Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җирле үзидарә хисап тота (ФОТОЛАР ДА БАР)

Район авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнарының 2016 эшчәнлегенә хисап бирү, 2017 елга бурычлар билгеләү буенча халык җыеннары башланды. Аның чираттагысы Мәсәде авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты. Быел да мәсәделеләргә халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешма җитәкчеләре, белгечләрдән борчыган сорауларга җавап алу мөмкинлеге тудырылды. Җирлек...

Район авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнарының 2016 эшчәнлегенә хисап бирү, 2017 елга бурычлар билгеләү буенча халык җыеннары башланды. Аның чираттагысы Мәсәде авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты. Быел да мәсәделеләргә халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешма җитәкчеләре, белгечләрдән борчыган сорауларга җавап алу мөмкинлеге тудырылды.

Җирлек башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова чыгышын җирлектә башкарылган эшләр, киләчәккә планнардан башлады.

Шактый гына төзекләндерү эшләрен башкарырга үзара салым мөмкинлек биргән.

Җирлек башлыгы үз хисабында авылларда башкарылган төрле төзекләндерү эшләрен, алар өчен сарыф ителгән финанс средстволары күләмен җирлек халкына тәфсилләп аңлатты.

Әлбәттә, җирлектә проблемалар да җитәрлек, Мәсәде авылының кайбер урамнарында су проблемасы бар, авыллар арасында юллар мәсьәләсен хәл итәсе бар.

Авыл башлыгы үз чыгышында җирлектә узган ел күп эшләр башкарылуын ассызыклады, җыенда катнашучыларны авылларның йөзен тагын да матурлау, һәр җирдә чисталык, тәртип булдыру, авыл кешесе өчен каралган төрле программалардан актив файдалану һәм күп кенә башка мәсьәләләрдә актив булырга чакырды.

-Безнең бурыч, максат бер - әйбәт итеп эшләргә, матур итеп яшәргә, - диде ул.

Флүрә Риф кызы үз чыгышыннан соң җирлектәге эшләрдә актив катнашкан гражданнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде, Мәсәде авылыннан Филус Муллаяровка, Фидәес Таҗиповка, Бурсык авылыннан Илфак Зариповка, Ринат Муллахмәтовка рәхмәт хатларын тапшырды.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов районның узган елгы эшчәнлеге, 2017 елга куйган бурыч-максатлар белән таныштырды.

Гомумгамәли табиб Ленар Минхуҗин Мәсәде авыл җирлегендә медицина хезмәте күрсәтү хакында сөйләде.

Мәсәде авыл җирлегенең эшенә канәгатьләнерлек бәя бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев