Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җирлек башлыгының йөзе юллардан ук күренә (+ФОТОЛАР)

Соңгы елларда урамны кардан арындыру мәсьәләсе үз урынына утырды кебек. Әмма юлсызлыктан интегүче авыллар да юк түгел. Республика юлларын карап тору, кардан чистарту эше һәр районның юл идарәсе карамагында. Грейдерлар юлны буран артыннан ук чистартырга тиешле. Кайсы юлларны кардан арындыру буенча һәр оешмада махсус исемлек бар. Ә авылда бу эш...

Соңгы елларда урамны кардан арындыру мәсьәләсе үз урынына утырды кебек. Әмма юлсызлыктан интегүче авыллар да юк түгел.
Республика юлларын карап тору, кардан чистарту эше һәр районның юл идарәсе карамагында. Грейдерлар юлны буран артыннан ук чистартырга тиешле. Кайсы юлларны кардан арындыру буенча һәр оешмада махсус исемлек бар. Ә авылда бу эш җирле үзидарә вазифасына керә. Юл идарәсе авыл җирлеге балансына керә торган юлларны махсус документ белән тапшыра. Җитәкчелек аны имза куеп алган икән, вакытында чистартырга да бурычлы. Димәк, авыл юлларын чиста тотуны авыл җирлеге башлыгы оештыра. Ул бу эшне йә колхоз белән бергә күтәрә, йә инвестор оешмалары башлыклары белән эшли. Кайбер авыл җирлекләре балансында махсус трактор бар.
Авыл кешесе өчен кыш айлары аеруча киеренке чор. Салада шәһәрдәге кебек төне буе юлны кардан чистартучы машиналар да, урам себерүчеләр дә юк. Карны төяп түгә торган техника исә аның төшенә дә керми. Зур җитештерү оешмасы, көчле колхозы булган авылларда юлсызлыкны сизмиләр дә. Ә менә район үзәгеннән ерактарак урнашкан, кечкенә авылларда эш бөтенләй хөрти.
Юл - стратегик объект. Ул әби белән бәбигә кирәкмәсә дә, мәктәпкә баручы балага, эшкә ашыгучы әти-әнигә көн саен кирәк. Кемдер юлсызлык аркасында соңгы сулышын алырга, туасы сабый тумый калырга мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләдә авыл җирлеге башлыклары аеруча уяу булсын иде. (http://matbugat.ru/news/?id=17608)
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев