Актаныш

ИЗГЕ ГАМӘЛ: Укытучыларга - һәйкәл

Узган атнада республика тарихында беренчеләрдән булып, Түбән Яхшый мәктәбенә мемориаль һәйкәл куелды. Аңа шул мәктәптә белем биргән укытучыларның исемнәре уеп язылган.

Хәтер, хатирәләргә чумганда кешенең күз алдына иң элек балачагы үткән туган нигезе, туган авылы, үзе белем алган мәктәбе килә. Кай тарафка гына китсә дә, адәм баласы шушыларны сагынып, юксынып туган ягына кайта. Ә туган авылы исә үзенең күренекле кешеләре, шәхесләре белән чиксез горурлана. Түбән Яхшый авылының да бар шундый мөхтәрәм затлары. Аларның барысы да башлангыч белемне үзләренең туган авылларында алганнар. Һәм моның өчен хөрмәтле укытучыларына гомер буе рәхмәтле алар. Бүген инде ул мәктәп юк. Аның урынында кычыткан, куралар үсеп, тирә-якка моңсулык өстәп утырганын күргән авыл халкының, бигрәк тә читтә яшәүче авылдашларының йөрәкләре аз сыкранмый. Инде бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән укытучылары рәнҗеп ятадыр кебек тоела аларга. Ничек тә шушы изге урынны тәртипкә китерү теләге бүгенге көндә “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләүче, шушы авыл егете Ильяс Мирзаяновның күңеленә тынгы бирми. Әлеге мәктәптә озак еллар мәктәп мөдире булып эшләгән әнисенең, укытучыларының исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән мемориаль һәйкәл эшләтергә кирәк дигән карарга килә ул. Аның әлеге теләген хуплаучылар бик күп була. Җаваплы һәм изге эшне башкаруны “Газстройсервис” оешмасы җитәкчесе Равил Ярмиев үз өстенә ала. 

Урынын җыештыруда Югары Яхшый мәктәбе коллективы, авылдашлары ярдәм итә. Уртак тырышлык белән бик матур урын пәйда була. Әлеге һәйкәлне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, ерак араларны якын итеп кайткан авылдашлары да катнашты. Һәркемнең күңеле тулды, мәктәп еллары хәтердә яңарды. 

Түбән Яхшый башлангыч мәктәбендә дә үз эшләрен чын күңелдән яраткан укытучылар укучыларга белем һәм тәрбия биргән. Биредә эшләгән укытучылар турында сөйләгәндә, иң элек үзеннән-үзе Алексанра Иван кызы Сизова исеме телгә килә. Авыл халкы аны яратып, үз итеп Сания апа дип йөрткән. Шул рәвешле Минзәлә районы Иске Мәлкән авылында туган кыз Түбән Яхшый авылының үз кызына әйләнгән. 

40 елдан артык мөгаллимлек стажы булган Сания апа балаларга яратып белем биргән. 

...Бөек Җиңү көнендә, 1945 елның 9 маенда кулына диплом алган кыз мөгаллимлек сукмагын туган авылында башлый. Бер ел Урәзмәттә укыткач, физика- математика укытучылары әзерләү курсын тәмамлап, 1950 елда Югары Яхшый мәктәбенә билгеләнә. 1958 елдан исә Түбән Яхшый авылындагы башлангыч мәктәптә укучыларга белем бирә башлый. Шул ук вакытта мәктәп мөдире вазыйфасын да башкара. Мәктәпне һәрвакыт яңа уку елына яхшы итеп әзерли. Утынын кайтарта, кистерә, ярдыра. Әмма мәктәп бинасы елдан–ел ныграк искерә, җимерелү чигенә җитә. Шуны күреп торган мөгаллимә район мәгариф бүлеге мөдиренә яңа мәктәп салдыру гозере белән мөрәҗәгать итә. Башкарып чыга алсаң, тотын, дип киңәш бирәләр аңа. Тормыш иптәше Мирзаһитның да булышлыгы белән сал агачы кайтартып, авылда яңа мәктәп сафка баса. 1973-1974  уку елын балалар яңа мәктәптә башлый. Сания апа шактый еллар Фәйрүзә Гайнанова белән кулга-кул тотынып хезмәт куялар. 

– Хөрмәтле авылдашлар. Бүген Түбән Яхшый мәктәбен искә алу, авылдашлар белән очрашу көнен үткәрергә булдык. Үзем шушы мәктәптә укыдым. Миңа белемне әни бирде. Әгәр кеше башлангычта яхшы, төпле белем алса, ул югары сыйныфларда да яхшы укыячак дип уйлыйм. Мемориаль һәйкәл ачу фикере үзеннән-үзе генә килмәде. Кечкенә авыл булса да, анда да кешеләр яши. Биредә дә нәрсәнедер мәңгеләштерергә кирәк. Башлангыч мәктәп бинасы булмаса да, аның урынына килеп, чәчәкләр салырлык урын булсын, дидем. Киләчәктә клуб бинасының бер башын мәчет, икенче башын музей итеп эшләү теләге бар. Музей башын клуб итеп тә файдаланырга булачак. Бу, халыкка җыелу урыны да булыр иде, – дип авылдашларының күңелен тагын та күтәреп җибәрде Ильяс Мирзаянов. 

– Әлеге чараның Укытучылар көненә туры килүе аның әһәмиятен тагын да арттыра кебек. Шушындый изге эшләр районыбызда күбрәк булсын иде. Чөнки һәр җирлекнең дә үзенең танылган шәхесләре була. Ә аларның барысының да юллары нәкъ менә мәктәпләрдән башланган. Шуңа да барлык укытучыларыбыз да хөрмәткә лаек. Әлеге игелекле гамәлдә башлап йөргән Ильяс Мирзаһит улына, аның ярдәмчеләренә, һәйкәлне эшләүчеләргә чын күңелдән район башлыгы исеменнән рәхмәтемне әйтәм, – диде Ләйсән Нурлыева. 

– Бүген шул тикле шатлыклы вакыйга. Әле моңарчы республикада укытучыларга истәлек һәйкәле булмагандыр. Бу – үзе бер батырлык, үзе бер тапкырлык. Ильяс абыйга зур рәхмәт. Без үзебезнең мәктәп нигезен онытмаска, кыйблабызга тугры калырга тиеш. Бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызның урыннары җәннәттә булсын. Хәзер безнең кайтып, чәчәк куярлык урыныбыз булды. Рәхмәт барыгызга да, – диде Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы, композитор Илһам Хисмәтуллин.

– Мин Түбән Яхшый мәктәбендә һөнәремнең беренче сукмакларын башлаган кеше. Мине эшкә җитәкләп Сания апа алып кереп китте. Фәйрүзә, Әминә апалар үзләренең киңәшләре белән һәрчак ярдәм иттеләр. Шушылай ташка уелыр өчен Сания апа кебек сабыр, таш кыя кебек кеше булу кирәктер. Һәм улыңның әнисе дә, беренче укытучысы да булу кирәктер. Ильяска рәхмәт, – диде Мәстүрә апа Галиева. 

Җирлек халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен озак еллар Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Рәшит абый Галимуллин, “Эконом” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Кәримовлар җиткерде. 

Бәйрәмдә Сания апаның туганнары да җыелып килгәннәр иде. Алар үзләренең апаларын шушылай зурлаган өчен ихлас күңелдән рәхмәтләрен әйттеләр. 

– Түбән Яхшый – безнең икенче туган авыл шикелле. Чөнки безнең балачак шушында үтте. Мирзаһит җизни кибеттә эшләде. Сания апа – мәктәптә. Без алар янына эшкә килә идек. Яшь барган саен күңел нечкәрә икән. Без үскәндә биек булып тоелган таулар да тәбәнәкләнгән кебек. Сания апа да шушы тауларга, агачларга карап, туган ягын сагынгандыр. Әмма биредә ул яратып хезмәт куйды. Мәктәптә дә, авыл халкы арасында да, гаиләсендә дә, туганнар арасында да ул һәрвакыт укытучы булып калды. Шул тикле төгәл иде ул. Аның һәр сүзенә  тәрбияви мәгънә салынган иде. Бу һәйкәл белемгә, бөтен укытучыларга һәйкәл. Бик матур башлангыч, матур үрнәк бу. Башка җирләрдә дә шушындый һәйкәлләр барлыкка килер дип уйлыйм. Чөнки һәр авылның укытучысының исеме, я рәсеме  шушындый һәйкәлләргә уелырга лаеклы. Ә яхшыйлылар сезгә ачык йөзле, киң күңелле булганыгыз өчен зур рәхмәт, – диде Сания апаның бертуган сеңлесенең кызы Лариса Әхмәтшина.

Бүгенге көндә 38 хуҗалыкта 108 кеше генә яшәүче Түбән Яхшый авылы бу көнне җыр-моңга күмелде. Еракларда яшәүче авылдашлар рәхәтләнеп күреште, сөйләште. Балачак, мәктәп елларын исләренә төшерде. Авылга ямь иңде. Инде киләчәктә дә шушы матурлык саклансын, балаларга да, өлкәннәргә дә тәрбияви урын булсын иде дигән теләктә калабыз. 
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: