Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ИСТӘН ЧЫГАРМЫЙК: Юл кагыйдәләре барыбызга да бер! ( + ФОТОЛАР)

Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан, 14 ноябрь көнне без - журналистларны һәм ЮХИДИ юл хәрәкәте иминлеге Фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова белән яшүсмерләр белән профилактика Киров авылы "Тамчы" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән тәрбияче апалары Александра Камалова әзерләнгән ачык чарага чакырдылар. Юл йөрү кагыйдәләреннән бихәбәр...

Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан, 14 ноябрь көнне без - журналистларны һәм ЮХИДИ юл хәрәкәте иминлеге Фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова белән яшүсмерләр белән профилактика Киров авылы "Тамчы" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән тәрбияче апалары Александра Камалова әзерләнгән ачык чарага чакырдылар. Юл йөрү кагыйдәләреннән бихәбәр бака, куян һәм төлкегә дә, иң әйбәте - машиналар арасыннан дүртаяклап мөмкин кадәр тизрәк торасың да чабасың, дип мияулаган песигә дә юл билгеләре таккан кыз-малайлар бик яхшылап юлда имин йөрү серләрен аңлаттылар. Хәтта киребеткән, гел начарга өйрәтүче Убырлы карчык та акылга килде шикелле.
- Юл кагыйдәләренә багышланган мондый чаралар бездә еш уза. Әле менә сентябрь аенда гына ата-аналар да катнашындагы "Юлларда имин йөрик" дигән куркынычсызлык атналыгы үткәргән идек. Рәхмәт әти-әниләргә, бик актив катнаштылар - балалар өчен мондый гамәлләрнең ни кадәр әһәмиятле икәнлеген алар яхшы аңлый, - ди бакча мөдире Ләйлә Гайнанова. - Узган ел безгә автосыйныф бирелгән иде, балалар монда коллектив белән генә түгел, мөстәкыйль дә эшлиләр. Шулай ук, сюжетлы, дидактик, хәрәкәтле көндәлек уеннар вакытында балаларның өйрәнгәннәрен ныгытып куябыз, гомумән, тормыш иминлеге дәресләренә өйрәтү тәрбия-белем бирү процессының аерылгысыз бер өлеше.
- Кечкенә чактан юл кагыйдәләрен өйрәтүләре, балаларыбызның тормышын фаҗигаләрдән саклап калырга тырышулары өчен тәрбиячеләргә бик зур рәхмәт. Тамгаларга игътибарлы булсак иде. Машина йөртүчегә дә, җәяүлегә дә иминлек өчен юл тамгаларын белү, саклау кирәк, - ди 6 яшьлек Азат белән 11 яшьлек Айзиләнең әниләре Алсу Хуҗина.
- Гаиләбездә өч бала. 3 сыйныфта укучы кызыбыз Ильвинага да, балалар бакчасына йөрүче Ильвир белән Алинәгә дә капкадан чыгу белән торып чапмагыз, башта юлны, уң-сулыгызны карагыз дип гел тукып, үзебез белгәнчә өйрәтәбез, - ди кичәгә килгән әни Рәйлә Сәмигуллина. - Сак булыгыз, таныш түгел чит кешеләргә утырмагыз дип кабатлыйбыз.
Юл кагыйдәләренә багышланган буклетлар, рәсемле буяу китаплары, махсус дидактик уеннар җыентыклары - ЮХИДИ юл хәрәкәте иминлеге Фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова алып килгән бүләкләр балалар күңеленә тормыш иминлеге дәресләрен тагын да ныграк сеңдерергә ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев