Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Һава торышы бозылу сәбәпле, ЮХИДИ ерак юлга чыгудан тыелып торырга чакыра

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый рәвештә сакларга һәм юлларда бик игътибарлы, сак булырга кирәклеген искәртә. Казанда һава шартларының бозылуы сәбәпле, бик ашыгыч булмаганда машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. Машина йөртүчеләргә Россия Эчке...

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый рәвештә сакларга һәм юлларда бик игътибарлы, сак булырга кирәклеген искәртә.
Казанда һава шартларының бозылуы сәбәпле, бик ашыгыч булмаганда машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.
Машина йөртүчеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, тизлекне кыен юл-һава шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй итеп сайларга, дистанцияне һәм ян як интервалны арттырырга киңәш итә. Бигрәк тә каршы юлга чыгучы куркыныч маневрлар ясаудан тыелып торырга чакыра.
Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә тиеш. 12 яшькә кадәрге пассажирларның салонда балалар өчен махсус җайланмаларында йөртелүе мәҗбүри. Җәяүлеләр юл кичүләреннән генә, светофорның яшел сигналында чыгарга тиеш.
источник: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/20/139084/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев