Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ИШЕТМИ КАЛМАГЫЗ - ШТРАФ КҮЛӘМЕ САЛЛЫ: Актаныш районында 20 декабрьдән махсус режим игълан ителде

20 декабрьдән Татарстан территориясендә, шул исәптән Актаныш районында да, янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

Әлеге чара Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын хәвефсезлеген, кешеләрнең иминлеген, шәхси һәм дәүләт милкенең сакланышын тәэмин итү максатында оештырыла. Янгынга каршы махсус режим чорында сәнәгать, транспорт инфраструктурасы  объектлары (автомобиль юлларыннан тыш) чикләреннән 500 метр, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп булган объектлар чикләреннән , автомобиль юлларыннан 50 метр  арада 1-3 класс хәвефле пиротехника эшләнмәләре (бенгаль утларыннан, “хлопушка”лардан тыш) файдалану тыела.

Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов әйтүенчә, районда һәр торак пунктта пиротехника эшләнмәләре файдалану өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак. Янгынга каршы махсус режим чорында даими төстә рейдлар үткәрү күздә тотыла. Пиротехника эшләнмәләрен тиешсез урында  файдаланган өчен бу чорда административ санкцияләр арта. 

Реклама

Таләпләрне үтәмәгән гражданнарга 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 меңгә, юридик зат зат булып теркәлмичә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга – 30 меңнән 40 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф салу  каралган.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев