Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Кагыйдә үтәү инспекторга түгел, ә үзебезгә кирәк

Түләнмәгән штрафлар, чистартылмаган машина номерлары, тизлекне арттыру очраклары, исерткеч кулланган машина йөртүчеләр... Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, тәртип бозучыларны барлау максатында узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре белән чираттагы рейдка чыктык. Язның матур көне. Кояш елмая. Кәефләр шәп. Машина йөртүчеләрнең дә бик күбесенең күңелләре күтәренке, аеруча, юл инспекторлары туктатып, бар да тәртиптә,...

Түләнмәгән штрафлар, чистартылмаган машина номерлары, тизлекне арттыру очраклары, исерткеч кулланган машина йөртүчеләр... Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, тәртип бозучыларны барлау максатында узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре белән чираттагы рейдка чыктык.
Язның матур көне. Кояш елмая. Кәефләр шәп. Машина йөртүчеләрнең дә бик күбесенең күңелләре күтәренке, аеруча, юл инспекторлары туктатып, бар да тәртиптә, дип җибәргәннәр сөенә-елмая кузгалалар безнең тирәдән. Хәер, яз кояшы тәртип бозган өчен штраф кәгазьләре тутыручыларга да төшенкелеккә бирелергә ирек куймады: Ленин паркы каршындагы мәйданчыкта машинасын калдырып, үзе кибеткә кереп киткән ханым инспектор тутырган кәгазьләргә имзасын елмая-елмая салды.
- Мәйданчык аша үтүче юлга ике яклап та "тукталу ярамый" дигән билгеләр беркетелгән. Әмма кибеткә кергәнче генә дип, монда машина калдыручылар ел әйләнәсе кимеми, - ди юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Илдус Имамразыев. - Машина куярга урын эзләп, артык адым ясарга иренгәннәр штраф түли шулай.
Тиешсез җирдә машина калдырган өчен штраф күләме 1500 сум тәшкил итә, ә бурычыңны 20 көн эчендә кайтарсаң, яртысын гына түлисе. ЮХИДИ хезмәткәрләрен күреп, калдырган машиналары янына килергә куркып йөрүчеләр байтак булды ул көнне.
Актанышның РТС бистәсе ягындагы юл әйләнешендә дәвам иттек алга таба тәртип саклау рейдыбызны. Монда шактый вакыт торсак та, транспортчылар да тәртипле булып чыктылар. Тизлек арттырып чабучылар, иминлек каешы турында онытып җибәрүчеләр, исерткеч кулланганнар очрамады. Ә менә авылның пычрак юлыннан чыкканда машинасы номеры күренмәслек дәрәҗәдә пычранган бер яшь ханымга инспекторлар белән озак кына фикер алышырга туры килде. Салонда нәни сабые да булган бу хатынга карата күңелдә кызгану хисләре уянды.
- Кисәтү ясасагыз гына җитмиме, каршыгызда ук чыгар да чистартыр номерын, авыр эш түгел, баласы да көтә бит, - дим тәртип саклаучыларга.
- Радар машина номерын ачыклый алмый икән, димәк, тупас тәртип бозу. Бу очракта кисәтү белән генә булмый, - ди Илдус Имамразыев. - Пычрак юлдан чыгуга ук чистартып та була бит номерны, нигә килеп эләккәнне көтәргә?
Аның каравы, әнисе сабыйны махсус балалар утыргычына утырткан. Чөнки бала креслосы - купшылык түгел, ә саклану чарасы. Кайберәүләр хәтта сабыйның каешын каптыруга да игътибар бирмиләр. Менә шундый битарафлык аркасында сабыйларның гомерләре өзелә дә инде.
Быелның өч аенда республикада 1009 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Узган ел күрсәткечләреннән 47гә күбрәк дигән сүз бу. Юл һәлакәтләрендә 72 кеше якты дөнья белән саубуллашкан, 1271е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Районыбызда беренче кварталда алты юл-транспорт вакыйгасы булып, аварияләрдә ике кеше үлгән, җиде кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Узган ел шушы чорда җиде авария булып, анда өч кешенең гомере өзелгән, алты кеше имгәнгән.
Исерек көе рульгә утыручылар аркасында узган елның өч аенда аварияләр булмаса, быел шундый бер очрак теркәлгән инде. Бәхеткә, җәяүлеләр гаебе белән һәм балалар катнашында бер генә аянычлы очрак та юк.
Ике сәгатькә якын вакыт эчендә кызыксынучан караш ташлаучылар да, ярый әле туктатмады, дип авыз ерып китүчеләр дә күп булды ул көнне. Шунысы сөенечле: бер генә дә исерек шофер очрамады. Әмма рейдлар алга таба да дәвам итәчәк. Бу - закон таләбе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев