Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КадерСЕЗ икмәк: Битарафлыкмы бу, әллә “тамак тую” нәтиҗәсеме? (ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Шушы көннәрдә Актаныш 2016нчы елның тәүге икмәген каршы алды. Зур өметләр багланган бу көн, шул рәвешле, быелның урып- җыю кампаниясенә старт бирде. Басу-кырларда көн-төн комбайннар гөрелтесе яңгырый, районыбыз юлларыннан олау- олау алтын бәясенә тиң икмәк кайта. Бу күренеш күңелдә Актаныш өчен, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен горурлык хисләре уята. ...Тик "Куян"...

Шушы көннәрдә Актаныш 2016нчы елның тәүге икмәген каршы алды. Зур өметләр багланган бу көн, шул рәвешле, быелның урып- җыю кампаниясенә старт бирде.
Басу-кырларда көн-төн комбайннар гөрелтесе яңгырый, районыбыз юлларыннан олау- олау алтын бәясенә тиң икмәк кайта.
Бу күренеш күңелдә Актаныш өчен, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен горурлык хисләре уята.
...Тик "Куян" боҗрасында сибелеп калган алтын бөртекләрне күргәч, күңел елый...
Илгә ачлык, сугыш афәтләре килгән авыр елларда кул арбасы, хәтта җәяү дә ташыган икмәкнең техника белән шыплап тулган шушы заманда кадере бөтенләй бетте мени соң?
"Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк", - дибез диюен, басу белән амбар арасында коелып калган бу уңыш "икмәк"кә керми башлаганмы әллә?
Битарафлыкмы бу, яисә "тамак тую" нәтиҗәсеме?
Озын көн буе бу боҗрадан машиналар үтә. Юк, боҗрадан түгел, кемдер тир түгеп үстергән, яшәү чыганагы булган бөртекләр өстеннән үтә алар. Кайчандыр бик кадерле булып та, бүген никтер кадерсезгә әйләнгән икмәк өстеннән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев