Актаныш

Җир улының олы бәйрәме

Өлкәнәйгән саен кеше күңеле кабат сабыйларныкына әйләнә бара диләр. Шулайдыр. Әздән дә хәтер кала, юктан да күңел була. Куйган хезмәтләреңне, барлыгыңны онытмыйча, хәлеңне белеп торсалар, олы кеше өчен зур бәхет ул. Узган атнада Иске Сәфәр авылында яшәүче Мирхаҗиян абый Нуретдиновның 90 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән кичә нәкъ менә өлкәннәргә булган...

Өлкәнәйгән саен кеше күңеле кабат сабыйларныкына әйләнә бара диләр. Шулайдыр. Әздән дә хәтер кала, юктан да күңел була. Куйган хезмәтләреңне, барлыгыңны онытмыйча, хәлеңне белеп торсалар, олы кеше өчен зур бәхет ул. Узган атнада Иске Сәфәр авылында яшәүче Мирхаҗиян абый Нуретдиновның 90 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән кичә нәкъ менә өлкәннәргә булган хөрмәтнең ачык мисалы иде.
"Саф" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Әндәрҗановның инициативасы һәм матди ярдәме белән оештырылган әлеге чарага Мирхаҗиян абый белән бер чорда хезмәт куйган Актанышның мактаулы гражданы Баязит Мөхәммәтов, Гадел Сәлахетдинов, Флүн Галиуллин, Гарифҗан Хөсәенов һәм башка бик күп кунаклар чакырылган иде. Аларның барысы да Илфат Әндәрҗәновка шундый кичә
оештырганы өчен рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
- Өлкәннәрне хөрмәт иткәннәрнең эшләре дә алга бара. "Саф" хуҗалыгы да кайчандыр башкаларга бирмәгән алдынгылыкка чыгар дип ышанабыз, - диде алар. Һәм һәрберсе Мирхаҗиян абый турындагы истәлекләрне яңартты.
Әйе, чын мәгънәсендә җир кешесе ул. 1926 елның 21 сентябрендә Нуретдин белән Мәликәнең тәүге мәхәббәт җимешләре булып
дөньяга килгән Мирхаҗиян абыйга бик яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә. Үзеннән соң туган дүрт туганын караган әнисенә бераз ярдәмем тияр дигән уй белән ун яшеннән эшли башлый. Көне буе чокыр-чакырлардан, урман, елга буйларыннан үскән үләнне балта белән
тураклап, силос итеп салу өчен базга ташый. Арыгач, ике куллап балта сабына тотына. Юк, кире кайтып китми, җебегән дип әйтүләреннән курка ул. Икенче елны инде 200 литрлы мичкәне ике тәгәрмәчле арбага урнаштырып, уракчы хатын-кызларга су ташуга алына. Тирән коедан ничәмә ничә чиләк су тартып, ике-өч тапкыр басу белән авыл арасын урый. Әйтергә генә җиңел, ә шушы хезмәтне башкару өчен 11 яшьлек үсмердән күпме көч таләп ителгәнне бер Ходай гына беләдер. Әнә шулай ел арты ел нечкә беләкләренә көч керә аның. Сугыш башлану хәбәрен дә Чыршылы куакта печән тарттырган вакытта ишетәләр.
Авылның барлык ирләре яу кырына озатыла. Тормышны алып бару шушы 13-15 яшьлек үсмерләр кулына кала. Мирхаҗиян абый атлар карауга алына. Ә чәчү вакытларында сабан артыннан башлары чак кына күренгән малайлар, үзләренең вакытыннан алда олыгайганнарын, иген язмышының үзләреннән торганын аңлап, тизрәк җирне эшкәртергә тырышалар. Аякларын чак-чак сөйрәп, буразна буйлап атлыйлар.
1944 елда Мирхаҗиян абыйны армия сафларына алалар. Украинада элемтәче булып хезмәт итә егет. Туган авылына кайткач, кабат атлар карый. 1947 елда аларны Магнитогорскига алып китәләр. Анда алты ел кирпеч заводында слесарь булып эшли. Ләкин туган ягы төшләренә кереп тилмерә егетнең. Сагынуга түзә алмыйча, кабат авылына кайта. Һәм үзенең читтә бәхет тапмаслыгын аңлый. Бер ел бригадир вазифасын башкаргач, Тәтештәге авыл хуҗалыгы мәктәбендә бригадирлыкка укый. Аннан Казандагы урта авыл хуҗалыгы мәктәбенә җибәрелә. Биредә өч ел белем алгач, туган авылында баш агроном булып эшли башлый. Шуннан соңгы язмышы иген кырлары, җир белән бәйле аның. Хуҗалыкта игенчелек буенча эшне алга җибәрү өчен алны-ялны белми хезмәт куя Мирхаҗиян абый. Ап-ак калын кар юрганы ябынган кышкы басу уртасында басып торганы да бар аның. Баскан саен шыгыр-шыгыр килгән кар астыннан җир җылысын да тоя ул.
- Эшләү дәверендә җирне дөрес эшкәртеп, ашламалар кертү, ерак араларны үтеп, чәчүлек орлыклар алып кайту, үз нәтиҗәсен бирде. Хуҗалыкта мул уңыш үстерелә башлады, - дип искә ала ул елларны агроном.
Иртә таңнан караңгыга тикле басуларда йөрү, хезмәтен ихластан башкару, игенчеләр белән уртак тел табып эшләү бушка китми. Ул еллардагы "Октябрьнең 12 еллыгы" колхозы 1958-1959 елларда иген уңышы буенча Татарстанда беренче урынга чыга.
Игенчелек белән рәттән яшелчәчелек тә алга китә хуҗалыкта.
Мирхаҗиян абыйның алдынгы эш тәҗрибәсе тирә-якка да тарала.
- Башка колхозларга да эшкә чакырып караганнар иде, туган авылымны ташлап китәсем килмәде, - ди ул. Һәм һич кенә дә үкенми.
Тора-бара хуҗалык күпләп суган үстерү белән шөгыльләнә башлый. Аның алдынгы технологияләре өйрәнелә. Басудагы суган үстерү шактый табыш кертә. Кешеләр шәхси хуҗалыкларында да суган үстереп, үзләренә файда алалар. Юкка гына: - Сәфәрләр бай алар, суган үстереп, сатып баеп беттеләр" дигән сүзләр йөрми. Чыннан да шулай бу. Үзебез дә шул суган басуында эшләп үстек. Мирхаҗиян абыйның зур самавыр белән чәй кайнатып, эшләүчеләрне сыйлаганы бүген дә күз алдында тора.
Куйган хезмәтләре хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә аның. Татарстан Республикасының атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ВДНХның алтын һәм көмеш медальләре, күп сандагы Мактау кәгазьләре шул хакта сөйли.
Тынгысыз хезмәтенең никадәрле җаваплы булуын гаиләсендә дә аңлыйлар. 1958 елда Казан кызы Миләүшәне үзенә яр итеп сайлый ул. Шәһәр кызы булса да, Миләүшә апа авылга тиз ияләшә. Авыл кызларыннан калышмыйча бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, мал-туар асрый. Мирхаҗиянына киңәшче дә, таяныч та була. Әлеге матур гаилә өч бала үстерә. Барысының да үз гаиләсе, яраткан хезмәтләре, балалары бар. Ни кызганыч, Миләүшә апа гына иртәрәк вафат булды.
Бүгенге көндә Мирхаҗиян абый үзе генә яши. Балалары үзләренә чакырса да, нигезен ташлыйсы килми аның. 90 яшен түгәрәкләсә дә, бакчасына яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә утырта. Тик торуны белми ул. Хуҗалык язмышы белән дә кызыксынып тора.
- Ничек, улым, эшләр барамы дип соравы да күңелгә рәхәтлек бирә. Үзенең акыллы киңәшләре белән һәрчак ярдәм итә. Мирхаҗиян абыйга озын гомер, сәламәтлек телим. Куйган хезмәтләре өчен рәхмәт аңа, - ди Илфат Әндәрҗанов.
Юбилярны котлау өчен район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та килгәннәр иде. Айдар Хәев Мирхаҗиян абыйны бәйрәме белән тәбрик итеп, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм муниципаль район башлыгының күчтәнәч кабын тапшырды.
- Мирхаҗиян абый районыбызның игенчелек өлкәсендә куйган хезмәтләре белән чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек шәхес. Мин үзем агроном хезмәтенә зур хөрмәт белән карыйм. Чөнки ипи язмышы алар кулында. Орлыкларны әзерләү, язын чәчү, җәй буе тәрбияләү, көзен җыйнап алу - саный китсәң, бармаклар да җитмәс кебек. Аның өстенә эшләре дә, гомерләре дә куркыныч астында аларның. Агу-химикатлар белән эшлиләр, агрегатлар көйлиләр. Шулай булса да, җирдән аерылмыйча, илебез табынын икмәкле итү өчен тырышалар. Мирхаҗиян абыйга чын күңелдән рәхмәт әйтәм, сәламәт, һәрвакыт шулай фикерле булсын, - дип изге теләкләрен ирештерде Дәниф Харисов.
Кичәдә яңгыраган изге теләкләр, хатирәләрдә Мирхаҗиян абыйга булган хөрмәт хисләре чагылды. Әйе, авылдашлары да, дуслары да яраталар, хөрмәт итәләр аны. Әлеге хөрмәт киләчәктә дә дәвам итсен иде дигән теләктә калабыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: