Актаныш

ИШЕГАЛДЫ СУГЫШЫ: Кая гына карама - урын юк машинама!

Беркемгә дә сер түгел, бүген күпфатирлы йортларда яшәүче автомобиль хуҗаларын ишегалларында машина кую урыннарының җитмәве, урын булса да, аның "хуҗалы" булуы борчый. Күзгә күренми торган "ишегалды сугышы" Актанышта да шактый еллар дәвам итә. Кайбер машина хуҗалары бу проблеманы "кем беренче кайта - урын шуңа" дигән принципка нигезләнеп чишә. Әмма кайбер...

Беркемгә дә сер түгел, бүген күпфатирлы йортларда яшәүче автомобиль хуҗаларын ишегалларында машина кую урыннарының җитмәве, урын булса да, аның "хуҗалы" булуы борчый.
Күзгә күренми торган "ишегалды сугышы" Актанышта да шактый еллар дәвам итә.
Кайбер машина хуҗалары бу проблеманы "кем беренче кайта - урын шуңа" дигән принципка нигезләнеп чишә. Әмма кайбер ут күршеләр, көн-таң атса, машина кую урыны өчен көрәшә. "Бу минем шәхси урын, монда мин генә машина куям", - дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә.
Ни генә дисәгез дә, бездә шәхси җир кишәрлекләрен койма белән әйләндереп алу гадәте бар. Ә Актаныштагы машина кую урыннарын күпме генә күзәтеп йөрсәм дә, миңа читән-коймалар белән әйләндереп алынган машина кую урыны очрамады. Аның каравы, номерлар беркетелгән тимер өчпочмаклар, такталар, бордюрларга язылып куелган номерлар шактый булып чыкты.
Сүзгә килә-килә машинасын "хуҗалы" урынга куеп, төн йокысын йокламый, аны саклап чыккан автомобиль хуҗалары да аз түгел.
Ә шулай да, йорт яннарындагы машина кую урыннары кем өчен соң? Бернинди нигезсез анда "хуҗа" булып йөрүчеләр хаклымы?
Күпләрне кызыксындырган бу сорауларны без Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Сәлимов Дилфат Зөлфәт улына юлладык.
- Гражданнар кодексында күрсәтелгәнчә, һәр кеше Рәсәй территориясендә, гомумән, башка регионнарда да кеше ирекле хәрәкәт итү хокукына ия. Техник чараларын да алар, юл билгеләре белән тыелмаса, төрле җирдә туктатып тора һәм төнгә калдыра ала.
Җир кишәрлеге бернинди койма белән дә әйләндереп алынмаса, аның белән, шулай ук, һәркем куллана ала. Шул рәвешле күпфатирлы йортлар каршындагы территорияләр (машина кую урыннары, балалар мәйданчыклары)гомумторак милке булып санала. Димәк, автомобиль кую урыннарын да, бу йортта яшәүчеләр генә түгел, күрше йортта яшәүчеләр дә, монда килгән кунаклар да куллана ала.
Әлеге җаваптан аңлашылганча, үз ирке белән генә берәү дә җир кишәрлеген били алмый. Үзебезчә әйтсәк, ике багана кагып, аны чылбыр белән тоташтырып, йозак элеп куймавың хәерле. Әгәр дә инде Сез моны эшләгәнсез икән, күрше-тирәгез сезнең бу кыланышны, машинагыз белән бергә, фотога төшереп, хокук саклау органнарына юллый ала - үпкәләштән булмасын! Өстәвенә, Сез машина кую урынын бозучы булып та саналачаксыз. Билгеле, моның өчен сезне акчалата җәзага тартачаклар. Җитмәсә, сезнең законсыз корылмагыз янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм автомобильләре хәрәкәтенә дә комаучаулык тудырса, эш бөтенләй харап: бу очракта инде Сез административ хокук бозучы исеменә дә "лаек булачаксыз".
Хәзер уйлап карагыз инде, хөрмәтле шоферлар, машинаны һәр кичне бер урынга кую шушы кадәр закон бозу бәрабәренә кирәкме сезгә? Мөгаен, юктыр. Инде машинагызның бер урында гына торуы сезнең өчен бик мөһим икән, аның законлы юллары да бар.
Дилфат Зөлфәт улы бу хакта да бәян итте:
-Әгәр дә гражданның җир кишәрлеген документаль итеп рәсмиләштерәсе килә икән, моның өчен ул, шушы территорияне сорап, күпфатирлы йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Җыелышта йортта яшәүче һәркем катнашып, моңа үз фикерен белдерәчәк. Билгеле, риза булучыларның саны күпчелекне тәшкил итсә генә, кадастр эшләре башкарылып, җир гражданга арендага бирелә.
Димәк, ишегалларындагы номерлы такталар да, машина урынына куелган башка әйберләр дә законсыз булып санала. Бу урыннарга машинаны һәркем куя ала. Әмма номерлы такталарга тияргә ашыкмагыз, Сезне кешенең милкен бозуда гаепләп куярга мөмкиннәр.
Ә менә "хуҗалы" дип саналган урынга куелган машинаның иртәнгә тәгәрмәче тишелгән булса, яисә аны сыдырып китсәләр - бу очракта нәрсә эшләргә?
- Иң мөһиме, машинагызны беркая да күчермәгез, ә килеп чыккан хәл турында полициягә хәбәр итегез. Бүгенге көндә Актанышны 100дән артык видеокамера күзәтә, шуны истә тотып, машина урыны өчен генә кеше мөлкәтен бозарга батырчылык итмәсләр дип өметләнәсе килә.
Машина кую урыны өчен генә күршеләр белән ачуланышып йөрисе килми, билгеле. Әмма "законсыз" законнары белән үзәккә үткән "текә" машина йөртүчеләр дә бераз уйлансын иде, югарыда язганнардан аңлашылганча, аларга да канун бар. Андыйлар алга таба да машина кую урынын бушатырга куша икән, алардан җир кишәрен арендага алу турындагы килешүне таләп итегез.Килешү юк икән - аның бу урынга хуҗа булуы да нигезсез. Шуны онытмагыз: закон һәркем өчен бер! Койманы сикереп чыккан өчен кайвакыт җәза күрелмәсә дә, законнарны санга сукмаучылар өчен җәза һәрвакыт үз көчендә.
P.S: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: