Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҖИРЛЕК СУЛЫШЫ: Актаныш районында хисап җыелышлары бара

Актаныш районы авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Быелдан яңа форматта оештырылган әлеге очрашулар район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар үзәгендә.

25 гыйнвар көнне халык җыеннары Уразай һәм Татар Суксу авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләренә, яшәү шартларына, җирлекләрнең алдагы эшчәнлегенә багышланган иде. 

Татар Суксы авыл җирлегенең хисабын район башлыгы Э.Н. Фәттахов тыңлады, ул шулай ук җирлектәге терлекчелек белән көн иткән гаиләләрдә булып, аларның дәүләт программаларыннан ничек файдалануы белән кызыксынды, җир кешесенә ярдәм итү йөзеннән халыкның теләк-тәкъдимнәрен тыңлады. 

Тат. Суксу авыл җирлегендә халыкның яшәү рәвешен яхшырту, шәхси хуҗалыкларның үсешенә ярдәм итүче төп тармак булып авыл хуҗалыгы тора. 

Җирлектә 631 хуҗалыкта 1676 кеше яши, эш яшендәгеләр 615 кеше, 455 пенсионер, 206 бала исәпләнә. Шәхси эшмәкәрләр, терлек алып асраучылар саны 12гә тәңгәл. 

Җирлектә 2007 нче елдан бирле шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияләрне җыйнау белән “Агидел” кулланучылар кооперативы хэм ИП Идрисов шөгыльләнә. Жирлек бүген нигездә күпләп терлек асраучылар, сөт сатучылар белән яши. Болар: 
Карт авылыннан Бакиров Зиннур, Кашапов Рәшит, Газетдинов Фәвәдис; Тат.Суксудан- Халиуллина Асия, Хуҗин Финус, Галимов Салават – мини ферма, Латыпов Айзат, Зянкин Василий, Әюпова Динисә, Ямиева Гөлшат; Мари Суксудан - Сәйфетдинова Ирина, Адиев Фәнис, Арсланов Ленислав;Яна Кормаштан - Адиев Булат, Хабиров Вилдан, мини-ферма Корбанов Ирек; 

Жирлек халкы нигездэ авыл хужалыгы белэн шогыллэнэ. Терлек асраучылар, жир алып икмэк эшкэртучелэр, печэн эзерлэучелэр бар. Уз ихатасында техника ремонтлау, металл эшлэнмэлэр житештеручелэр, тозелеш хезмэте курсэтучелэр бар. Шәхси хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән мини-ферма программасы нигезендә җирлектә дүрт гаилә 200 000 мең сумлык субсидия алган. 

Авыл җирлегендә бүгенге көндә 1 урта, 2 төп мәктәп, 3 балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, больница амбулаториясе, почта бүлекчәсе, АТС, янгын депосы, саклык кассасы, ветеренар участок, 11 кибет халыкка хезмәт күрсәтә. 

Татар Суксуы авыл җирлеге Советы һәм аның башкарма комитеты үзенең төп эшчәнлеген социаль үзгәрешләрне тормышка ашыру, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны үстерү юнәлешендә алып бара. 

2019 елга җирлек түбәндәге эшләрне башкарып чыгарга планлаштыра: 
1. Мари-Суксу авылында су трассасын яңарту. Садовая урамына юл салу, зират коймасы тоту, йорты булдыру. 
2. Татар Суксу авылында Восток урамын төзекләндерү һәм Үзәк урамның 400 метр өлешендә төзекләндерү эшләре башкару, урам утларын эшләү. 
3. Яна Кормаш, Мари-Суксу авылларында балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру. 
4. Карт авылында Үзәк урамга су трассасы сузу, гидрантлар булдыру. 

Уразай авыл җирлегендә узган халык җыенында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Ә. Харисов катнашты. 

Уразай авыл жирлеге 5 авылны берләштерә, биредә барлыгы 965 кеше яши. 
Хужалыклар һәм халык саны тубәндәгечә: 
- Уразайда 162 хужалыкнын 128 ендэ 393кеше, 
- Куянда 119 хужалыкнын 92 ында 252кеше, 
- Шәриптә 88 хужалык66 ендэ 177 кеше, 
- Илчебайда 37хужалыкнын 26 ында 87кеше. 
- Мерәстә 42 хужалыкнын 26 ендэ56 кеше яши. 

Җирлек халкы ярдәме белән җыелган үзара салым акчасына биредә шактый эшләр башкарылган. Уразай авылының (Бәкилде, Үзәк урамнарында өлешчә, Яна, Тау асты урамнарына тулысынча), Куян авылының (Үзәк һәм Елга буе урамнарына өлешчә), Шәрип авылының (К.Маркс, Үзәк урамнарына тулысынча, Мәчет урамына өлешчә), Мерәс авылының (асфальт кермәгән урамнарына тулысы белән) ком түшәлгән. Мерәс авылында бер урынга, Уразай авылының Тау асты һәм Яңа урамнарына бер урынга, язгы ташу вакытында су агу өчен, юл аркылы торба салынган. 

Зиратларга каралган акчага җирлектәге 6 зират та рәсмиләштерелеп беткән, Илчебай авылы зиратына 310 м. сетка койма материаллары алынып, тотып куелган. Куян зиратына (Илчебай башы) 390 м. профиль җепсәлек белән калай койма материаллар алынып, эш башкарылган. Уразай авылы зиратына сарай эшләнгән. 

Илчебай авылында 4 урында яктырткычлар алыштырылган, өстәмә бер нокта булдырылган. 
Мерәс авылы су скважинасына - сарай, Шәрип скважинасына- сарай, койма белән әйләндереп алырга баганалыклар утыртылып чыгылды. Уразай, Шэрип, Мерәс скважиналарына, Куян чишмэсенә техпланнар эшлэтелде. Регистрация эшлэре тэмамланган.
 

фото Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәгеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев