Актаныш

ИШЕТМИ КАЛМАГЫЗ: Каз-үрдәккә дә субсидия бирәләр

Терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, авыл халкын эш белән тәэмин итү һәм шуның нигезендә табыш алу мөмкинлеге тудыру максатыннан, соңгы елларда хөкүмәт, төрле программалар аша, шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга ярдәм итүне арттырды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узган елларда эшләп килгән программаларга быел берничә яңаны өстәде. Авылларыбызның кайсына гына...

Терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, авыл халкын эш белән тәэмин итү һәм шуның нигезендә табыш алу мөмкинлеге тудыру максатыннан, соңгы елларда хөкүмәт, төрле программалар аша, шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга ярдәм итүне арттырды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узган елларда эшләп килгән программаларга быел берничә яңаны өстәде.
Авылларыбызның кайсына гына барып карама - иртә таңнан кичке караңгыга тикле эш кайнавын күрергә мөмкин. Шәхси хуҗалыкларында мал-туар, кош-корт асрап, менә дигән итеп дөнья көтүчеләр шактый. Шул ук вакытта мөгезле эре терлек саннары кимегән җирлекләр дә юк түгел. Сыер түгел, кош-корт асравы да авыр, диючеләр бар. Ә инде субсидияләр бирелә башлагач, терлекләрнең баш саннарын арттырырга теләүчеләр дә күбәя төште. Бары тик әлеге субсидияләр хакында халыкның белүе һәм аларны вакытында алуы гына кирәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәметдинов белән әңгәмәбез нәкъ шул хакта.
- Иң элек шәхси хуҗалыкларында сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә тоткан чыгымнарның бер өлешен каплау өчен бирелүче субсидиягә тукталыйк әле.
- Мини-фермалар һәм сыерларның баш саннарын арттыру йөзеннән әлеге программа буенча дәүләт һәр районга билгеле күләмдә акчалар бүлеп бирә.
Беренчесе: сыерларын 5кә җиткерүчеләргә - 100, ә 8гә җиткерүчеләргә 200 мең сум күләмендә субсидия бирү каралган. Әлбәттә инде, субсидия алу өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк. Аерым алганда, 5 яки 8 баш сыер асрау өчен мини-ферманың инде төзелгән булуы яки илле процент күләмендә (фундамент, стеналарының таш яки блоктан, кирпечтән булуы шарт, түбә) төзелүе, аның 2015 елда төзелгән булуы яки 2016 елда башлануы, 100 мең сум субсидия алуда катнашучыларның - 2016 елның 1 гыйнварына шәхси хуҗалыкта ике, ә 200 мең сум субсидия алуда катнашучыларның өч һәм аннан күбрәк савым сыеры булуы, алар турында мәгълүматның агымдагы елның 1 гыйнварына хуҗалык кенәгәсендә күрсәтелгән булуы, смета кәгазьләрендә мини-ферманың проект куәте чагылдырылуы, кешенең 6 ай эчендә ике сыерын - бишкә, яки өч сыерын сигезгә җиткерәчәге турында килешү төзүе шарт. Шулай ук мини-ферманың күршесенә карата санитар таләпләргә туры килүе турында беркетмә кирәк.
- Субсидия алырга теләүчеләр нинди документлар җыярга тиеш инде?
- Иң элек кеше банктагы исәп-хисап счетларын күрсәтеп гариза яза; паспорт күчермәсе; шәхси хуҗалык алып бару өчен җир участогына (теркәү турында таныклык) бирелгән документларның күчермәсе; хуҗалык кенәгәсеннән хуҗалыкта 2016 елның 1 гыйнварына ике яки өч һәм аннан күбрәк савым сыеры булуын раслаучы өземтә (выписка из похозяйственной книги); агымдагы елның 1 гыйнварына лапас кына, ә документ тапшырган көнгә инде мини-ферма итеп төзелеп беткән бина яки кимендә 8 башка исәпләнгән мини-ферманың илле процентка кадәр төзелеп бетүе турындагы ике күчермә кирәк. Әлеге документларны ике данәдә җыю һәм авыл җирлеге башкарма комитетына тапшыру сорала.
- Шуның белән эш төгәлләнәме?
- Авыл җирлеге башкарма комитетында гаризаны махсус журналга теркәп куялар һәм унбиш көн эчендә документларны тиешле тәртиптә карап һәм тикшереп, урынга барып, мини-ферманы планда күрсәтелгәнчә төзергә рөхсәт бирү турында акт төзиләр, шәхси хуҗалыкта ике һәм аннан да күбрәк савым сыеры булу турында 2016 елның 1 гыйнварына караган хуҗалык кенәгәсеннән алынган күчермәне, җир участогы документлары күчермәләрен раслыйлар, проект оешмасы тарафыннан төзелгән һәм шәхси хуҗалыкта расланган смета документларын килештерәләр. Аннары шулай ук башкарма комитетта бинаның барлыгы турында акт төзелә, һәм документларның берсе район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырыла. Идарә исә берләштерелгән белешмәне Авыл хуҗалыгы министрлыгына алып барып тикшертә. Әгәр документлар тулысынча җыелмаса яки шәхси хуҗалык программа нигезендә куелган таләпләргә туры килмәсә, субсидия бирелми. Документлар тәртиптә булса, шәхси хуҗалык, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм район башкарма комитеты арасында өч яклы килешү төзелә.
- Тана сатып алуга тоткан чыгымнарның бер өлешен каплау өчен бирелә торган субсидия хакында да аңлатып китсәгез иде.
- Шәхси ярдәмче хуҗалык тана ала икән, аңа дәүләт 15 мең сум, әгәр нәселле тана алса, 20 мең сумын кире кайтара.
- Шартлары?
- Тана яки нәселле тананы Татарстандагы бер хуҗалыктан алу шарт булып тора. Бу очракта кеше малын аласы хуҗалык белән килешү төзи, акчасын банк аша аңа күчерә. Күчергәнлек турында квитанция, счет-фактура, килешүне, хуҗалык кенәгәсеннән әлеге тананы алганчы - бер тана, алгач икәү булуы турында күчермәне үз эченә алган документларны һәм гаризасын китерсә, аңа субсидия бирелә.
- Сөт бирә торган нәселле кәҗә алсаң да субсидия бирелә икән. Анысына нинди таләпләр куела?
- Әгәр кеше сөт бирә торган нәселле кәҗә ала икән, аңа 8 мең сумга тикле субсидия бирелә, ләкин ул сатып алган бәянең 50 процентыннан артмаска тиеш.
- Әйтик...
- Кеше 15 мең сумга кәҗә сатып алды ди, аңа 7мең 500 сум күләмендә субсидия кайта, ә 20 мең сумга сатып алса, 8 мең сум субсидия кайта.
- Җыясы документларга килгәндә...
- Сөт бирә торган нәселле кәҗәне шушы юнәлештә махсуслашкан хуҗалыклардан гына алу шарт. Кәҗәнең нәселле булуы турында документ булырга тиеш. Ул хуҗалык белән төзелгән килешү, исәп- хисап счетына акча күчерү турында квитанция, үзенең исәп-хисап счетын күрсәтеп, субсидия бирүне сорап, алган кәҗәсен биш ел дәвамында асрауны гарантияләп язган гаризасы булырга тиеш.
- Моңарчы шәхси хуҗалыгында кош-корт асраган өчен дәүләт субсидия бирми иде. Быел, яңалык буларак, кош-кортка да субсидия биреләчәк дип беләбез.
- Бу, чыннан да, шулай. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 1 июненә тикле каз бәбкәсе яки күркә чебеше алган өчен бер башка -100 сум, үрдәк бәбкәсе өчен - 80 сум, бройлер чебие өчен 30 сум күләмендә субсидия бирү каралган.
- Таләпләренә килгәндә...
- Бәбкәләрнең, чебиләрнең бер айдан зуррак булмавы шарт. Һәм бер хуҗалыкка 50 баштан 100 башка тикле генә бирелә. Кош-кортларны бары тик Татарстандагы кошчылык буенча махсуслашкан хуҗалыклардан гына алу рөхсәт ителә. Моның өчен алар белән килешү төзелә, исәп-хисап счетларына акча күчерелә. Югарыда саналган программалардагы кебек үк, субсидия бирүне сорап гариза һәм барлык документлар теркәлеп, авыл җирлеге башкарма комитетына тапшырыла.
- Чебиләр дә, бәбкәләр дә үлми тормый. Ул очракта...
- Әгәр кеше кош-корт өчен субсидия ала икән, алар бройлер чебиләрен, үрдәк бәбкәләрен - ике, каз бәбкәсен, күркә чебешен дүрт ай сакларга тиешләр. Сез
әйткәнчә, әгәр шушы вакытка тикле үлгәне була икән, анысына ветеринария белешмәсе һәм бракка чыгару турында акт булырга тиеш. Бу югарыда санаган программалардагы кәҗә һәм таналарга, сыерларга да кагыла.
- Дәүләт терлек азыгы алган өчен дә ярдәм күрсәтә икән. Бу нинди малларга кагыла?
- Әлеге программа нигезендә, өч яшьтән зуррак бияләргә азык алу өчен 3 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Моның өчен исәп-хисап счетын күрсәтеп язылган гариза, 2016 елның 1 гыйнварына биянең булуы хакында хуҗалык кенәгәсеннән күчермә, терлек азыгы алу турында документ һәм бияне 2016 елның 31 декабренә тикле саклаячагы турында гаризасы булу шарт.
- Быелның 1 гыйнварыннан тагын бер яңа программа үз көченә керде. Аның нигезендә шәхси хуҗалыктагы сыерын ясалма орлыкландырган өчен 350 сум күләмендә субсидия бирелә башлый. Анысына да тукталып китсәгез иде.
- Соңгы елларда сыерлар арасында лейкоз авыруы күбәйде. Сыерларны көтүдә йөрткән үгезләрдән каплаткан очракта, авыру сәламәт сыерларга да күчәргә мөмкин. Ә ясалма орлыкландырган очракта кеше үзенә нинди токым бозау кирәген сайлый ала. Әйтик, итнекеме, сөтнекеме. Нигездә бездә малны ит өчен асрыйлар. Субсидия ясалма орлыкландыруны махсус документлы белгечләр башкарган очракта һәм сыерның буазлыгы билгеле булгач кына бирелә. Моның өчен гариза язарга, ясалма орлыкландыру турында документны теркәргә һәм сыерны ел ахырына тикле сакларга кирәк. Әгәр сыер авырып үлсә, яки суярга туры килсә, ветеринария белешмәсе һәм бракка чыгару хакында акт булырга тиеш.
- Шәхси хуҗалыктагы сыерлардан кан алдырган өчен дә субсидия бирелү хакында аңлатып үтсәгез иде.
- Хуҗалыктагы сыерларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, ел саен алардан анализга кан алына, вакцинация ясала. Моңа тикле кеше әлеге гамәлләрне үзе акча түләп башкара иде. Чөнки сыеры аның яшәү чыганагы булып тора. Хәзер моның өчен дәүләт бер сыерга 300 сум күләмендә акча бирә. Шартына килгәндә, 2016 елның 1 гыйнварына хуҗалык кенәгәсендә сыерның булуы, вакцинация үткәрүне яки канның анализын дәлилләүче документ белән бергә, кеше, субсидия сорап, шәхси исәп-хисап счетын күрсәтеп гариза яза. Һәм ел ахырына тикле сыерын сакларга сүз бирә. Әгәр ел ахырына тикле сыеры үлсә яки мәҗбүри рәвештә суярга туры килсә, ветеринария белешмәсе һәм бракка чыгару турында акт сорала.
- Әлеге барлык программаларга да кагылышлы бер сорау: әгәр таләп ителгән шартлар үтәлмәсә, ни була?
- Андый очракта субсидияләр кешедән кире юллап алына.
- Әңгәмәбез ахырында әйтер теләкләрегез...
- Райондашларга әйтәсе килгән теләгем шул: дәүләт биргән акчалардан максималь рәвештә файдаланырга кирәк. Үзегезгә ошаган һәм кирәкле дип тапкан программаны сайлап, документларны җыйнап, авыл җирлеге башкарма комитетларына мөрәҗәгать итегез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: