Актаныш

НИЧЕК ЯШИСЕҢ,АВЫЛ: Иске Айманым, бармы моң-зарың?

13 февраль көнне Иске Айман авыл җирлегендә оештырылган халык җыены Актаныш районында 22 гыйнвардан бирле дәвам иткән хисап җыелышларына нокта куйды.

Бу көнне район башлыгы урынбасары Р.Ф.Галимҗанова җитәкчелегендәге делегация шәхси секторларда күпләп мал асраучы гаиләләрдә булып, аларның яшәү-көнкүреше белән танышты, социаль объектларны карады. 

Өч авылны берләштергән Иске Айман җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда  290 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 126сы - савым сыерлары. 

Җирлектә "Әнәк" агрофирмасының бер бүлекчәсе урнашкан. Таналарны каплату юнәлешендә эш алып барган ферма 14 кешене ашлы да, эшле дә итеп тора. Агрофирманың башка бүлекчәләреннән китерелгән 12 айлык терлекләр биредә ясалма орлыкландырып, бозауларга ике ай вакыт калганчы тәрбияләнәләр. Бүгенге көнгә бүлекчәдә исәпләнгән 473 баш тананың 322се каплатылган. Ферма мөдире Айнур Әнвәров сүзләреннән аңлашылганча, бүлекчәдә лейкозлы таналар саны юк дәрәҗәсендә. Чөнки алар бирегә анализлары тикшерелеп юллана. Малларны тулысынча ясалма орлыкландыру да авыруны таратмау юнәлешендә уңай нәтиҗә бирә. 

Айман бүлекчәсе бүген үзенең мал сую, ит эшкәртү цехы булуы белән дә игътибарга лаек. Ике ел элек сафка баскан цех, нигездә, агрофирма маллары өчен исәпләнгән булса да, аның хезмәтеннән тирә-як авыллар да файдалана. Терлек чалу хәләл тәртиптә  башкарыла, эшәртелгән ит, барлык эч-башлары белән бергә, хуҗасына тапшырыла. Биредә шулай ук ит сыйфаты тикшерелеп, тамга да сугыла. 

Район җитәкчелеге иң беренчеләрдән булып Колын авылында гомер кичерүче Зиннур Хәбетдиновның шәхси-ярдәмче хуҗалыгында булды. 2015 елда дәүләт тәкъдим иткән программага катнашкан гаилә бүген 8 баш савым сыеры асрый. Көнозын шул маллар белән кайнашкан гаилә башлыгы авылда сыер көтүе булмаудан зарланды. Җәйге чорда ул үз малларын көтү итеп туплап йөртергә мәҗбүр. Зиннур Хәбетдиновның киләчәктә мал үрчетү теләге булса да, кечкенә авылларда баш калкыткан әнә шундый  проблемалар аны уйланырга мәҗбүр итә. 3 бала атасын Иске Айманга барып укучы балалар өчен техника булмау да борчый, ике генә чакрым ара буса да, башлангыч сыйныф укучыларын бу юлдан караучысыз йөртергә курка колынлылар. Әлеге мәсьәлә районның мәгариф идарәсенә дә җиткерелде. 


Иске Айман авылыннан Гөлгенә һәм Ринат Моратовлар да хуҗалыкларында күпләп мал тоталар. 11 баш мөгезле эре терлекнең 6сы – савым сыеры. 9 гектарга якын үз пай җирләре булу бәрабәренә генә мал тоту әллә ни авырлык тудырмый гаиләгә. “Печәнен, азыгын сатып ала башласаң, шактый чыгым сорый терлекчелек”, - диләр алар беравыздан. Ринат Моратов үзе “Әнәк” агрофирмасы бүлекчәсендә хезмәт куя, җитәкчелек ярдәменнән ташламавын искәртте ул. Шулай да бу гаиләнең дә проблемалары юк түгел. Шуларның иң зурысы – ихата мәйданы. “Берьюлы 11 баш эре терлекне ишек алдына су эчерергә чыгару мөмкин түгел диярлек – урын тар. Киләчәктә авылдан җир аласы иде. 3нче бала тугач тиешле җир биләмәсенә гариза да яздык – әмма әлегә бу мәсьәлә уңай якка чишелмәде, - дип зарланды хуҗабикә Гөлгенә ханым. Үз вазыйфаларына яңа керешкән авыл җирлеге башлыгы Марсель Равил улы улына да проблема хакында җиткерелде. Моратовларны гына түгел, күпләрне Иске Айман табигатенең сулыкларга саран булуы борчый. Якын арада бәлки авыл янына буа буып куеп булыр – ясалма сулык халыкның суга булган ихтыяҗын күпмедер канәгатьләндерә алыр иде. 


Җирлектә ике дистәдән артык эре терлек тотучы Фәнис Фәхриев та Иске Айман авылыннан. 3 елдан артык терлек үрчетү, сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнгән хуҗа моңа кадәр дәүләт тәкъдим иткән программаларда катнашмаган, чөнки аларның шартлары башлангыч капиталы булмаган гади халык өчен уйланылмаган дип саный ул. “Акчаң булмый торып, башта торак төзү яисә мал сатып алу бөтен кешенең дә кулыннан килми бит”, - дип борчыла Фәнис абый. Шулай да Фәхриевка киләчәктә бу программаларның берсенә кереп карарга киңәш итте район җитәкчелеге. Терлек үрчетү теләге нык булганнарга, билгеле, район хакимияте дә ярдәм кулы сузачак.  


Бу көнне районнан килгән вәкилләр Иске Айман авылында урнашкан мәктәп һәм балалар бакчасы эшчәнлеге белән дә таныштылар. Бүген бакчага 6 бала йөри.  2016 елда бинаның тәрәзәләре яңартылган, су кертелгән. Киләчәктә юынтык су чыгару системасын да җайга саласы бар. 


Авылдагы төп гомуми белем бирү йорты 2007 елда капиталь төзекләндерү кичергән. Тулы составтагы педагогик коллектив 27 балага аң һәм белем бирә. 


Бүгенге көндә җирлектәге демографик хәлне яхшырту – төп бурычларның берсе. 2018 елда биредә бер генә сабыйның да тумавы, ә соңгы 3 елда 20ләп кешенең бакыйлыкка күчүе нигезле борчу тудыра. Халык бу юнәлештә үз мәнфәгатьләрен үзе кайгыртмаса, мәктәп һәм балалар бакчасы биналарының киләчәге, ни кызганыч, аянычлы булачак...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: