Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Ир һәм хатын, урталыкта – балалар

- Ике күзеңне чокып алам бит, уйлап чыгарып, алдашып торасың. - Үзеңне бел, яме. Мин алдашмыйм. Әлеге юллар 21 ноябрь көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең һәм ведомствоара социаль-реабилитацион конси-лиумның чираттагы утырышында ишеткәннәрнең бер өлеше... Әллә тормыш шул тикле катлаулана бара, әллә кешеләрнең бәгырьләре ката - мондый утырышларны уздыру...

- Ике күзеңне чокып алам бит, уйлап чыгарып, алдашып торасың.
- Үзеңне бел, яме. Мин алдашмыйм.
Әлеге юллар 21 ноябрь көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең һәм ведомствоара
социаль-реабилитацион конси-лиумның чираттагы утырышында ишеткәннәрнең бер өлеше...
Әллә тормыш шул тикле катлаулана бара, әллә кешеләрнең бәгырьләре ката - мондый утырышларны уздыру да елдан-ел катлаулана шикелле. Элек тә булган четерекле хәлләр. Әмма дистәләгән комиссия әгъзалары каршында кара-каршы талашулар, бер-береңне кимсетүләр юк иде. Эшләре караласы гаиләләр башларын аска иеп басып торалар, үзләрен гаепле хис итәләр иде. Хәзер аларга тезелешеп утырган чит кешеләр әллә бар, әллә юк.
Гаилә эчендәге, ир белән хатын арасында килеп чыккан низагларны чит кешеләр катнашында хәл итүнең мәртәбә түгеллеген аңламыйлар да шикелле. Сүз дә юк, мондый комиссияләрнең миссиясе аларны дуслаштыру да, гаиләләрен саклап калу да түгел. Урталыкта бер гаепсез балигъ булмаган балалар бар. Әлеге комиссияләрнең төп бурычы шушы балаларның мәнфәгатьләрен кайгырту булып тора. Әти-әниләргә шуларны аңлатырга тырышып карыйбыз. Күпләренең исә үз сүзе сүз.
- Ирем эчеп кайта, кул күтәрә. Бүген исән калырмын микән дип кенә яшим. Мин аннан куркам.
- Хатын мин өйдә юкта гел чыгып китә. Кайтуыма ашарга пешмәгән, өй җыештырылмаган.
Әлбәттә, ашарга пешмәгән, җыештырылмаган, өстәвенә эчкән хатын көткән өйгә берәүнең дә кайтасы килмидер. Ләкин аның өчен эчеп, тавыш чыгарып, кул уйнату да егетлек түгел. Гаеп атта да, тәртәдә дә дип, юкка гына әйтмиләр. Әлеге дә баягы, барлык авырлык кечкенә балаларга төшә.
Икенче очрак исә аеруча тетрәндерде. Әти белән әни арасында килеп чыккан аңлашылмаучылык нәтиҗәсендә гаилә җимерелгән. Ләкин моны балаларның кабул итәселәре килми. Алар өчен әти дә, әни дә бертигез, икесен дә яраталар. Әтиләрен башка хатын янында күрәселәре килми. Әни исә ике ут арасында.
- Әти безне ташласа, агу эчәбез, үләбез дип елыйлар, нишлим, - дип өзгәләнә ул.
Сүз дә юк, инде аралары суынган ир белән хатынны кавышырга үгетләүдән файда юк. Балаларның психикаларына зыян салмаска иде. Чөнки матбугат чараларында яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары турында даими язып, телевизордан күрсәтеп торалар. Ул аны өлкәннәрне куркытам дип кенә дә эшләргә мөмкин. Ләкин ахырының аяныч тәмамлануы бар. Әти-әнигә бу гомерлек үкенеч дигән сүз. Әнә шуларны искә алып, мин-минлекне җиңеп, балалар хакында уйлансак иде. Әти кешегә балаларын ташламаска, булышырга кушылды.
Өченче очрак та комиссия әгъзаларын уйланырга этәрде. Моннан биш ел элек аерылышкан пар бүген кабат очрашты. Элекке гаилә башлыгы элекке хатынының өенә кеше җыеп, эчкечелек белән шөгыльләнүе хакында ишетүен, балалары өчен кайгыруын хәбәр итте. Аерылышкач, ике бала да әнисе белән калган. Әтиләре белән дә аралашуларын дәвам иткәннәр. Көзге каникул вакытында кызы әтисе янына кунакка баргач, шунда калган.
- Әни янына кайтмыйм, аны күрәсем дә килми дип әйтә кызым, - ди әти кеше. - Әнисенең аңа шалтыратып, кызым дигәне юк, кычкыра башлый. Юньләп шалтыратмый да.
- Минем эчеп йөргәнем юк, эшлим, - дип аклана хатыны.
Ләкин нинди генә хәл булса да, бала кеше әнине сайлый. Ул аңа тартыла. Бу очракта төптә ниндидер сер ятадыр кебек. Кыз бала әтисе янына юкка гына китмәгәндер, дигән нәтиҗәгә килде комиссия әгъзалары. Әлеге гаилә күзәтүгә куелды.
Балигъ булмаган яшүсмерләр арасында психикасы бозылган балаларның арта баруы да борчылырга этәрә. Әти-әниләрнең әйткәннәренә колак салмый, тәртипсез юлга кереп киткән мондый балалар белән эшләү аеруча авыр. Алар шелтәләрне кабул итмиләр, агрессив булалар. Актаныш технология техникумында укучы Ф. дә шундыйлар рәтендә. Аның белән техникум укытучылары да, районның "Ихлас" психология үзәге психологлары да сөйләшеп караган.
- Әлеге кызга без генә ярдәм итә алмыйбыз. Кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек, - ди үзәк психологы Ләйсән Габдрахманова.
- Нишләргә белмим, тыңламый, - ди әнисе дә.
Аны "Росток" психология үзәге психологларына күрсәтеп карарга киңәш иттеләр.
Баламны тыңлата алмыйм дип, чит кешеләрдән ярдәм көтеп утыру, әлбәттә, әни кешене бизәми. Балигъ булмаган баласына тиешле тәрбия бирмәүгә дәлил булып тора бу.
Утырышта коммуналь түләүләргә бурычлары күпләп җыелганлыктан, утлары, газлары өзелгән гаиләләрнең дә эше каралды. Болары да шул ук балигъ булмаган балалар мәнфәгатен кайгыртып эшләнде. Әлеге гаиләләргә тиз арада бурычларын түләп, утларын, газларын куштыру хәстәрен күрергә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев