, саклау кирәк, янәшәдә яшәүче - мөмкинлекләре билгеле бер сәбәпләр аркасында чикләнгән кешеләрне рәнҗетмәсеннәр. "Әй, чатан башы белән йөри инде чукынып, нәрсә калган инде аңа", - дигән сүзләр ишетәсең. Менә шундый әйберләр булмасын иде, кимсетмәсеннәр безне.
Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрованың туган көне иде ул көнне. Туган көне белән котлап, җирлектә инвалидлар декадасының барышы белән дә кызыксындык.
-Биш кешелек команда белән төштек бүген. Матур уен күрсәтерләр, дибез. Декада барышында җирлектә депутатлар һәр округка барып, урын өстендә ятучыларның хәлләрен белделәр. Һәр оешма үзләрендә эшләп чыккан инвалидларны чәйгә дәште. Мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче нәниләр концерт номерлары әзерләде. Инвалид балаларның өйләрендә булдык. Җирлектә Шәймурзина Нурия инвалидлар оешмасын җитәкли. Район инвалидлар оешмасында да әгъза булып тора, Светлана Муллахмәт кызының уң кулы. Эшен яратып, төгәл башкара, җирлектәге 85 инвалид белән элемтәдә торып эшли.
Командалар арасында I урынны - Киров, II урынны - Татар Суыксуы, III урынны Яхшый авыл җирлеге командалары яулады.
Шәхси беренчелектә призлы урыннарга ия булучыларга акчалата бүләк тапшырылды.
Җиңүчеләр:
Өстәл теннисы, ир-атлар - Камалов Ринат (Киров), Сибгатуллин Марат (Сәфәр), Зарипов Мөнир (Яхшый); хатын-кызлар - Заһирова Гөлсинә (Пучы), Хәйдәрова Гөлзифа (Яхшый), Шәрәфетдинова Рифә (Аккүз).
Шахмат, ир-атлар - Сәлахов Файзуль (Әтәс), Имамов Клим (Актаныш), Сәлахов Расих (Пучы); хатын-кызлар - Баянова Фәнүсә (Уразай), Хуҗина Алсу (Әтәс), Ханнанова Луиза (Кәзкәй).
Шашка, ир-атлар- Миркасыймов Мөнәвир (Татар Суыксуы), Саматов Фидәис (Айман), Сәлахов Азат (Пучы), хатын-кызлар - Фәхрисламова Миләүшә (Киров), Вәлиева Инсия (Әтәс), Вәлиева Лилия (Актаныш).
Армспорт, ир-атлар - Галиуллин Илдар (Татар Суыксуы), Салихов Расих (Пучы), Камалов Рузил (Киров); хатын-кызлар - Миңнешәехова Тәрҗимә (Күҗәкә), Гыйльфанова Маһирә (Пучы), Фәхрисламова Миләүшә (Киров).
Дартс, ир-атлар - Фәрдиев Фәнис (Әтәс), Гарипов Назил (Аккүз), Гыйльмуллин Илдус (Яхшый); хатын-кызлар - Хәйдәрова Гөлзифа (Яхшый), Бычкова Гөлнур (Актаныш), Нигъмәтуллина Лера (Чуракай).
Турникта тартылу, ир-атлар - Лайпанов Таулан (Кәзкәй), Шәйгәрдәнов Камил (Теләкәй), Заманов Айдар (Усы).
Гәүдәне күтәрү, хатын-кызлар - Талапина Елена (Күҗәкә), Мөхәммәдиева Илгизә (Татар Суыксуы), Мансурова Рәмзилә (Кәзкәй).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев