Актаныш

Изге теләк: бәрәкәтле, бәхетле картлык

"Мактаулы ветеран" таныклыгын районда беренче булып алган Хәния Гыймазова, рәхмәт сүзләре белән, чордашларына мөрәҗәгать итеп әйтте әлеге юлларны. Өлкәннәребезнең бөтен тормышы өчен районда бар шартлар да бар, дип, җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде - горурланып эшләгез, диде ул. Таңнан торып ярминкәгә Иртән 7 сәгатьтә Актанышта үтүче ярминкә бар куәтенә гөрләде 1 октябрь...

"Мактаулы ветеран" таныклыгын районда беренче булып алган Хәния Гыймазова, рәхмәт сүзләре белән, чордашларына мөрәҗәгать итеп әйтте әлеге юлларны. Өлкәннәребезнең бөтен тормышы өчен районда бар шартлар да бар, дип, җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде - горурланып эшләгез, диде ул.
Таңнан торып ярминкәгә
Иртән 7 сәгатьтә Актанышта үтүче ярминкә бар куәтенә гөрләде 1 октябрь көнне. 9 сәгатьләрдә авыл хуҗалыгы продукциясенең - яртысы, ә итләр бөтенләй диярлек сатылып беткән иде.
- Озаграк йоклаганмын ахрысы, - диде уенын-чынын кушып Римма Улемаева бу хакта. - Ит алырмын дигән идем, калмаган. Сокланып, хозурланып, сату рәтләре буенча карап йөрим.
- Әй, бу көзге муллыклар! Аллаһы Тәгалә көнен дә бирде бит. Моңа кадәр әбиләр чуагы булды. Кичә яңгыр яуды. Анысы да кирәк иде уҗымнарыбызга. Ә бүген нинди матур көн! Үзе тыныч, үзе җылы. Ә муллык! Нәрсә аласың килсә, барысы да бар. Ит тә очсыз, 250 сум гына. Күп итеп сөт алып килгәннәр. 1,5 литры 40-35 сум. Ул суганы, ул кәбестәсе. Дөньялар тыныч булып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын! - дип, Роза Сергеева да фикерләре белән уртаклашты.
Сату һәм отышлы сатып алу мөмкинлеге тудыручы ярминкәне сагынып көтеп алабыз. Сату культурасына да, базар куйган таләпләргә дә өйрәнәбез, ихтыяҗга карап төрләнәбез.
- Актаныш җирлегендә кооператив булдырдык. 1 октябрьдән рәсми эшли башладык. Ярминкә вакытында шәхси хуҗалык үзенең көчен сыный, үз продукциясе белән сатуга чыгарга батырчылык итә. Базар
таләпләрен күрә, өйрәнә, - диде "Тере авыл" проекты авторы Ринат Мамаев.
Бу уңайдан, сату белән чыккан мәктәпләрнең сәүдә нокталарын карап сөендек. Мәктәп бакчасында үстергән яшелчә-җимешләрне электән дә мулдан алып киләләр иде. Быел сатучы ихтыяҗларын да искә алып, базарга яраклашканнар. Әйтик, Зөбәер мәктәбе бәрәңге, кишер, суганны кечкенә сеткаларга салып алып килгән - күтәреп кенә алып китәргә уңайлы. Чуракай мәктәбе викторияне чиләкләп алып төшкән. Яран гөлләрне дә сатуга куйган. Яңа Әлем мәктәбе үзләре теплицада үстергән кыярга кадәр алып килгән. Киров мәктәбе сату өстәлен күргәзмә рәвешендә үзенчәлекле эшләгән.
Фермерлар да, өлкәннәргә бәяне төшеп бирәбез, диделәр.
- Балны төрлесеннән алып килдек, өлкәннәргә ташлама ясыйбыз, - ди Кировтан умартачы Корбангали Хафизов. Ә умартачы Урал Шәяхмәтов ярминкәгә ел да Башкортстанның Чишмә районыннан килә. Әбием Актаныштан, ди. Карабодай, чәчкә балларын өлкәннәребезгә ташламалы сата иде.
Солтанголдан эшмәкәрләр суганны Волгоградтан ук алып кайтканнар:
- Узган ел да шулай алып кайткан идек. Быел да 11 тонна алып кайттык. Килосын 18 сумнан сатабыз, - диде Артур Габдуллаев.
- Безнең җирлектән сату белән мәктәп, "Алга" хуҗалыгы төште. Сату бик җанлы бара, өлкәннәрбезне бәйрәм белән котлыйбыз, - дип, һәркемгә сәламәтлек, имин тормыш теләде Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хәсәнов.
Бер үк вакытта аскы Актанышта да ярминкә гөрләде. "Башак", "Нигез" хуҗалыклары сату итте анда. Бер килограмм арпа - 7, бодай - 8, солы - 6,5, борчак 9 сумнан иде.
- Ел да төшәбез. Ит әйбәт үтә. Ит чаба белгәнгәме, гел йөртәләр инде. Килосы 250 сум белән, - дип, эш барышында ярминкәдән канәгать булуын белдерде "Нигез" хуҗалыгыннан Дәнил Маликов.
Өлкәннәребез белән ярминкә барышында район башлыгы Фаил Камаев та аралашты, аларның фикерләрен тыңлады, халык ихтыяҗын өйрәнде.
- Быел да өлкәннәр ункөнлеген ярминкә белән башлап җибәрдек. Райондашларны, хөрмәтле өлкәннәребезне ункөнлек башлану белән тәбрик итәм. Ярминкәдә һәр кеше үзенә кирәк товарны сайлап ала. Ихтыяҗ бар, сорау зур. Ит җитмәде, диделәр. Борчылу кирәкми. Алдагы көннәрдә дә ярминкәләр эшләячәк. Авыл хуҗалыгы продукциясенең һәр төре дә сатуда булачак, - диде ул.
Зәйтүнә Латыповага ярдәм
"Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә дә авыллардагы ветераннар оешмалары рәисләре, президиум әгъзалары, авыл җирлекләре белән очрашып сөйләшү вакытында, өлкәннәребезгә мөрәҗәгать итеп, фикерләрен дәвам итте район җитәкчесе Фаил Мисбах улы, яшәү рәвешләре белән дә , киңәшләре белән дә, милли йөзебезне күрсәтүче кул эшләрен ясау, бәйләү, тегү-чигү осталыгы белән дә ярдәмче булып, яшьләр арасында булуларын, аралашып яшәүләрен сорады:
- Тормыш шулкадәр зур тизлек белән алга бара. Яңалык арты яңалык үзләштереп, көндәлек тормышка кертәбез. Аралашып яшәмәсәк, без аларны күрми дә, белми дә калачакбыз. Ә кеше арасына, республикага чыгу, чит төбәкләргә бару өчен үз йөзеңне ачып сала торган матур эшләр, җитештергән продукция кирәк. Яшьләребезне авылларда матур яшәү серләренә өйрәтсәгез иде, - диде ул.
Татарстан буенча медик-социаль экспертиза бюросының җитәкчесе Ригель Низамов та катнашты киңәшмәдә. Райондашларыбызга - Пучы картлар йортына, аскы Актаныш ветераннар йортына һәм гимназиягә берәр мең китап бүләк итте. Узган ел шушындый ук сөйләшү барышында өлкәннәребез урын өстендә ятучы авыруларны юлда йөртми, җирлектә генә ВТЭК үткәрүне сораганнар иде. Ел дәвамында әлеге сорау аның ярдәме белән хәл ителде.
Республика җитәкчеләренең районга ярдәмләшеп яшәүләре күркәм гадәткә әйләнде. Федераль казначылыкның Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов райондашларыбызга Президент Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Районыбызда бүген торак шартларын яхшыртуда ярдәмгә мохтаҗ булып, Такталачыкта яшәүче ветеран Зәйтүнә Латыповага ярдәм итү өчен, җиңел кулдан, матди ярдәм күрсәтте ул. Ә казначылыкның яшьләр советы өлкәннәребезгә җыр бүләк итте.
Мактаулы, рәхмәтле ветераннар
Ветераннар белән очрашып сөйләшү күңелле мизгелләр белән тәмамланды.
Районыбыз ветераннарының "Юлдаш" клубы җитәкчесе - Күҗәкә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Сәяф Гариф улы Хаҗиев, Түке авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Бания Сәлах кызы Гыйлметдинова муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Хәния Гыймаз кызы Гыймазова, Глүзә Галимулла кызы Әхтәмова беренчеләрдән булып районда "Мактаулы ветеран" таныклыгына ия булдылар.
Пучы авыл җирлегендә 20 елга якын җирле ветераннар оешмасын җитәкләгән ветераннар советы рәисе Фәндүс Муллаян улы Басыров, Такталачык авыл жирлеге ветераннар советы рәисе Альберт Барый улы Яркәев район ветераннар оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: