Актаныш

“КАЙНАР” ТЕМА: Актаныш 4 500 000 сумга якын коммуналь хезмәт бурычларын җыеп ала алырмы?

Бер райондашыбыз, гомумән, 2006 елдан алып бер генә тапкыр да бурычын түләп карамаган. Бүген ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен 285 мең сум бурычта утыра.

Бүгенге көндә Актаныш районында кабыргасы белән килеп баскан зур проблема - торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен халыкның бурычын бетерү. Торак-коммуналь өлкә, идарәче компания, "Татэнергосбыт" җәмгыяте, суд приставлары , Дәүләт торак фондының Актаныш районы буенча вәкилләре, нотариус катнашында район хакимияте бинасында оештырылган җыелыш та нәкъ менә шушы мәсьәләгә багышланган иде. Утырыш белән районның башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы А.И. Тимеров идарә итте. Актаныш районында яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен генә дә 4 миллион 500 меңгә якын бурычы җыелу үзе үк килеп туган проблеманың гаять катлаулы икәнен исбатлый. Болай дәвам итсә, халыкны утлы, сулы итү өчен тырышкан оешмалар банкротлыкка чыкмасмы? Өстәвенә, халык коммуналь хезмәтләрнең тиешенчә күрсәтелмәвенә зарлана. Җилкәсендә шуның кадәр бурыч өелеп торган хуҗалык ватылганны төзәтергә, тишелгәнне ямарга каян акча алырга тиеш соң, сезнеңчә? Аңларга вакыттыр бит инде: бушка яши торган заманалар артта калды. Куллангансың икән – акчасын да түләргә кирәк. 

Хәер, акча түләтер өчен иң беренче чиратта йорт хуҗаларын барлап чыгарга кирәк. Бердәм исәп-хисап үзәгендә дә, хезмәт күрсәтүче оешмалар белән төзелгән килешүләрдә дә хилафлыклар җитәрлек. Бу система кайчан һәм кайсы урыннан җитди тайпылыш биргән соң? Шушы сорауга җавап тапмый торып, ниндидер нәтиҗәле эшкә өметләнәсе юк. Искегә тисәң, исең китә дигәндәй, йортларны барлау барышында нинди генә кимчелекләр ачыкланмаган районда?! Еллар буе буш торган фатирлар, милекчеләрнең алышынуы, мирасчыларның мирас хокукына өлешчә генә яисә бөтенләй кермәве, рәсми рәвештә яшәү урыны буенча теркәлмәү, арендага документ төземи кеше кертү – боларның барысы да хәлләрне шактый катлауландырган. Җыелган бурычларны түләтү өчен милекчеләрне эзләү үзе дә шактый вакытны сарыф итәчәк, әмма башка юл юк. 

Алай дисәң, дәүләт сыртында рәхәтләнеп яшәп ятучы бурычлылар да бар Актанышта. Алар качып та азапланмый – квитанцияләрне бар дип тә белмиләр чөнки. Иң күңелгә тигәне – берәүләр хәләл акчасын ай саен бурыч түләргә тота, икенчеләр, оятсыз рәвештә, шулар хисабына рәхәттә яши. Бер-береңнән көлү килеп чыга түгелме? Ни өчен кайберәүләргә закон юк? 

Коммуналь хуҗалык бурычлыларны судка да биреп караган, барыбер сизелерлек файда күренмәгән. Юкса, суд карары торак-коммуналь өлкә файдасына чыгарылган булган бит. Бер райондашыбыз, гомумән, 2006 елдан алып бер генә тапкыр да бурычын түләп карамаган. 12 ел буе җаваплы органнар нигә чара күрмәгән соң? Бүген ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен 285 мең сум бурычта утыра. Аның каравы, хәйләкәр ханымның газ буенча да, "Энергосбыт"та да бер тиен дә бурычы юк. Әлеге оешмалар бурычлылар белән үтә дә аңлаешлы телдә сөйләшә белә чөнки, билгеле вакыт аралыгында түләү башкарылмаса, ресурс бирүне алар өзә дә куя. Кемнең генә караңгы, салкын өйдә утырасы килсен - кеше йөгерә-йөгерә илтеп бирә бурычын. Җитмәсә, бурычлы райондашыбыз яшәгән фатир Дәүләт торак фондыныкы, әлеге ханым бу торактан найм килешүе нигезендә файдалана. Куып чыгарыр идең – кулында балигъ булмаган баласы бар. Көн кебек ачык, бу очракта закон балалы ананы яклаячак. Бу райондашыбыз белән җитди сөйләшү дә булган, шуннан соң ул файдаланган хезмәтләре өчен агымдагы айның 9 мең бурычын түләгән. Калганнары чират көтеп ята – 12 ел көткәнне, тагын көтә ул! Хәер, утырышта катнашучылар тарафыннан бу бурычның күпмесендер чикерергә кирәктер бәлки дигән тәкъдим яңгырады. Нәрсә бәрабәренә чигерелергә тиеш икәнлеге генә аңлашылмый. Ни өчен ул 12 ел буе шул хезмәт күрсәтүче оешмалардан көлеп йөргән дә, хәзер аңа мәрхәмәт күрсәтелергә тиеш? Башкаларга да шулай озаклап бурыч түләмәсәң, аны кичерәләр икән дигән акланмас өмет тарату өченме? Ул вакытта бурычларны дистә миллионнар белән исәпләрбезме? 

Сүз уңаеннан, бүгенге көнгә Актанышта Дәүләт торак фонды балансында 11 күпфатирлы һәм Нөркә бистәсендә 22 шәхси йорт бар. Алар социаль ипотека, найм кебек программалар нигезендә халыкка файдалануга тапшырыла. Наймга алынган йортларда яшәүчеләр аларга күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр белән беррәттән аренда бәясен дә түләргә бурычлы. Аларны киләчәктә фатир арендалап торучы хезмәткәрләре булган оешмаларга беркетү максат итеп куелды. Ул очракта, бәлки, түләүләрдә өзлеклелекләр килеп чыкмас дигән ышаныч бар. Фондның район вәкилләре һәм идарәче компания фатирны наймга тапшырганда, яшәячәк кеше белән килешү һәм кабул итеп алу буенча акт төзергә бурычлы. Фатирда торган кеше күпмедер 
вакыттан соң чыгып китсә, фатирны тапшыру буенча да акт төзелергә тиеш. Әмма яшәүчеләр кайвакыт үзләре белән бергә газ плитәсе, су җылыту җиһазларын, хәтта унитазны  да “кыстырып” чыгып китәләр икән. Юкса, килешүдә андый пункт каралмаган. Аңлашылганча, бу өлкәдә дә тәртипкә саласы мәсьәләләр шактый. 

Киләчәктә торак-коммуналь өлкә предприятиеләрен чыннан да банкротлыкка калдырмас өчен Актаныш районы бурычлыларга карата үтемле чаралар күрергә мәҗбүр. Яңа елдан торак-коммуналь түләүләр буенча квитанцияләрне (ТКХ һәм "Татэнергосбыт" ) берләштерерләр дигән өмет тә бар. Ул очракта торак-коммуналь хуҗалык бурычлы затларга электр энергиясе бирүне туктатып тору мөмкинлеген ә ия “рычаг” белән кораллана алачак. Кискен чаралар исәбенә бурычлыларны судка бирү кебек инде тикшерелгән ысуллар белән беррәттән яңаларын да кертергә исәп тота район. Шуларның берсе – бурычы булганнарны бөтен районга фаш итү. Хакимият бинасы каршында андыйларның фотосурәте дә пәйда булырга мөмкин. “Бу кеше торак-коммуналь бурычларын түләми!” дигән язу астында үз фоторәсемегез булуын теләмәсәгез, итәк-җиңнәрегезне җыярга вакыттыр, җәмәгать! 

27 сентябрь көнне район хакимияте бинасында үткән мондый төр җыелышлар исә, алга таба да, эзлекле рәвештә дәвам итәчәк. Алар көткән нәтиҗәне бирер дип ышанасы килә. Ике айдан артык коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә исә якын арада кисәтү хатлары җибәреләчәк. Хәрәкәт сизелмәсә,бурычлыларның эше судка юлланачак. 

АВТОР ӨСТӘМӘСЕ: Торак-коммуналь өлкәдәге бурычлыларны барлый башласаң, кызык та, кызганыч та фактка тап буласың, баксаң, бурыч җыеп ятучыларның матди яклары бер дә зарланырлык түгел икән. Араларында дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләр дә, йомшак кәнәфиләрдә утыручылар да шактый. Димәк андыйларның бурыч түләргә мөмкинлекләре җитәрлек, теләкләре генә юк. Бәлки, "чистартуны" да әнә шундый затлардан башларга кирәктер? Торак-коммуналь өлкә "калын тирелеләрне" судка бирсен дә, суд карары нигезендә аларның хезмәт хакына арест салынсын! Шул вакытта ачның хәлен тук аңлый башламасмы? 
 

PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: