Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Исерткеч сатучыны фаш итүчегә – 3 мең сум

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль оешмасы тарафыннан даими уздырылучы рейдларда Актаныш районы буенча ел башыннан 5 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларның өчесе - тиеш булмаган вакытта, ягъни кичке сәгать 10нан иртәнге сәгать 10га кадәр арада исерткеч эчемлек сату буенча, калган икесе - составында спирт булган сыеклык сатуга карый. Шулай...

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль оешмасы тарафыннан даими уздырылучы рейдларда Актаныш районы буенча ел башыннан 5 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аларның өчесе - тиеш булмаган вакытта, ягъни кичке сәгать 10нан иртәнге сәгать 10га кадәр арада исерткеч эчемлек сату буенча, калган икесе - составында спирт булган сыеклык сатуга карый.
Шулай да, Актанышта, Яр Чаллы зонасына караган 8 район белән чагыштырганда, алкоголь эчемлекләр әйләнешендә хилафлыклар күпкә аз, - дип бәяли Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль оешмасы башлыгы вазифаларын башкаручы Лилия Муллина.
Кыйммәтле дә ялган булырга мөмкин
Легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнеше белән көрәш район башкарма комитеты, дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашындагы мобиль төркемнәр ярдәмендә алып барыла. Шулай ук, алкогольле эчемлек сатуга лицензиясе булганнарны Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тоташтыру бик күп проблемалардан котылырга ярдәм итәр дигән ышаныч бар.
- Ялган эчемлекнең очсызларын гына түгел, теләсә кайсын да алдап эшлиләр. Соңгы очрак - Чаллыда элиталы алкоголь ясап сату буенча җинаять эше ачылды. Кыйммәтле алкоголь алу - ялганны алмыйсың дигән сүз түгел әле. ЕГАИС системасы Актаныш районының лицензияле барлык сәүдә нокталарында да диярлек бар, алкоголь продукциясе кертү система аша фиксацияләнә. 2017 елның 1июленнән исә алкоголь сату бары тик ЕГАИС аша гына булачак, - ди Лилия Муллина.
Аракы сатучыларны "халык контроле" фаш итәчәк
Законсыз рәвештә алкоголь сатучыларны фаш иткән һәр кешегә хәзер 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр акчалата бүләк бирелә. Этил спиртын, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү, аның әйләнешенә кагылышлы законнарны бозу турында мәгълүмат җибәргән кеше шул рәвешле, җәмгыять өчен дә, үз кесәсе өчен дә файдалы гамәл кыла алачак. Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетыңны булдырып, теркәлү кирәк. "Халык контроле"нә ялган спиртлы эчемлекләрне яшертен сатучылар, алкоголь продукциясе әйләнешендә закон бозучылар турында дәлилле хәбәреңне урнаштырасың. Фоторәсем белән дәлилләү - төп таләпләрнең берсе. Бу, гадәттә, алкоголь продукциясенә кагылышлы законнар бозыла дип шикләнелгән кибет яки башка корылманың тышкы күренеше.
- "Халык контроле"нә теләсә нинди исем астында язарга мөмкин, анонимлык саклана, - ди Лилия Муллина. - Әлбәттә, бу фактлар буенча башта тикшерү уздырыла. Әгәр фактлар расланса, премия алу өчен гариза белән Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәм икенче көнгә үк хисап счетына акча күчә. Аноним гаризаны кем язганлыгын бары тик сайт модераторлары һәм, акча өчен гариза килеп кергәннән соң, Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек җитәкчесе генә белә. Премия күләме закон бозучыдан конфискацияләнгән продукция күләменә бәйле. Бүгенге көнгә Чаллы территориаль органы буенча 4 граждан 1-2 мең сумлык мондый бүләккә ия булды инде. Актанышлылар да бу эштә актив катнашыр дип өметләнәбез.
Намуссыз эшмәкәрләр исемлегенә эләгә күрмә
- Законсыз рәвештә алкоголь сатучы бер түгел, ун мәртәбә дә эләгергә мөмкин, әмма аның сәүдә ноктасын ябарга безнең вәкаләтебез юк. Без фәкать административ эш ачып, штраф сала гына алабыз. Аның каравы, безнең тагын бер тәэсир итү ысулы бар: алкоголь сатуда эләккәннәрне "Намуссыз эшмәкәрләр исемлеге"нә ("Реестр недобросовестных предпринимателей") кертәбез, - ди Лилия Рәеф кызы. - Исемлек ай саен тулыланып тора. Бу кеше нинди дә булса икътисади проектта катнашырга, грант, я булмаса, район хакимиятеннән нинди дә булса ярдәм алырга теләсә, аңарга юл ябык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев