Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҖИТӘКЧЕ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ : Районның мәгариф өлкәсе яңа уку елына нинди әзерлек белән керә?

Мәктәпләрдә күбрәк физика, биология, химия, инглиз теле, математика фәннәренә ихтыяҗ зур. Бүгенге көндә 24 фән иясенә вакант урыннар булу, әлбәттә, уйландыра.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе  Ләйсән Нурлыева белән район август конференциясенең пленар өлеше алдыннан яңа уку елына әзерлек, кадрлар мәсьәләсе буенча сөйләштек.


– Ләйсән Фоатовна, быелгы уку елын мәгариф системасы нинди состав белән каршы ала?
– Үзегез белгәнчә, бездә база мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәбе, кадет-интернат мәктәбе, урта һөнәри белем бирүче технология техникумы эшләп килә. Шулардан чыгып, район мәгарифенең үзенә генә хас системасы булдырылган иде. Хәзер дә шуның нигезендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән башлап, һөнәри белем бирүгә кадәр эзлекле рәвештә эш алып барыла. Районда барлыгы 88 белем бирү оешмасы булып, узган уку елында мәктәпләрдә 3296 (коррекцион мәктәп белән 3346 ) укучы, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 1489 бала тәрбияләнде. 


-Килешәсездер, үз предметын тирәнтен белүче, хезмәтен яратучы педагогик коллектив – мәктәпләрнең төп йөзе, аның зур байлыгы. Ләкин кадрлар мәсьәләсе авырткан җиребез булып кала килә.
– Чыннан да, бу шулай. Август конференциясенең дә төп темасы шуңа багышлануы очраклы хәл түгел. Кадрларның белем сыйфатына килгәндә, балалар бакчаларында 153 педагог хезмәт куя. Шуларның 91е беренче һәм югары квалификацион категориягә ия. Алдагы уку елы белән чагыштырганда 5,8 процент үсеш күзәтелә. Мәктәпләрдә 784 хезмәткәр булып, 536 педагог квалификацион категориягә ия. Актаныш технология техникумында 29 педагог эшли. Аларның 15е квалификацион, 1се югары категориягә ия. Барлык кадрлар да стажировка үткәннәр. Кадрлар белән методик эшчәнлеккә килгәндә, ул Актанышның 1 нче, 2 нче, Иске Богады, Иске Кормаш мәктәпләрендә яхшы гына оештырылган. Аеш, Чуракай, Уразай, Актаныш мәктәп-бакчаларында бу өлкәгә аерым игътибар таләп ителә. Ә белем сыйфатын билгеләүче төп критерийларның берсе – төп һәм бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре. Алар буенча конференциянең пленар өлешендә ныклы анализ ясалачак.


– Белүебезчә, район күләмендә “Уңышлы мәктәп” проекты нигезендә дә эшчәнлек бара. Бу хакта да тулырак аңлатып үтсәгез иде.
– Әлеге эшчәнлек агымдагы елның гыйнвар аеннан ук башланып киткән иде. Проектның төп максаты белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Ул этаплап үткәрелде: 1нче этапта мәгариф идарәсе методистлары ассесмент үтте.
2нче этапта район башкарма комитетының 2018 елның 19 июнендә чыккан 141 санлы карары нигезендә 20 мәктәп җитәкчесе белән чираттан тыш аттестация үткәрелде. Алар тест нигезендә сорауларга җавап бирделәр һәм махсус комиссия каршысында әңгәмә үттеләр. Нәтиҗәләр буенча 1 директор үз вазифаларына туры килмәү сәбәпле, укытучы итеп калдырылды, берсе башка эшкә күчте. Калганнары белән 1, 2, 3 елга эш контрактлары төзелде. Шулай итеп, яңа уку елыннан 11 мәктәп үзенең эшчәнлеген яңа җитәкче белән башлап җибәрәчәк. 
3нче этапта укыту – тәрбия, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, укытучылар белән тест, конкурслар үткәрү көтелә.
Август конференциясе кысаларында Уразай мәктәбендә яшь укытучылар мәктәбе эшләде. Анда яшь педагоглар белән әңгәмә, тест үткәрелде. Һәркайсына методик ярдәм күрсәтүче остазлар билгеләнде. 


– Район мәгарифе бүген нинди кадрларга кытлык кичерә?
– Мәктәпләрдә күбрәк физика, биология, химия, инглиз теле, математика фәннәренә ихтыяҗ зур. Бүгенге көндә 24 фән иясенә вакант урыннар булу, әлбәттә, уйландыра. Яшь кадрларны мәктәпләргә тарту буенча ныклап эшләргә кирәклеген дәлилли.Киләчәктә шушы юнәлештә укыган, кулларына диплом алган яшь белгечләрне мәктәпләргә кайтару юлларын табып, кадрлар белән тәэмин итү, төп хәл ителергә тиешле көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа уку елына районыбызга 15 яшь педагог кайту аз булса да күңелгә җылы бирә.


– Республикада профильле укытуга игътибар елдан-ел арта бара. Кадрлар әзерләүнең дәрәҗәсенә һәм сыйфатына карата таләпләр дә катгыйлана. Бу, яшьләрнең һөнәр сайлау мәсьәләсен дә актуальләштерә. Моның буенча безнең районда хәл ничек?
– Дөресен әйтергә кирәк, бу юнәлеш бездә аксый. Мәктәпне тәмамлаучы укучыларның 30 проценты гына үзләре укыган профиль буенча белемнәрен дәвам итүләре безне борчуга сала. Мәсәлән, Актанышның 1нче мәктәбе укучыларының бары 4 проценты гына физика-математика юнәлешен сайлаган. Профиль буенча укучылар Татар Суыксуы мәктәбендә – 60,  кадет-интернатта – 50, Актанышның 2нче мәктәбендә – 47,36, гимназия-интернатта – 35, Киров мәктәбендә 20 процентны тәшкил итә. Пучы, Иске Сәфәр мәктәпләрендә универсал сыйныфлар. Профиль сыйныфлары ачкан вакытта балаларның теләкләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, фәннәрне сыйфатлы итеп укытуны күздә тотып эш оештыру зарур.


– Ләйсән Фоатовна, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов белән берлектә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге карап чыгылды. Ул мәктәпләргә бик зур уңай бәя бирде. Моны еллар буе куелган тырышлык дип исәплисезме?
– Чыннан да, мәктәпләрне әзерләү буенча зур көч куелган. Бу, әлбәттә, мәктәп директорларының укытучылар, хезмәткәрләр белән кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсе. Без, барлык белем бирү оешмалары да яңа уку елына балалар кабул итәргә әзер, дип горурланып әйтә алабыз. 


– Белем бәйрәме алдыннан мәгариф хезмәткәрләренә әйтер теләкләрегез дә бардыр.
– Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, таләпләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү. Мәктәпләребездә югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, районыбыз оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, без мәгариф системасы алдына куелган бу бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз. Кадрлар составын яшь укытучылар белән тулыландыру, яңарту – уртак хәл ителәсе мәсьәләләребезнең берсе булып кала бирә. Барлык мәгариф хезмәткәрләрен якынлашып килүче Белем бәйрәме белән тәбрик итеп, игелекле эшләрендә алга таба да яңадан-яңа уңышлар, уңай үзгәрешләр, иҗади хезмәт көче телим. 


– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев