Актаныш

Кайнар микрофон

Кызды ул бу көнне... Актаныш авыл җирлегенең 2019 еллык эшчәнлегенә багышланган, 3 сәгать дәвамында барган хисап җыелышында микрофон кулдан-кулга йөреп, тәмам эштән чыгар инде дип уйлаган идем, шөкер, түзде.

Күренеп тора, сусаган халык мондый аралашуга. Сораулар да күп сыман. Тик чыгыш ясаучыларның гына бер дә алышынмавы күңелне тырнап тора. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар гына сүз тотты, гадәттәгечә. Рәхмәтен дә әйттеләр, шелтә вә тәкъдимнәрен дә җиткерделәр, сәяси, республика һәм Рәсәй күләмендә хәл ителәсе глобаль мәсьәләләр дә читтә калмады. МТС бистәсендә үскән тигәнәкләрне генә дә сәгать ярым “чаптык”...

Яшьләрдән исә бер сорау да кермәде. Юкса, “Агыйдел” мәдәният йорты төрле яшьтәге халык белән тулы иде. Дөрес, безнеңчә, гадәттәгечә,   исемсез язып бирелгән сораулар булды анысы, әмма авыз тутырып ярып салмагач кәгазьдәгесе кәгазьдә кала инде аның. Ә бит бу җыенның төп максаты еллык эшчәнлеккә бәя биреп, якын киләчәккә алмаксатлар билгеләү, җирлегебезнең яшәешен камилләштерү иде. Хәзер инде социаль челтәрләрдә, лаф орып, өндәүләр тезеп язуның мәгънәсе юк. Китте ул поезд, югалды офыкта.

Җыен барышында халыктан кергән берничә сорауны гына ассызыклап китәсе килә. Инсаф абый Фәхриев “Изгеләр” чишмәсен карарга иде дигән тәкъдим белән чыкты. Дөрес, җирлектә иң файдалы су чыганагына ия буларак күпләргә таныш бу чишмәгә беркайчан да сукмак суынмый. Кайчандыр зәвыклы итеп эшләнеп куелса да, хәзер инде шактый таушалып бара. Чокырда, ят күзләрдән ерак урнашкангамы, игътибар юк аңа.

“Иске Иделдә су коеныр урын булырмы?” дигән сорау да урынлы кузгатылды. Су өстендә утырсак та, эссе җәйләрдә коенып кайтырлык урыныбыз юк безнең. Күпләр, күрше тавыгы дигәндәй, ерак булса да Башкортстанга чыга. Гәрчә анда да шул ук бака күлләре булса да.

– Су коену урыны буенча проект эшләнә. Якын киләчәктә Сабантуй мәйданы яны күлләрне дә чистартып, тирәнәйтеп, күңелле ял урыннары булдырырга ниятлибез, – дип җавап бирде әлеге сорауга район башлыгы Энгель Фәттахов.

Коену инде, ярар түзәрлек. Ә менә эчә торган суга тилмергән чаклар да булгалый бит. Җәй җитсә, 57 бистә умарта күче кебек гөжли башлый. Тик бу вазгыятькә карата бер сорау да күтәрелмәде. Шөкер, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп, үз чыгышында бу юнәлештә башкарылганнарны һәм киләчәктә хәл ителәселәрне искәртте. 

 

 

Актаныш – бүген

 

Демографик хәл

Авыл икътисадының төп күрсәткечләренең берсе – җирлектәге халык саны. 2020 елның 1 гыйнварына Актаныш җирлегендә 10178 кеше, 5048 ир-ат, 5130 хатын-кыз. Җирлектә яшәүчеләрнең уртача яше – 47,51. Барлык яшәүче халыкның – 4705е эш яшендәгеләр. Лаеклы ялдагылар саны – 2259. Эш белән мәшгульлек үзәгендә рәсми теркәлгән эшсезләр – 18, шуларның 17се –  хатын-кыз, 1се ир-ат.

Балалар бакчаларында 832 бала тәрбияләнә, башлангыч мәктәптә, ике урта мәктәп һәм гимназиядә 1776 бала, ресурс үзәгендә 374 укучы белем ала. Җирлегебездә 2 сугыш ветераны, 22  сугыш ветераннарының тол хатыннары, 635 тыл һәм хезмәт ветераны, 80 хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар яши. 2019 елда безнең җирлектә барлыгы 96 сабый дөньяга аваз салды, 99 кеше бакыйлыкка күчте.

Авыр хәлдә калганнар да шулай ук игътибар үзәгендә тора.  Җирлегебезнең 54 гражданы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, юлламалар язылды һәм комиссия утырышларында мөрәҗәгатьләр уңай хәл ителеп, шулар эченнән: 28 гаиләгә Игелек үзәге аша 414 500 сумлык, 57 гражданга Марафон фонды аша 481 мең сумлык матди  ярдәм күрсәтелде.

 

Кайсы күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү башкарылачак

Актаныш авыл җирлегендә “Яран” ширкәтенә  караган 77 күпфатирлы  йортлар бар. Барлыгы 1698 фатирда 3680  кеше яши. 59 йорт үзәк җылытуга кушылган, 18 йортта икеконтурлы газ казаннары куелган.

2019 елда “Ремстройдом” җәмгыяте эшчеләре тарафыннан Ленин проспекты 32нче, Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 104 йортларда капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. 2020 елда Юбилей урамы 109 һәм 110 нчы йортларында капиталь төзекләндерү планга кертелгән. Бүгенге көндә бу йортларда эш башланды. Йортның тышын җылытып тышлау эше бара. Смета буенча  109 һәм 110 нчы  йортлардагы гомумкулланылышта булган электр системасына, су һәм канализация челтәренә,  вентшахта һәм фасадны ремонтлауга чыгымнар каралган. Җиңүнең 30 еллыгы урамы 104 нче йортта түбә ябу эшләре башкарылачак.

Җирлегебездәге күпфатирлы йортларда Әбүгали Рафоат улы Шакиров җитәкчелегендәге “Сугаз” ҖЧҖте тарафыннан Ленин проспекты 12, 30, 31, 32, 33, 106, Төньяк урамы 120 нче, Җиңүнең 30 еллыгы урамы 104 нче йортларны  үзәкләштерелгән җылылык системасыннан аерып  икеконтурлы газ казаннары урнаштырылды. Агымдагы елда калган 57 күпфатирлы йортларда да икеконтурлы газ казаннары урнаштырылачак. Бүгенге көндә йортларда эш башланды.

 

Ишегалларын үзгәреш көтә

Киләсе бишеллыкта республика шәһәрләре һәм район үзәкләрендәге барлык ишегалларын яңартуга, төзекләндерүгә юнәлдерелгән “Бердәм Россия” сәяси партиясе тәкъдим иткән “Безнең ишегалды” программасын авылдашларыбыз зур өметләр баглап кабул итте. Партиянең гамәлдәге депутаты белән Актаныш авылының биш ишегалдында оештырылган очрашуларда җирлек гражданнарыбыз теләк-мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр. Инфраструктур үсеше идарәсе белгечләре халыкның фикер-тәкъдимнәрен өйрәнеп, анализлап, программаның тормышка ашырылуын эзлекле дәвам итү өчен, проектлаучыларга тапшырдылар. Бу программа тормышка ашып ишегаллары төзекләнер дигән өметтә калабыз.

 

 

Төзелеш. Дәүләт бәйрәме

Ел дәвамында җирлектә 78 хуҗалык яңа шәхси йорт төзелде. 2020 елда тагын 106 яңа шәхси йорт тергезелеп  9 мең кв.м. мәйдан йорт тапшыру планлаштырыла.        

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы нәтиҗәле, оештырылган. Узган ел авыл хуҗалыгы программасында  чиратта торучы 12 гаиләгә, “Граждане на селе” программасында чиратта торучы – 8 гаиләгә акча кайтып, җирлектә төзелеш эшләре башкарылды. ”Ятим балалар” программасы кысаларында 2020 елда салыначак 4 йорт өчен җир кишәрлекләре чистартылып, тәртипләп куелды 1 гаилә социаль ипотека белән, яңа булдырылган “Аренда” программасы  буенча, 3 гаилә бар уңайлыклары булдырылып салынган фатир-йортларга арендатор (килгән специалистлар) булдылар. Хәзерге көндә югарыда атап үтелгән программаларга чиратка басу өчен 40 гаиләнең мөрәҗәгате алынган.

 

Шәхси хуҗалыклар

2020 елның 1 гыйнварына Актаныш авыл җирлегендә 2810 шәхси хуҗалыкта барысы – 309  баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 113 савым сыеры, 222 баш сарык һәм 268  – кәҗә, 9 – ат, 190 – куян, 373 – умарта, 1653  кош-корт исәпләнә.

Авыл җирлегендә сөт җыю оештырылган, бу эшчәнлекне ике шәхси эшмәкәр Феликус Фазлыйәхмәтов һәм Хәлил Галиев алып баралар, сөткә түләү вакытында башкарыла.

Шул нисбәттән, шәхси хуҗалыкларны үстерү, ягъни ЛПХ кредиты алу буенча “Ак Барс”  банк аша 7 кешенең 3 млн 72 мең сум күләмендә кредит алу өчен хуҗалык китабыннан чыгарма бирү аша ярдәм күрсәтелде.

Соңгы елларда республика хөкүмәте, авыл хуҗалыгы министрлыгы савым сыерларының баш санын саклап калу максатыннан, халыкка субсидия бирә. Сыер асраучыларга 387 мең 500 сум, кәҗә асраучыларга 115 мең  500 сум субсидия акчалары банк счетларына күчерелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, яшь кош-корт алу өчен, өлешчә чыгымнарны субсидияләү программасы буенча, 45 шәхси хуҗалык тиешле документларны тапшырды, 6 шәхси хуҗалыкка отказ булды, 39 хуҗалыкның чыгымнары республика бюджетыннан 99 мең 130 сум белән субсидияләнде; тана сатып алу өчен өлешчә чыгымнарны субсидияләү программасы нигезендә 2 шәхси хуҗалыкка җирлек бюджеттан 15әр мең сум,  республика бюджетыннан 30ар мең сум акчалата ярдәм кайтты.

Ветеринария берләшмәсе мәгълүматлары буенча, 2019 елның 1 апреленә электрон хуҗалык кенәгәсенә исәпкә куелган 113 баш савым сыерының 102се язгы кан алу вакытында тикшерү узып, 30ы лейкоз авырулы, көзге кан алуга 86 баш сыерның 25е лейкозлы дип табылды. Үзегез үк күреп торасыз, бу бик зур сан һәм җирлектә яшәүче малларга, кешеләргә дә куркыныч яный торган күрсәткеч. Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, үзегезнең һәм башкаларның сәламәтлегенә битараф булмаска, малларны тиешенчә анализлар ярдәмендә тикшертеп торырга, ә авыру табылган очракта, кичекмәстән сәламәт терлеккә алыштыру ягын карауны тәкъдим итәбез. Шулай ук малларның нәкъ менә көтүгә йөрүләрен тәэмин итәргә дигән бурыч куябыз. Урамга, яланнарга малларны бәйләп кую, яисә бәйсез йөрү очракларын бетерергә кирәк.

 

Эшмәкәрлек

Авыл җирлеге үсешенә, яшәешенә шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек зур йогынты ясый. Бүгенге көндә җирлектә 234 кече һәм урта предприятие, 107 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Авыл җирендә эшмәкәрлек уңышлы булсын өчен, халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә һәм ышанычын яуларга кирәк. Үрнәк мисал итеп, эшмәкәр гаиләләрдән Фаяз һәм Айгөл Гыйздатуллиннар (5 “Кайнар икмәк”сату ноктасы), Ләйсән һәм Ралиф Фәхретдиновлар (“Альмига” сәүдә йорты, “Тимер ат” кафесы), Фәнис һәм Гөлсинә Габдуллиннар (“Айяр” сәүдә нокталары). Ел башыннан илебезнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да үзмәшгульлек буенча “Һөнәри керемгә салым” режимы эшли башлады. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле төстә башкарыла. Актаныш авыл җирлегендә 234 кеше шушы яңа салым системасында теркәлгән.   

 

6 кешегә кисәтү ясалды, 1 кеше штрафка тартылды

2019 елда җирлекне яшелләндерү, агач утырту буенча җирлек территориясендә урнашкан оешмалар көче белән өмәләр оештырылды. Совет урамы яклап тау итәгенә 2 мең яшь чыршы, Нөркә урманы һәм гимназия яклап Гамил Авзал урамына, Төзүче базасы каршына 2 мең чыршы үсентеләре утыртылды. Баян Дәүләтов  урамындагы агач рәтләре 70 данә үскән чыршы белән тулыландырылды. Совет урамыннан аскы Актанышка төшкәндә тротуар буйлап, Комсомол урамында корыган чыршылар урынына 37 үскән чыршы утыртылды. 

Тирә-юнебезне, җирлегебезне чистарту, пөхтә тоту максатыннан, капка алларын, капкадан юлга кадәр территориядәге үләнне чабуны сорап, урамда бәйсез йөргән мөгезле эре терлек, сарык-кәҗәләр, бәйдән ычкынган этләр хуҗаларына җәй айларында башкарма комитет хезмәткәрләре тарафыннан мөрәҗәгатьләр таратыла. Мөрәҗәгать игътибарсыз калдырылган очракта, административ комиссия аша чара күреләчәге турында авылдашлар кисәтеләләр. Шуңа да карамастан, йорт һәм ихата яннарында төзелеш материаллары яки башка чүп-чар тоту, кош-корт асрау өчен су күлләвекләре ясап җавапчылыкка тартылучылар да булды. 2019 елда барлыгы 7 кеше административ комиссиягә чакыртылып, 6 кешегә кисәтү ясалды, 1 кеше штрафка тартылды. 

 

Янгын куркынычсызлыгы

Соңгы елларда балигъ булмаган балалар һәм өлкән яшьтәгеләр яши торган йортларга автоном рәвештә янгын турында кисәтү җайланмалары урнаштыруда 103нче санлы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре җанлы эш алып бара. Икеконтурлы газ казаннары урнаштырылган 15 күпфатирлы йортларда  отсекатель белән сигнализаторлар монтажланган, соңгы елларда салынган 7 күпфатирлы йортларда, шулай ук 81 шәхси йортларда әлеге җайланмалар урнаштырылган. Бүгенге көндә 103нче санлы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең льготалы бәягә әлеге җайланмаларны кайтарту мөмкинлеге бар, бер җайланма 250 сумга бәяләнә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген, гомерен куркыныч астына куймыйк, хөрмәтле авылдашлар, әлеге тәкъдимгә аңлы рәвештә якын килеп эш итик.

 

Су мәсьәләсе

Актаныш үзәгенә, аскы Актанышка һәм 12 кварталга Актанышбаш һәм Әҗәкүл водозаборларыннан су бирелә. 57 нче квартал, РТС бистәсе ягына су ПМК, Сельхозхимия, иске аэропорт водозаборларыннан килә. Халыкны су белән тәэмин итү буенча эшчәнлек 2019 елда тулаем “Коммунсервис-Актаныш” җәмгыяте кулларына тапшырылды.

Барыбызда белгәнчә, 57 нче бистәдә яшәүчеләр саны соңгы елларда артты, бүгенге көндә дә шәхси хуҗалыкларда төзелеш эшләре гөрли, яңадан яңа йортлар калка. Шул сәбәпле, бу бистә җәй көннәрендә суга кытлык кичерә, югарырак нокталарда урнашкан йортларга су барып җитми. Тимер күп булу сәбәпле, скважинадан килгән суның да санпид таләпләренә туры килеп җитмәве билгеле. 57 нче бистәне су белән тәэмин итүче иске аэропорт водозаборындагы скважиналарны юдырту, чистарту эшләре уңай нәтиҗә бирде. Су кудырту насослары алыштырылды. Халык соравы буенча, Ветераннар урамында 750 метр озынлыкта су трассасы салынды. Актанышбаш водозаборыннан 4 км су линиясе сузып Гамил Авзал, Химиклар урамнарына тоташтыру күздә тотыла. Су запасын күз уңында тотып, киләчәктә 57 нче кварталда 1000 куб.метр күләмле су резервуарлары урнаштыру планга кергән. 2020 елда аэропорт, ПМК территориясендә урнашкан скважиналарны чистарту планга кертелде.

Актанышбаш водозаборына 57 нче кварталны кушкач, суга кытлык булмасын өчен водозаборның егәрлеген арттырырга кирәк була. Моның өчен Шәрип авылы тирәсендә геология тикшерүләре алып барылды һәм Мәрзәм җир асты сулары барлыгы ачыкланды. Проблеманы уңай хәл итү максатыннан, анда 4 артезиан скважинасы казу планлаштырыла һәм Мәрзәм су чыганагыннан Актаныш водозаборына 6 км су трассасы үткәрәсе була. Бу юнәлештә республиканың Газлаштыру фонды белән район башлыгы катнашында сөйләшүләр булып, бүгенге көндә проект смета эшләре башкарылды. 57нче бистәдәге водозабор җирләре межаланды, Экологик озату үзәге аша су чыганакларын лицензияләү өстендә эш алып барыла.

Өстәмә су чыганагы булган Изгеләр, Җидегән, Мәликә, Хәмит чишмәләре тирә-юньне чистартып карап тору, төзекләндерү шулай ук мөһим эш.

 

Авыр гаиләләр

Иң борчыган мәсьәлә  яшүсмер балаларның хокук бозулары. Моның төп сәбәбе  – әти-әниләрдән балаларга карата игьтибар җитмәү. Яшүсмерләр тарафыннан хокук бозулар булмасын өчен полициянең участок вәкилләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе белән берлектә даими рейдлар үткәрелеп, кичке 22:00 сәгатьтән соң әти-әниләреннән башка йөрүче балаларны, спиртлы эчемлек кулланучыларны, асоциаль тормыш рәвеше алып баручыларны ачыклау өстендә эш алып барыла. Тиешле чаралар күрелә. Шуңа да карамастан, узган ел 46 гражданның эше районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан тикшерелеп, 34 әти-әнинең 17сенә карата административ чара күрелде. Җирлектә 4 социаль куркыныч гаилә, даими күзәтү астына куелган 25 гаилә бар, аларда 42 бала тәрбияләнә. Социаль куркыныч гаиләләрне, балигъ булмаган балалары булган тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы, “яшел елан” белән дуслашкан, ярдәмгә мохтаҗ ялгыз яшәүче өлкәннәребезне ачыклау буенча, җирлек гражданнары белән үзара хәбәрдар булсак иде, чөнки бергәләп хокук саклау буенча эшчәнлек алып барган очракта гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп була.

 

Дин

Авылыбызда өлешчә булса да, өлкән һәм яшь буынны берләштереп, аралаштырып торучы 4 мәчет эшли. Халык арасында ислам дине аркылы әдәп-әхлак, тәртип кебек сыйфатларны булдыру максатыннан вәгазьләр сөйләп төрле дини чаралар үткәрелә. Күңелләребезне сафландырып, яшәешебезне нурландырып авыл өстендә һәрвакыт азан тавышы яңгырый. Район үзәгендә “Җәмигъ”, ”Бүләк”, “Гамбәрия” һәм “Мәүлид” мәчетләренә җомга намазына 77 кеше йөри. Корьән уку, намаз уку тәртипләрен, дин сабакларын өйрәнү өчен мәчетләргә йөрүче 43  шәкерткә, укучы 21 ир-ат һәм 254 хатын-кызга  25 мөгаллим-мөгаллимә дини тәрбия һәм гыйлем бирә. Җирлегебездә дини бәйрәмнәр, мәҗлесләр билгеләп үтелә.

 

Үзара салым тотылышы

Узган ел 3 млн 200 мең 500 сум үзара салым җыйналды. Шул акчаны
республика 4кә тапкырлап, 12 млн 802 мең сум итеп кайтарды, җирлеккә 16 млн 2 мең 500 сум акча тупланды.

Әлеге акчаларның 5 млн 138 мең сумы Татарстан урамы буенча “Ак Барс“ банк бинасыннан “Роспотребнадзор“ бинасына кадәр, Ленин проспекты 106  йорты яныннан Х.Такташ урамы киселешенә кадәр, Бүләк урамыннан Агыйдел урамына кадәр җәяүлеләргә юллар салуга, Актаныштан 57 нче бистәгә, Нөркә урманына алып чыга торган җәяүлеләр басмасы (асылмалы күпер) һәм  Актаныштан МТС бистәсенең Урман урамына алып чыга торган баскыч төзекләндерүгә һәм Хәмит чишмәсе территориясен төзекләндерүгә тотылды.

5 млн 98 мең  сум – җирле әһәмияттәге машина юлларын карау өчен, 2 млн 35 мең сум җирлектәге зиратларны тәртипләүгә юнәлдерелде. 2 млн 465 мең сумга урам утлары көйләнде: Тынычлык проспектында Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортыннан алып базар капкасына кадәр аралыкка светодиод лампалы ут баганалары, “Әтәчкәй“ һәм “Алтынчәч“ балалар бакчалары арасына ут баганалары утыртылды. РТС һәм 57 бистәләрдә су трассалары алыштыру һәм төзекләндерү эшләренә 1 млн 221 сум акча тотылды.

2019 елда урам утларына 4 млн 583 мең тотылды, 2020 елга да  3 млн 307 мең генә бюджетка салынган. Чыгымнарны киметү максатыннан урам утлары әкренләп экономияле светодиод лампаларга алыштырыла. Бүгенге көндә Актанышыбызда барысы 1916 ут ноктасы бар. Шулар арасында 550 нокта 250ле ЖКУ, РКУ һәм ДРЛ лампалары белән яктыртыла. 2019 елда Б.Дәүләтов урамында ике яклап, Колхоз, өлешчә Җәлил, Үзәк, Индустриаль урамнарында 80 ноктадагы ут лампалары экономияле светодиод утларга алыштырылды. Парклар, сквердагы утлар, төсле фонтаннар да кулланышта. 2020 елда “Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу” программасы кысаларында, Газлаштыру фонды аша 27 урамда 253 светодиод лампаларын алыштыру планлаштырыла.

Юл хәрәкәте иминлеге фонды акчалары хисабына 2019 елда – Салих Хөснияров белән Б.Дәүләтов урамнарын тоташтыручы  автомобиль һәм җәяүлеләр юлының машина йөрү өлешендә заманча ут җиһазлары – светодиод лампалар урнаштырылды.

 

2020 елда үзара салым ярдәмендә башкарылачак эшләр

2019 елның 24 ноябрендә 2020 елга максатчан җыем билгеләү буенча 7 участокта референдум үткәрелде.

Референдум  нәтиҗәләре буенча, Актаныш авыл җирлегендә теркәлгән, Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, I һәм II төркем инвалидлар, көндез укучы студентлардан кала 18 яше тулган  һәр кешедән 2020 елда 500 (биш йөз) шәр сумнан максатчан җыем түләргә тиешлеген әйтеп үтәбез. Быелгы максатчан җыемны җыеп тапшырып дәүләт ярдәме алу срогы тагын кысанланды. 31 мартка кадәр тапшырылган акчалар гына 4кә тапкырланып кайтуын исәпкә алып, һәркайсыгызның активлык күрсәтүен, вакытында түләп бетерүегезне сорыйбыз.

 

Ә эш төрләренә килгәндә, ул 2020  ел өчен түбәндәгечә билгеләнде:

Агымдагы елда да зиратларны карау, чистарту белән беррәттән зират коймаларын барлау, төзекләндерү, шулай ук агачлар кисүне дәвам итүне күз уңында тотабыз.

Җәяүлеләр өчен аскы Актанышка төшү һәм менү өчен ике баскычка ут баганалары утыртып реконструкция үткәрергә, ремонтларга ниятлибез.

Җирле әһәмияттәге машина, урам юлларын төзекләндерү, урамнарда чокырлар ремонты; юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү йөзеннән, Б.Дәүләтов урамы буйлап Юбилей урамы киселешеннән алып С.Хөснияров урамына алып чыгучы күпер тротуарына кадәр, Татарстан урамында “Ак Барс“ банк бинасыннан Җиңү паркы капкасына кадәр җәяүлеләр өчен тротуар ясау планлаштырыла.

Район күләмендә, гомумән, башка төбәкләрдәге җирлекләр белән чагыштырганда да, Актанышыбызның төзек, чиста матур булуын күрәбез.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: