Актаныш

"КАЙНАР" ТЕМА: Актаныш медицинасы яңарыш кичерә. Халыкның карашы үзгәрерме? (+ ФОТОФАКТЛАР)

Быел Актанышның медицина тарихы революция кичерә дисәк тә, һич ялгыш булмас.

Сүз үзәк хастәханәнең тышкы кыяфәте хакында гына бармый, хәер, монысы да игътибарга лаек. Бүген хастәханәнең поликлиника өлешендә киң масштаблы төзекләндерү эшләре бар. Шул рәвешле аңа яңа, заманча сулыш  өрелә. 

Әле күптән түгел генә ремонт  хатын-кызлар консультациясенә кергән иде. Хәзер инде ул тулы куәттә гүзәл затларыбыз өчен хезмәт күрсәтә. Актаныш гинекологиясе шәһәрдәге үзәкләрдән һич кенә ким түгел.

Әмма иң мөһиме – үзәк хастәханәнең кадрларын да, матди-техник базасында да сизелерлек уңай алга китеш бар. Баш табиб Айдар Хәев фикеренчә, бүген хастәханәдә җайга саласы мәсьәләләр шактый. Медицина персоналы белән халык арасындагы мөнәсәбәт тә шулар рәтендә. 


- Кадрларыбыз даими рәвештә белемнәрен арттырып торалар, авыруларга уңай шартлар булдыруга да бик күп көч сарыф ителә. Ләкин халыкны болар белән генә алдап булмый, бүген алар бездән яхшы мөгамәлә  дә көтә. Ике якның үзара мөнәсәбәте уңай булмый торып, ниндидер нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел.  Бу юнәлештә дә без эшчәнлек алып барабыз, - ди Актанышның баш табибы. 

Ә инде ныклы материаль-техник база булдыру – заман таләбе. Яшәү шартлары ни дәрәҗәдә яхшырса да, авыручылар саны кимеми. Иң аянычы, медицина тарафыннан өйрәнелгән, дәва табылган чирләр белән беррәттән, яңалары да табылып тора. Замана чирләренең  төп өстенлеге -  алар иске медицина ысулларына, җиһазларына буйсынмый, бирешми. 

Гасыр афәтенә әверелгән яман шеш (рак) авыруы – менә шундыйлардан. Быел гына да Актаныш районында яшәүчеләрнең 77сенә шушы диагноз куелган.  Аларның 47сендә яман шеш башлангыч стадиядә ачыкланган. Бу авыручыларның 61 процентында сәламәтләнүгә зур өмет бар дигән сүз. 

Айдар Рәфгать улы сүзләреннән аңлашылганча,  яман шеш авыруын дәвалау өчен, беренче чиратта аны вакытында ачыклау зарур. Гистологик тикшеренүләр үткәрү – моның иң нәтиҗәле ысулы. Моңа кадәр Актаныш үзәк хастәханәсе биоматериалларны  (тукымаларны)  контракт нигезендә башка учреждениеләргә җибәргән булса,  хәзер мондый мөмкинлек үзебездә тудырылган

Гистология —  организмның тукымалары турындагы фән; ул хайван һәм кеше гәүдәсенең микроскопик һәм субмикроскопик төзелешен, шулай ук тукымаларның филогенезда һәм онтогенезда үсешен өйрәнә. Гистологиянең өйрәнү объектлары булган тукымалар һәм күзәнәкләрне яктылык һәм электрон микроскопиясе ярдәмендә тикшерәләр. Соңгы берничә дистә елда гистология биохимия, биофизика, онкология һәм вирусология белән шактый якынайды. Тукымаларның реактивлыгын һәм регенерациясен өйрәнүче эксперименталь фән буларак, гистология хирургиянең үсүенә булыша. Тереклекнең асылын күзәнәк, субкүзәнәк һәм макромолекуляр дәрәҗәдә өйрәнү зарурлыгы вируслы авыруларга һәм яман шешләргә каршы көрәштә биологик процессларга йогынты ясауның нәтиҗәле ысулларын булдыруда цитологик тикшеренүләрнең әһәмиятен билгеләде.


- 2017 елның июнендә безнең хастәханәгә Эль-Айюби Эль Амир Аззам Эль Амир Хассан атлы табиб-патологоанатом эшкә кайтты. Чыгышы белән Ливаннан булган табиб Казан медицина институтын тәмамлаган, моңа кадәр РКБда хезмәт куйган. Патологоанатом буларак 14 еллык тәҗрибәсе, ныклы базасы бар. Мондый кадрның безнең өчен әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Уйлап карасаң, белгеч үзе булмый торып, материаль –техник базаның кирәге дә юк бит. Ә безнең очракта беренче булып нәкъ менә белгеч барлыкка килде. Аңа эшләр өчен мөмкинлекләр тудыру – менә бу инде безнең төп бурыч. Э.А. Аззам Хассан – белгечлеге буенча гистолог-патологоанатом. Шуны исәпкә алып, Актаныш үзәк хастәханәсендә гистологик тикшеренүләр алып бару өчен техник база булдырырга исәпләдек, - ди Айдар Хәев. 


Район халкының сәламәтлеген саклап калуда мөһим тикшеренү үзәге өчен  җиһаз булдыру максатыннан хастәханә иганәчеләргә мөрәҗәгать иткән. Актанышта туып үскән күренекле шәхесләребез бихисап. Андыйлар туган якны онытмый, якташларына ярдәм итеп яши. Казанда "Теко"- "Астра" фәнни -техник үзәген җитәкләүче Флорид Рәсүл улы Бәшәров,  “БлагоДарение ” фондының президенты Салихов Фәрит Муллагали улы шундый изге күңелле кешеләр. Аларның иганә  ярдәме белән хастәханәгә якынча 300 мең сумлык аппарат кайткан. Сентябрь- октябрь айларында 81 гистологик тишкерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 8 кешедә шеш табылган, шуның бишесе – яман. Яман чир эчәклектә, күкрәк бизендә, тиредә һәм күкәйлектә ачыкланган авырулар кичекмәстән онкодиспансерга җибәрелгән. 


Бүгенге көндә гистология анализлары хастәханә территориясендә урнашкан бинада алына . Бирегә биотукымалар операция һәм башка хирургик тыкшынулардан соң юллана. Нәтиҗә 10-14 көндә әзер була. 

- Бер көнгә шуның кадәр анализ әзерләргә кирәк дигән максат куелмаган. Биотукымалар һәр көнне дә, көнаралаш та кертелеп тора. Бер анализны башкарып чыгар өчен 2 сәгатькә якын вакыт кирәк, - дип, үз эшчәнлеге белән таныштыра табиб-гистологның лаборанты Гүзәл Бәдершәехова. 

Сүз уңаеннан, Гүзәл бу юнәлештә махсус укытулар узган, Яр Чаллы шәһәрендәге БСМПда өстәмә рәвештә өйрәнүләрдә булган. Аның эше – зур игътибар һәм белем таләп итә. Авырудан алынган тукыманы берничә стадиядә эшкәртеп, табибка эзер материал булдыра ул. 

Э.А. Аззам Хассан, үз чиратында, махсус аппарат ярдәмендә материалны онкокүзәнәкләргә тикшерә. 

-Минем төп вазыйфам – патологоанатом. Табиб буларак, бурычым – кеше сәламәтлеген кайгырту. Гистологик анализлар ясый башлавым да шуңа бәйле. Киләчәктә Актаныш халкы белән уртак тел табып, аңлашып эшләрбез дип ышанам, - ди белгеч. 

Киләчәктә үзәк хастәханә территориясендә  яңа бина барлыкка килер дип көтелә. Ул үз эченә  патологоанатомлык һәм гистология бүлекләрен алачак. Билгеле, заманча җиһазландырылган әлеге бүлек халык сәламәтлеге сагында торучыларга яңа мөмкинлекләр дә ачачак. Халык та, әлеге уңай үзгәрешләрне күреп, табибларга хөрмәт белән карасын иде. 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: