Актаныш

Кайда төзелеш – шунда яңа тормыш

Яңа тормыш Актанышның 6 нчы "Каенкай" балалар бакчасында башланырга тора. Биредә кызу темплар белән капиталь төзекләндерү бара. Тәрәзәләр алыштырыла, коммуникацияләр яңартыла, идәннәр-түшәмнәр дә өр-яңа. Балалар бакчасы ата-аналар, балалар гына түгел, биредә эшләүче тәрбиячеләр дә танымаслык булып үзгәреш кичерә. Объектта эш республиканың балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы нигезендә башкарыла. Аны яңарту...

Яңа тормыш Актанышның 6 нчы "Каенкай" балалар бакчасында башланырга тора. Биредә кызу темплар белән капиталь төзекләндерү бара. Тәрәзәләр алыштырыла, коммуникацияләр яңартыла, идәннәр-түшәмнәр дә өр-яңа. Балалар бакчасы ата-аналар, балалар гына түгел, биредә эшләүче тәрбиячеләр дә танымаслык булып үзгәреш кичерә.
Объектта эш республиканың балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы нигезендә башкарыла. Аны яңарту Асыл Шәяхмәтов
җитәкчелегендәге ПМК оешмасына йөкләнгән.
- Республикадан 25,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Өстәмә эшләр өчен үзебезнең район фондыннан да 4 миллион сумга якын акчалата ярдәм көтелә, - ди Асыл Шәяхмәтов. - Бинаның түбәсе ябылды. Хәзерге вакытта төрле төстәге сайдинг белән тышлыйбыз. Фасад өлеше җылыту материаллары кулланып төрелә. Балалар учреждениеләрен төзү-төзекләндерүгә куелган таләпләрне үтибез. Тиз янып китүчән материалларны бөтенләй дә кулланмыйбыз.
"Каенкай" балалар бакчасы 2 корпустан тора. Беренчесе - 1983 елда, икенчесе 1987 елда төзелгән. Ел дәвамында 154 бала йөргән. Заманында искиткеч матур, заманча таләпләргә туры килерлек итеп салынган, бассейны, кышкы бакчасы булган бакча иде. Вакытлар үткән саен, һәр нәрсә туза бара. Соңгы елларда Актанышыбызда күз явын алырлык яңа балалар бакчалары барлыкка килде.
Безнең дә калышасыбыз килми, - ди балалар бакчасының җитәкче-белгечләре. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кабул ителгән капиталь ремонт программасына эләгеп, 2017 елның гыйнварында башланып китте. Тора-бара балаларның йөрүен дә вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булдык. 19 июньнән алар башка бакчаларга урнаштырылды. Безгә ярдәмгә килгән шушы коллективларга рәхмәтлебез, нәниләребезне бик җылы кабул иттеләр. Ата-аналарга бераз мәшәкать килеп тугандыр, ләкин алар аңларлар, бу яңарышлар барысы да балаларыбыз өчен.
Җәйге чорда төзүчеләргә эш күләме җитәрлек. ПМК оешмасының 46 хезмәткәре бар, алар берьюлы берничә объектта хезмәт куялар. Татар Суыксуында мәдәният йорты да капиталь төзекләндерүдән соң файдалануга тапшырылырга әзерләнеп бетеп килә. Монысы да ПМК төзүчеләренең тырышлыгы белән авыл халкын сөендерәчәк.
Ел башында алар район үзәгендә элеккеге эчке эшләр бүлеге урнашкан бинаны кабат сүтеп диярлек, капиталь төзекләндерделәр. Архив (беренче катта) һәм үзәкләшкән бухгалтерия (икенче катта) коллективларына ул танымаслык, өр-яңа бина итеп тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: